Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа маршрут ачыла

12 декабрьдә, ниһаять, барыбыз да түземсезлек белән көткән яңа трамвай линиясе сафка баса. Тиздән Яр Чаллы проспектын күңелле гөрелтегә күмеп, тәүге пассажирларын утырткан трамвайлар яңа сәфәренә кузгалыр... "Электр транспорты" ҖЧҖеннән хәбәр итүләренчә, яңа линиядәге вагоннар 9, 10 һәм 11нче маршрутлар буенча хәрәкәт итәчәк һәм, иң мөһиме, пассажирларын озаклап көттермәячәк. Вагон...

12 декабрьдә, ниһаять, барыбыз да түземсезлек белән көткән яңа трамвай линиясе сафка баса. Тиздән Яр Чаллы проспектын күңелле гөрелтегә күмеп, тәүге пассажирларын утырткан трамвайлар яңа сәфәренә кузгалыр...

"Электр транспорты" ҖЧҖеннән хәбәр итүләренчә, яңа линиядәге вагоннар 9, 10 һәм 11нче маршрутлар буенча хәрәкәт итәчәк һәм, иң мөһиме, пассажирларын озаклап көттермәячәк. Вагон озатучыларына килү-китү арасы 3-4 минуттан да артмаска тиеш дигән таләп куелды, дип ассызыклана әлеге мәгълүматта. "Тугызлы" һәм "унлы" вагоннар иртәнге 5.13 сәгатьтән рейска чыгып, 22.43 минутта көндәлек маршрутларын төгәлләячәк. Әлеге трамвайлар әйләнүле схема буенча хәрәкәт итә, шуңа күрә юлдагы вакытлары да күбрәк - 117 минутка җыела. 11нче маршрут исә шәһәрдәшләрне Депо тукталышыннан ПРЗга кадәр йөртәчәк һәм бер якка бару вакыты 45 минуттан да артмаска тиеш.

Яңа линия ачылу белән бәйле рәвештә, 6 һәм 8нче трамвай маршрутларына үзгәрешләр кертелә. Әлеге трамвайларда Мәскәү, Вахитов, Сөембикә проспектларыннан ЗЯБ бистәсендәге һәм промзонада урнашкан объектларга кадәр барып булачак.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев тәкъдиме белән, трамвай тукталышлары ышыкланды һәм кайберләренең исемнәре дә үзгәртелде. Әйтик, күнегелгән "КамПИ" урынына "Студенческий квартал" дигән яңа исем кулланылышка керә. "Перинаталь үзәк"не - "Балалар медицина үзәге", ә "Челныгорстрой"ны "Дулкын" бассейны дип йөртәчәкбез. Гомумән, трамвай линиясенең яңа өлешендә 11 тукталыш була. Ә исемнәргә килгәндә, аларның барысы да топонимик комиссия әгъзалары катнашында, шәһәр советы сессиясендә расланачак. Яңа трамвай юлын шәһәребезнең иртәгәге көнгә ышанычы, өметле киләчәге белән бәйлисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев