Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа спорт комплексы ачыла

Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтында декабрь азагында бассейнлы спорт комплексы ачыла. Биредә бары көйләү эшләрен генә тәмамлыйсы калган. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы да көтелә. Институтның гомуми мәсьәләләр буенча проректоры Йолдыз Шәрипов әйтүенчә, бассейнга йөрү бәясе әлегә билгеле түгел, уку йорты җитәкчелеге төрле вариантларны карый. Студентлар һәм...

Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтында декабрь азагында бассейнлы спорт комплексы ачыла.

Биредә бары көйләү эшләрен генә тәмамлыйсы калган. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы да көтелә. Институтның гомуми мәсьәләләр буенча проректоры Йолдыз Шәрипов әйтүенчә, бассейнга йөрү бәясе әлегә билгеле түгел, уку йорты җитәкчелеге төрле вариантларны карый. Студентлар һәм шәһәрдәшләр төрле вакытларда шөгыльләнәчәк. Бассейн иртәнге 7дән кичке 11гә кадәр эшләр дип көтелә. 3400 квадрат метрлы бассейн "Россиянең 500 бассейны" Федераль программасы буенча төзелде. Инвестицияләр күләме 161 миллион сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев