Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа уку елында – яңа мәктәпкә

2015 елның 30 июлендә шәһәр хакиме Наил Мәһдиев "Яр буе" микрорайонында төзелүче яңа 30нчы мәктәп нигезенә тантаналы рәвештә капсула салган иде. Анда ул төзеләчәк уку йортының 2016 елның 1 сентябренә тапшыраласын да вәгъдә итте. Төзелеш эшләре, даими күзәтү астында булып, һәрчак тикшереләчәген да ассызыклаган иде хаким. Ниһаять, зур эшләр төгәлләнү...

2015 елның 30 июлендә шәһәр хакиме Наил Мәһдиев "Яр буе" микрорайонында төзелүче яңа 30нчы мәктәп нигезенә тантаналы рәвештә капсула салган иде. Анда ул төзеләчәк уку йортының 2016 елның 1 сентябренә тапшыраласын да вәгъдә итте. Төзелеш эшләре, даими күзәтү астында булып, һәрчак тикшереләчәген да ассызыклаган иде хаким. Ниһаять, зур эшләр төгәлләнү юлында.

Бүгенге көндә мәктәптә түбә ябу эшләре башкарылган, тәрәзәләр куелган, фасадны керамогранит белән бизәү 97% төгәлләнгән. Мәктәп эчендә стеналар штукатуркаланган, идән җәелгән, түшәм буялган. Бинаның һәр катында су үткәргеч челтәре һәм җылыту системасы үткәрелгән. Янгынга каршы тора алырлык 27 ишек куелган. Төзүчеләр мәктәп ашханәсе һәм санузеллар стенасына керамикалы плитәләр дә ябыштыралар.

Тышкы инженерлык системалары буенча эшләр тулысынча төгәлләнгән: җылылык белән тәэмин итү системалары, суүткәргечләр үткәрелгән, көнкүреш һәм яңгыр сулары өчен канализация юллары булдырылган.

Брусчатка салу эше 95%, юллару салу - 85% үтәлгән. Мәктәп бинасы территориясен уратып алу һәм спорт мәйданчыгы төзү эшләре әлегә дәвам иттерелә.

Мәктәпне төзекләндерү эшендә булачак укучыларның ата-аналары да зур активлык күрсәтәләр. Алар күмәкләшеп мәктәп бинасының эчләрен җыештыруга ярдәм итәләр.

Исегезгә төшерәбез: 800 урынга исәпләнгән мәктәп өч блоктан (уку, гомуммәктәп һәм спорт-сәламәтләндерү комплексыннан) торачак. Беренчесендә - класслар, гомуммәктәп блогында - актлар залы һәм 270 урынга исәпләнгән ашханә һәм башка уку биналары, спорт-сәламәтләндерү блогында - ике спорт залы, тренажер һәм хореография заллары булыр дип көтелә. Төзелешкә якынча 700 млн сум акча бүленеп, подрядчысы итеп "Евростиль" ҖЧҖ билгеләнде. Мәктәпнең директоры итеп Алена Кәримова билгеләнде. Ул моңа кадәр 43 нче мәктәпне җитәкләгән.

2016 елның 1 июненнән ата-аналардан балаларны урнаштыру буенча гаризалар кабул ителә башлады. Бүгенге көндә аларның саны 1100 дән артып китте инде. Яңа мәктәпкә 35 комплекс, 36/4/3а, 36/4/3, 36/4/4, 36/6/2, 36/7/1, 36/8/3, 37/1, 37/02, 37/03, 37/12, 37/20 (А, Б, В, Г), 37/21, 37/22, 37/27 йортларында яшәүчеләр балаларын урнаштыра алалар. Моның өчен ата-аналарга гариза язып, паспортларын күрсәтеп кирәкле документлар пакетын да әзерләргә кирәк булачак.

"Шәһәребез үсә, ә бездә соңгы 20 ел эчендә бер яңа урта белем бирү мәктәбе дә төзелмәде. Моның өстендә эшләргә кирәк. Шәһәребезгә яңа мәктәпләр кирәк!", - дип әйтте Наил Мәһдиев. Димәк, киләчәктә дә безне яңа төзелешләр көтер дип өметләнергә була.

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев