Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа юлдан йөрербез

М-7 федераль трассасы киләчәктә Чаллыны әйләнеп узачак. Татарстан Республикасы транспорт министрлыгы бу юл шәһәр читеннән үтәргә тиеш дип саный, инде аның проекты да эшләнеп бетеп килә. Министрлык юл төзелешен башкаручы оешмалар арасында тендер игълан итте. Яңа юл Чаллыны урап Түбән Кама шәһәренә якынрак урында салыначак, бу ике кала өчен дә...

М-7 федераль трассасы киләчәктә Чаллыны әйләнеп узачак.

Татарстан Республикасы транспорт министрлыгы бу юл шәһәр читеннән үтәргә тиеш дип саный, инде аның проекты да эшләнеп бетеп килә. Министрлык юл төзелешен башкаручы оешмалар арасында тендер игълан итте. Яңа юл Чаллыны урап Түбән Кама шәһәренә якынрак урында салыначак, бу ике кала өчен дә файдалырак булыр дип уйланыла. Чулман елгасы аша күпер салыначак аннан ул туры Мамадышка таба сузылачак. Түбән Кама ГЭСы плотинасы аша үтүче машиналар да бермә-бер кимиячәк. Бу күпернең саклануына уңай тәэсир итәчәк. Бигрәк тә зур йөк машиналарының күп йөрүе аркасында плотина өслегенә ике елга бер тапкыр ремонт ясала.

Федераль трассаның Чаллыдан читкә күчерелүе беренче автоюлда машиналар агымын киметүдә зур роль уйнаячак. Бүгенге көндә шәһәребез аша тәүлегенә 100меңнән артык автомобиль үтә. Ә бу 7 мең транспортка гына исәпләнелгән. Беренче атоюлдагы мәшхәрдән бигрәк тә ЗЯБ, Мәләкәс аръягы, Сидоровка, ГЭС бистәләрендә яшәүчеләр интегә. Җитмәсә Орловка белән ЗЯБ арасында яңа микрорайон төзергә җыеналар.

М-7 трассасын читкә күчерү Чаллы өчен күп яктан файдалы. Беренчедән ул шәһәр милке булып кала, икенчедән юл читендәге базалар, хезмәт күрсәтү пунктлары, автосалоннар барысы да федераль юлга күчәчәк. Алар урынында яңа торак йортлар төзергә мөмкинчелек туачак һәм шәһәребез тагы да киңәячәк. Бу юлда яңа автобус маршрутлары җибәрергә мөмкинлек туачак. Ә иң мөһиме - экологик яктан хәл уңайга үзгәрәчәк. Бүген беренче автоюл һәм аның читендә урнашкан районнар иң газлы, пычрак һавалы дип исәпләнелә. Хәвефлелек ягыннан да бу юл беренче урында тора. Шәһәр милкенә әйләнгәч монда үтү урыннары ясалачак, светофорлар куелачак. Юл читенә агачлар утыртылгач, яшел зона барлыкка киләчәк. Шәһәр җитәкчелегенең үзгәртеп корулар буенча планнары зурдан. Республикабыз хөкүмәте дә ярдәм итәргә вәгъдә бирә. Бу җәһәттән тагы бер уңайлыкны әйтеп китми булмый, Казанга бару юлы яңа трасса аша бермә-бер кыскара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев