Шəhри Чаллы

Яңа юллардан йөрербез

Яшерен батырын түгел, шәһәр юлларының торышы - иң низаглы темаларның берсе. Елның-елында төзекләндереп-ямап торуга карамастан, юлларның сыйфаты канәгатьләнерлек түгел. Квартал араларындагы түмгәкле-чокырлы урыннар турында әйткән дә юк. Сәбәп нәрсәдә соң?

Төзү материаллары сыйфатсызмы, әллә инде юл төзүчеләр, кризисны һәм кырыс климатны сылтау итеп, болай да җитәр-җитмәс акчаны экономиялиме? Гомумән, быел ничегрәк төзекләнер шәһәр юллары? Төп проспектларга асфальт түшәгәннән калган акчадан инде көтеп-көтек булган квартал араларына өлеш чыгармы?

Сүз дә юк, әлеге сорауларга җавапны шактый көтәргә туры килер. Әле эшнең башы гына. Иң мөһиме, "2016 елда Яр Чаллы урам-юл челтәрен норматив халәткә китерү" программасы буенча республика бюджетыннан 1 млрд сум бүлеп бирелде. Шуның 690 млн сумы - Чулман проспектын реконструкцияләүгә, 118,5 млн сумы - сәнәгать зонасындагы автомобиль юлларын тәртипкә китерүгә, 132 млн сумы - урам- проспектларны, 43 млн сумы мәктәпләргә, гомуми белем бирү учреждениеләренә керү юлларын төзекләндерүгә, тротуарлар салуга сарыф ителергә тиеш. Эшләрнең барышын шәһәр хакиме Наил Мәһдиев беренче көннән үз контроленә алды. Узган шимбәдә ул юл төзекләндерү башланган объектларны карады.

Беренчесе - Сидоровка бистәсендәге күпер. Озынлыгы 200 метр тәшкил иткән әлеге юл өслеген һәм күпернең үзен капиталь төзекләндерүгә "Автомобиль юллары предприятиесе" муниципаль унитар предприятиесе алынды. 1980 елда төзелеп, шул чордан бирле бер тапкыр да ремонтланмаган күпер 2010 елда ук авария хәлендә дип табылган иде. Бүгенге көнгә 28 балканың 14е алыштырылырга тиеш. Күперне яңартып төзекләндерү ике этапта башкарылачак. 2016 елда балкаларны, машиналарның күпердән куркынычсыз үтүен тәэмин итүче җайланмаларны, асфальт өслеген кабарудан саклаучы температура җөйләрен алыштыру һәм күпернең чыгып китә торган өлешен төзекләндерү күздә тотыла. Ә инде 2017 елда күпернең керә торган өлеше ремонтланырга тиеш.

Төзекләндерү чорында шәһәргә керүче автомобильләр вакытлы юлдан йөриячәк. Күперне ябу июль азагыннан август башына кадәр дип планлаштырыла. "Биредәге юлны ябу белән бәйле уңайсызлыкларны мөмкин кадәр киметергә кирәк. Моның өчен әзерлек эшләрен тиз арада, бүгеннән дә соңга калмыйча башкару зарур", дип ассызыклап әйтте шәһәр хакиме. Икенче көнне үк биредә асфальт җәю эшенә керештеләр. Төзекләндерүнең беренче этабы октябрь башына төгәлләнер дип фаразлана.

Наил Мәһдиев шулай ук "Яр Чаллы сәнәгать зонасында гомуми кулланудагы юл инфраструктурасын төзү" инвестиция проекты буенча төзекләндерелгән юлларны карады.

Әлеге проект кысаларында Моторная, Металлургическая, Индустриальная урамнарында һәм Производственный һәм Трубный проездларында да яңа асфальт түшәлгән иде. Шәһәр хакиме башкарылган эшләргә уңай бәя бирде. Төзекләндерелгән юлларның гомуми озынлыгы 27 километр тәшкил итте. Өстәвенә, шушы юл челтәренең буеннан-буена, юл хәрәкәтенең иминлеген тәэмин итү максатында, 543 электр баганасы утыртылды, 8 светофор, 542 юл билгесе, 432 юл һәм 662 күпер яны киртәләре куелды. Шулай ук төзекләндерелгән участокларда гомуми мәйданы 6 494 кв. метр тәшкил иткән юл тамгалары сызылды. "Камдорстрой" ЯАҖ генераль директоры Рөстәм Харисов әйтүенчә, биредә барлыгы 801 млн сумлык эш башкарылды. Шуның 605 млн сумы моношәһәрләр фондыннан бүлеп бирелде.

Шәһәр хакименең эш сәфәре Цветочный бульварындагы ремонт эшен карау белән төгәлләнде. Аны реконструкцияләүгә 4 млн 840 мең сум бүленде. Төзекләндерү мәйданы - 4 550 кв. метр. Бүген биредә брусчатка җәяләр һәм юл өслеген яңарталар.

Эш башланды. Шушы темплар белән барса, билгеләнгән срокка төзекләндерү эшләре төгәлләнергә тиеш. Ә сыйфатын вакыт күрсәтер. Барысы да юл төзүчеләр җаваплылыгында һәм намусында. Якын араларда гына климатның да кискен үзгәрүе көтелми. Кышкы салкыннарга чыдамлы, язгы-көзге пычракларда да ашалмый торган асфальт җәелсә, машина йөртүчеләргә дә уңайлы булыр, юл һәлакәтләре дә бермә-бер кимер иде. Хәер, булганын сакларга да өйрәнергә вакыт. Яңа гына җәелгән асфальттан 5-10 тонналы йөк машиналары узганда, юл төзүчеләрнең генә түгел, автомобильчеләрнең дә эче сыза. 37 нче комплекстагы мәктәп төзелешенә көне-төне бетон, башка төзелеш материаллары ташучы авыр йөк машиналары әле кайчан гына Раскольникова урамына җәелгән асфальт өслеген акрынлап ашап бара. Нишлисең, каш ясыйм дип, күз чыгару ялгышыннан һич тә арына алмыйбыз. Берсен төзегәндә, икенчесе җимерелергә тиеш түгел бит, югыйсә. Зур проектларга алынганда, боларның барысы да исәпкә алынсын иде. Яшәешебезнең уңайлылыгы, камиллеге, шәһәребезнең төзеклеге әнә шундый вак-төякләрдән җыела бит.

Рәзинә Насыйбуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: