Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ялган «больничныйлар»га көн бетә: быел аны электрон формада алуга күчәбез

Былтыргы нәтиҗәләр буенча, Татарстанда Социаль иминиятләштерү фондына 387 миллион сумлык акча түләнми калган. Бу хакта фонд координацион советының киңәйтелгән утырышында сөйләштеләр.

Моның төп сәбәбен финанс тотрыксызлыкта, предприятиеләрнең бөлүе аркасында дип аңлата Татарстанның Социаль иминиятләштерү фонды идарәчесе Рамил Гайзатуллин. Ничек кенә булмасын, Татарстанның премьер-министры Илдар Халиков түләмәүчеләр белән катгый эш алып барырга кушты. "Тәҗрибә күрсәткәнчә, нәкъ менә социаль иминиятләштерү фондына кертемнәр түләмәүдән предприятиенең банкротлыгы башлана да. Бер ай түләмисең, ике, аннары хезмәт хаклары, салымнар түләнми башлый, нәтиҗәдә, оешманы коткарып та булмаячак", - диде Илдар Халиков.

Узган ел фонд эшчәнлегенә зур үзгәрешләр алып килде. Оешмага ташламалы категория гражданнарны тернәкләндерү техникасы һәм шифаханәләргә юллама белән тәэмин итү бурычы да йөкләнде. Бу мәсьәләдә чишәсе мәсьәләләр җитәрлек. Әйтик, физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләрне кирәкле тернәкләндерү техникасы белән тәэмин итәр өчен финанс мөмкинлекләре җитеп бетми. 2016 елда бу максатларда 1,1 миллиард сум таләп ителсә дә, бары 900 миллион сум гына бүлеп бирелгән. Нәтиҗәдә, гариза тапшырган 40 мең кешенең 35 меңе канәгатьсез калган.

"Больничныйлар"ны электрон формада алып булачак

Татарстанда былтыр медицина учреждениеләрен тикшерү вакытында кәгазь больничный бирүдә 1,3 меңнән артык тәртип бозу күзәтелгән, 39 очракта хезмәткә яраксызлык кәгазе ялган икәнлеге ачыкланган. Бу хакта Татарстанның социаль иминиятләштерү фонды координацион советының киңәйтелгән утырышында хәбәр иттеләр. Татарстанның премьер- министры Илдар Халиков йөкләмәсе белән, республикада "больничный"ларны электрон формада алуны гамәлгә кертәләр. Бу системаны безнең республика үзендә 2016 елда ук сыный башлады. Быел исә тулысы белән электрон форматка күчәргә телиләр. Россиянең Хезмәт министрлыгының документларны электрон форматта теркәү турындагы закон проектын Дәүләт Думасында беренче укылышта ук кабул иткәннәр иде. Бу - ялган документлар белән көрәшүдә ышанычлы алым булыр дип ниятләнә.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X