Шəhри Чаллы

“Ямаулыгы” сыйфатсызмы – ник чокырлар ачыла?

Яше­рен-ба­ты­рын тү­гел, юга­ры тех­но­ло­ги­я­ләр за­ма­нын­да яши­без дип мак­та­на­быз Әм­ма чо­кыр-ча­кыр­лы юл­лар­дан һич ары­на ал­мый­быз. Кай­бер урын­нар, го­му­мән, ав­то­мо­биль йөр­тү­че­ләр­нең йө­рәк яра­сы­на әй­лән­де. Әй­тик, Га­ли­әс­кар Ка­мал буль­ва­ры аша көн са­ен эш­кә йө­рү­че­ләр юл тө­зү­че­ләр­не нин­ди ге­нә "җы­лы" сүз­ләр бе­лән ис­кә ал­мый! Иң ая­ны­чы, бу хәл дис­тә ел­лар дә­ва­мын­да ка­бат­ла­на. Тө­зек­лән­дер­ми­ләр дип...

Яше­рен-ба­ты­рын тү­гел, юга­ры тех­но­ло­ги­я­ләр за­ма­нын­да яши­без дип мак­та­на­быз Әм­ма чо­кыр-ча­кыр­лы юл­лар­дан һич ары­на ал­мый­быз. Кай­бер урын­нар, го­му­мән, ав­то­мо­биль йөр­тү­че­ләр­нең йө­рәк яра­сы­на әй­лән­де. Әй­тик, Га­ли­әс­кар Ка­мал буль­ва­ры аша көн са­ен эш­кә йө­рү­че­ләр юл тө­зү­че­ләр­не нин­ди ге­нә "җы­лы" сүз­ләр бе­лән ис­кә ал­мый! Иң ая­ны­чы, бу хәл дис­тә ел­лар дә­ва­мын­да ка­бат­ла­на. Тө­зек­лән­дер­ми­ләр дип тә әй­теп бул­мый. Көз­дән "ма­тур­лап" ямап ку­я­лар, тик яз җи­тү­гә, "без әле исән" ди­гән­дәй, чо­кыр­лар ка­бат ачы­ла. Хик­мәт нәр­сә­дә соң? Ямау­лык­ка ди­гән ма­те­ри­ал­лар сый­фат­сыз­мы, әл­лә юл тө­зү­че­ләр җи­ре­нә җит­ке­реп эш­лә­ми­ме? Го­му­мән, әле­ге буль­вар кай­чан ка­пи­таль тө­зек­лән­де­рү бә­хе­те­нә ире­шә­чәк? Яз­ма­быз­да бу со­рау­лар­га җа­вап эз­ләр­без. Сүз дә юк, ав­то­мо­биль йөр­тү­че­ләр­не аң­лар­га бу­ла. Кре­дит­лар тү­ли-тү­ли ал­ган ма­ши­наң, җи­ме­рек юл­лар­дан йө­реп, 2-3 ел эчен­дә саф­тан чык­са, ни­чек йө­рә­гең әр­не­мә­сен!

-Ев­ро­па­да ни­гә соң бө­тен юл­лар көз­ге ке­бек ялт итеп то­ра! Ан­нан да бит мил­ли­он­ла­ган ма­ши­на­лар үтә. Ә без­дә­ге чо­кыр-ча­кыр­лар­га ка­рап, кыч­кы­рып елау­дан көч­кә ты­е­ла­сың! Әй­тик, Ка­мал буль­ва­ры аша кил­гән­дә, нин­ди ге­нә ма­невр­лар ясар­га ту­ры кил­ми! Бу тар юл­да си­ңа кар­шы ки­лү­че­нең дә мак­са­ты - әле­ге дә ба­я­гы чо­кыр­лар­га төш­мәү бит! Кем ал­дан­рак өл­ге­рә! Өл­гер­мә­сәң - бул­ган бө­тен чо­кыр­лар си­не­ке. Үзең­не чы­тыр ар­ба­га уты­рып, яң­гыр­дан соң ер­га­ла­нып кип­кән ба­су юлын­нан бар­ган­да­гы­дай хис итеп, си­ке­рә-си­ке­рә "са­нап" ба­ра­сың... Кай­чан гы­на рәт­кә ке­рер бу юл? - дип, бик күп­ләр­нең со­рау­лы за­рын 27 нче ком­п­лекс­ка көн дә эш­кә йө­рү­че шә­һәр­дә­ше­без Ил­сө­яр Гыйм­ра­но­ва җит­ке­рә.

Ә бит ях­шы юл­лар - ав­то­мо­биль йөр­тү­че хы­я­лы гы­на тү­гел, шә­һә­ре­без­нең йө­зе, зур чи­нов­ник­лар кил­гән­дә го­рур­ла­нып күр­сә­тер­дәй мак­та­ны­чы да. Әле­ге со­рау­ны ав­то­мо­биль юл­ла­ры пред­при­я­ти­е­се җи­тәк­че­лә­ре­нә юл­лыйм. Ка­мал буль­ва­ры Ав­то­за­вод ра­йо­ны­ның 3 нче юл­лар тө­зек­лән­де­рү-экс­плу­а­та­ци­я­ләү учас­то­гы ка­ра­ма­гын­да икән. Учас­ток җи­тәк­че­се Ил­нар Фо­ат улы Ра­фи­ков­ны тың­лыйк.

-Буль­вар юлын­да­гы чо­кыр­лар­ны җир кар­дан ар­чы­ла баш­лау­га, март ба­шын­да бер тап­кыр ямап чык­кан идек. Тик бер җеп­ше­теп, бер туң­ды­рып тор­ган һа­ва шарт­ла­рын­да, ямау ара­ла­ры­на кер­гән су боз­га әй­лә­неп-шарт­лап, ас­фальт­ны җи­мер­де. Чо­кыр­лар ка­бат ачыл­ды. Бер ка­ра­ган­да, тех­но­ло­ги­я­гә дә, тө­зү ма­те­ри­ал­ла­ры­на да тел-теш ти­де­ре­лек тү­гел. Күп ел­лар дә­ва­мын­да сы­нал­ган ре­цик­лер ма­те­ри­а­лын кул­ла­на­быз. Ан­нан соң без­нең юл­лар­ны Ев­ро­па­ны­кы бе­лән ча­гыш­ты­ру да дө­рес тү­гел. Ан­да мон­дый сал­кын кыш­лар юк, ав­то­мо­биль­ләр дә ас­фальт өс­ле­ген­нән ши­па­лы тә­гәр­мәч­ләр бе­лән йөр­ми. Ва­кыт­лы гы­на җеп­шеп тор­ган ара­да кай­сы­сы тә­гәр­мә­чен алыш­ты­рып то­ра! Ас­фальт өс­ле­ген алар да умы­ра. Дө­ре­сен ге­нә әйт­кән­дә, бы­ел­гы кыш өч кыш­ка то­рыр­лык ни­заг­лар ту­дыр­ды. Го­му­мән, юл тө­зү­че­ләр­нең эше кат­лау­лы һәм җа­вап­лы гы­на тү­гел,бә­рә­кәт­сез дә. Баш­кар­ган эшең­нең ар­тың­нан ук юк­ка чы­гып бар­га­нын кү­рү ку­а­ныч өс­тә­ми. Ха­лык­тан ишет­кән дәгъ­ва­лар да урын­лы.Тик шу­ны­сын тә­га­ен­ләп әй­тер­гә бу­ла: ни­һа­ять, Га­ли­әс­кар Ка­мал буль­ва­рын­да­гы юл­ны ка­пи­таль тө­зек­лән­де­рү агым­да­гы ел пла­ны­на кер­де. Җәй ай­ла­рын­да әле­ге эш­не юга­ры сый­фат бе­лән баш­ка­рып чы­гар­га исәп, - дип ышан­ды­рып әйт­те Ил­нар Фо­ат улы.

Юл­лар - го­мер-го­мер­гә Рос­си­я­нең иң олы проб­ле­ма­сы. Чал­лы гы­на ис­кәр­мә бул­мас. Ә бит ел аза­гын­да шә­һәр юл­ла­ры­ның юга­ры сый­фат бе­лән, яңа тех­но­ло­ги­я­ләр, ыша­ныч­лы ма­те­ри­ал­лар кул­ла­нып тө­зек­лән­де­ре­лүе ха­кын­да ни­чек ма­тур итеп хи­сап то­та­быз! Ан­нан соң, ни хәл итә­сең - кыш на­чар кил­де, дип ак­ла­на­быз. Соң­гы 10 ел­да гел шун­дый һа­ва то­ры­шы ка­бат­ла­ну­ын­хә­тер­дә тот­сак, ин­де күп­тән үзе­без­гә яраш­лы юл тө­зү ысул­ла­ры, нык­лы чи­мал­лар уй­лап та­бар­га ва­кыт. Бу нис­бәт­тән, ТР Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов­ның юл тө­зү­че­ләр­гә бел­дер­гән дәгъ­ва­сы бик тә урын­лы.

Яңа тех­но­ло­ги­я­ләр, яңа ма­те­ри­ал­лар бе­лән тө­зи­без дип мак­та­на­быз. Нә­ти­җә­се ни­гә соң таш­ка үл­чим! По­ли­мер-бе­тон өс­лек үзен ак­лый бит. 9 ел­га ка­дәр юл өс­ле­ге ашал­мый. Әле­ге ма­те­ри­ал үзен ак­ла­ган икән, ни­гә әл­лә нин­ди яңа ма­те­ри­ал­лар эз­ләп, өр-яңа­дан ве­ло­си­пед уй­лап та­бар­га! Йом­шак кли­мат­лы Ев­ро­па ил­лә­ре өчен ярак­лы ма­те­ри­ал­лар без­нең зәм­һә­рир су­ык­лар өчен тү­гел. Стан­дарт­лар­ны үз­гәр­тер­гә күп­тән ва­кыт. Һа­ман бер үк тыр­ма­га аба­ла­на­быз. Уни­вер­си­а­да­га Ка­зан­ның бө­тен юл­ла­ры ка­пи­таль тө­зек­лән­де­рел­де дип, хи­сап бир­де чи­нов­ник­лар. Бү­ген ка­ра­гыз - нин­ди хәл­дә әле­ге юл­лар? Өч ел эчен­дә көз­ге ке­бек ялт итеп тор­ган ас­фальт ту­лы­сын­ча аша­лып-юы­лып бет­те. Ки­мен­дә 5 ел хез­мәт итәр­гә ти­еш иде әле­ге юл­лар! Һәр өч ел са­ен ас­фальт алыш­ты­рыр­га рес­пуб­ли­ка­ның мөм­кин­ле­ге юк! Эш­кә мон­дый җа­вап­сыз мө­нә­сә­бәт бе­лән көч­ле һәм бай дә­ү­ләт тө­зеп бул­мый, - дип ис­кәрт­те Рөс­тәм Нур­га­ли улы.

Чын­нан да, һәр өл­кә­дә һәр­кем үз эшен җи­ре­нә җит­ке­реп баш­кар­ган­да гы­на ае­рым пред­при­я­ти­е­дә, тө­бәк­тә, ил кү­лә­мен­дә тәр­тип ур­на­ша­чак. Ә юл - бар­лык тар­мак­лар­ның тот­рык­лы эш­чән­ле­ген, ара­ла­шу, сә­ү­дә итү мөм­кин­ле­ген, икъ­ти­са­дый үсе­шен тә­э­мин итү­че ил­кү­ләм фак­тор. Там­чы­дан күл җы­ел­ган ке­бек, ае­рым җир­лек­тә­ге кеч­ке­нә тык­рык-буль­вар­лар­ның тө­зек­ле­ген­нән чы­гып, шә­һәр, рес­пуб­ли­ка, бө­тен ил вәз­гы­я­те­нә бәя би­ре­лә бит.

Рә­зи­нә На­сый­бул­ли­на.

.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: