Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

1 августтан аерым категория гражданнарның пенсиясе арта

Өстәмә акча пенсия системасына килгән суммага бәйле, ягъни индивидуаль булачак.

Социаль сәясәт буенча Федерация Советы комитеты рәисе урынбасары Елена Бибикова 1 августтан аерым категория гражданнарның пенсиясе артачагын хәбәр итте. 

«Узган елда эшләгән һәм эш бирүчеләре пенсия системасына взнослар түләгән пенсионерларның пенсиясенә 1 августта төзәтү ясалачак», - диде сенатор.

Елена Бибикова әйтүенчә, пенсияне яңадан исәпләү өчен гариза язарга кирәк түгел. Өстәмә акча пенсия системасына килгән суммага бәйле, ягъни индивидуаль булачак. Төгәл сумманы Пенсия фондында белергә була.

Исегезгә төшерәбез: 1 июньдә Россиядә эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе күләме арткан иде. һәр пенсионер өчен өстәмә акча шулай ук индивидуаль билгеләнә. Төгәл билгеләнгән түләү һәм иминият өлеше артты. Әгәр пенсия 20 мең булган икән, ул ике меңгә артты. Шулай ук социаль пенсияләр белән бәйле булган яшәү минимумы арттырылды, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация