Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яр Чаллы шәһәре 90 еллыгын билгеләп үтә

Нәкъ 90 ел элек Яр Чаллы шәһәр статусына ия булды

Яр Чаллыга шәһәр статусы  Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты карары белән 1930 елның 10 августында бирелә. Шул ук вакытта Чаллыга нигез салынуның датасы дип 1626 ел исәпләнә, ул вакытта әлеге территориядә җирлек барлыкка килгән.

1931 елда шәһәрдә 5 мең кеше яши, 1970 елда - «КАМАЗ» заводы төзелеше башланган вакытта-40 меңгә якын. 1979 елга халык саны 300 меңнән, ә 1989 елда - ярты миллионнан артып киткән. 2020 елга алынган мәгълүматларга караганда, Автошәһәрдә яшәүчеләр - 533 меңнән артык.

2000 нче еллар уртасыннан 10 августта Яр Чаллыда Шәһәр көне буларак билгеләп үтелә. Традицияне шәһәр Мэры булганда Илдар Халиков кертте. Соңгы елларда бәйрәм Республика көне белән 30 августта бергә билгеләп үтелә.

Фото: zdorovs.livejournal.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация