Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яр Чаллы шәһәрендәге пенсия фонды идарәсе башлыгы Эдуард Фаттахов сорауларга җавап бирде

Безнең редакциягә һәрдаим пенсия фонды белән бәйле сораулар килеп тора. Шуларга ачыклык кертү өчен без Татарстан республикасының Яр Чаллы шәһәрендәге пенсия фонды идарәсе башлыгы Эдуард Фаттахов белән әңгәмә кордык.

- Эдуард Рафаилович, пенсия яшен арттыру турындагы закон безнең тормышка нинди үзгәрешләр кертте?

2018 елның 3 октябрендәге 350-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Россиядә картлык буенча иминият пенсиясен һәм дәүләт пенсиясе буенча пенсияне билгеләү хокукын бирә торган гомумиләштерелгән яшьне этаплап арттыру башланды. Әлеге Федераль закон пенсия системасының баланслылыгын һәм озак вакытка исәпләнгән финанс тотрыклылыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Үзгәрешләр 10 ел тәшкил итәчәк һәм 2028 елда төгәлләнәчәк
Нәтиҗәдә, пенсия яше 5 елга артачак һәм хатын-кызлар өчен-60, ир-атлар өчен 65 ел дәрәҗәсендә билгеләнәчәк. 2018 елда хатын-кызларның пенсия яше-55, ир-атларның пенсия яше-60 яшь иде.
- Алдан пенсиягә чыга алучылар турында тулырак сөйләгез әле?

Озак вакытлы иминият стажы булган гражданнар (37 елдан да ким булмаган стажлы хатын-кызлар, 42 елдан да ким булмаган ир-атлар) картлык буенча иминият пенсиясенә билгеләнгән пенсия яшеннән 2 елга алданрак чыгарга хокуклы.

Шуны да билгеләп үтәсе килә,  баланы 1,5 яшькә кадәр тәрбияләгән өчен ял, армиядә хезмәт итү, эшкә сәләтсез гражданнарны иминият стажына карау озак вакытлы пенсия билгеләү хокукы бирүче иминият стажына кертелми.

Өч, дүрт баласы булган күп балалы хатын-кызлар вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукын алалар. Хатын-кызның өч баласы булса, ул 57 яшендә, дүрт бала булса- 56 яшьтә чыга ала. Күп балалы аналарга вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен 15 ел иминият стажы һәм 8 яшькә кадәрге балаларны тәрбияләү кирәк.

Зарарлы һәм куркыныч шартларда эшләүче хезмәткәрләргә вакытыннан алда чыгу тулысынча үзгәрешсез кала. Гражданнар авиациясе пилотлары, очучы-сынаучылар, радиацион һәм техноген катастрофалар нәтиҗәсендә зыян күргән кешеләр, җәмәгать транспортын йөртүчеләр, биш балалы хатын-кызлар, күрү буенча инвалидлар, ата-аналар һәм инвалидлар опекуннары, шулай ук башка гражданнар өчен дә шундый ук. Инвалидлык буенча пенсияләр тулы күләмдә саклана. Эшкә сәләтлелеген югалткан затларга пенсия инвалидлык төркемен билгеләгәндә яшенә бәйсез рәвештә билгеләнә.


- Пенсиядә булган кешеләргә нинди үзгәрешләр кагыла?

Пенсия яшен арттыру хәзерге пенсионерларга кагылмый. Алар элегрәк алынган хокуклар һәм ташламалар нигезендә тиешле пенсия һәм социаль түләүләр алуны дәвам итә. Моннан тыш,–Россия Президентының «2024 елга кадәр чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында»2018 елның 7 маендагы 204 номерлы Указы нигезендә ел саен индексация исәбенә эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре күләмен арттыру каралган
-Социаль түләүләр күләмендә үзгәрешләр бармы?

 РФ Хөкүмәтенең 29.01.2020 ел, №61 карары нигезендә, 2020 елның 1 февраленнән айлык акчалата түләүләр 3 % ка арттырылды.

Айлык акчалата түләү – ветераннар, инвалидлар, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары һәм радиация йогынтысына бәйле рәвештә федераль бюджет акчаларыннан зыян күргән затлар арасыннан аерым категория гражданнарына бирелә.
- Пенсия фонды ана капиталын туплау мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Бу юнәлештә нинди дә булса үзгәрешләр бармы?

2006 елның 29 декабрендә кабул ителгән «балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында» гы 256-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, 2007 елның 1 гыйнварыннан башлап Идарәдә ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификатларын бирү һәм аларны алга таба гамәлгә ашыру буенча эш алып барыла.

2020 елның 1 гыйнварыннан башлап беренче бала туган (уллыкка алынган) гаиләләргә ана (гаилә) капиталы алу хокукы бирелә. Ана капиталы күләме 466617,00 сум тәшкил итәчәк, ә икенче бала туган очракта (уллыкка алынган) аларның күләме 150 000 сумга артты. 2020 елда туган (уллыкка алынган) гаиләләр өчен ана капиталы күләме 616617 сум тәшкил итә.

2020 елның 15 апреленнән ана капиталына дәүләт сертификатын электрон документ формасында алу мөмкинлеге турында 2007 елның 29 декабрендәге 256-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде.

2020 елның 1 мартыннан ана капиталы акчаларын беренче взносны түләү һәм рәсмиләштереләчәк кредит оешмаларына кредитлар буенча төп бурычны каплау өчен гариза бирү мөмкинлеге каралган. Үзара хезмәттәшлек кредит учреждениеләре белән төзелгән килешүләр нигезендә гамәлгә ашырыла.

2020 елның 11 мартыннан сертификат алган зат, аның ире (хатыны), килешү буенча өлешләр күләмен билгеләп,  акчаларыннан файдаланып, торак урынын рәсмиләштерергә бурычлы.

-Аны кулга алып буламы?

Ана капиталын кулга алу закон буенча тыела. Ана капиталы акчаларын тулы күләмдә яки өлешенчә түбәндәге юнәлешләр буенча файдаланырга мөмкин:

- торак шартларын яхшырту

-белем алу

- әнинең тупланма пенсиясен формалаштыру

- социаль адаптация һәм инвалид балалар җәмгыятенә интеграцияләнү өчен товарлар һәм хезмәтләр сатып алу;
- Беренче бала өчен Чаллыда күпме гаилә ана капиталы алды?

Бүгенге көндә шәһәрдә 1501 гаилә 1 бала туу уңаеннан Ана (гаилә) капиталына сертификат алды.

-Социаль пенсия нәрсә ул һәм ул иминият пенсиясеннән нәрсә белән аерыла? Аларның һәркайсы нинди шартларда түләнә?

Иминият пенсиясе-ул картлык, инвалидлык яки туендыручысын югалткан очракта эшкә яраксызлык башлану белән югалган хезмәт хакын яки башка керемне компенсацияләү өчен айлык акчалата түләү.

 Иминият пенсиясе эш бирүчеләрнең хезмәт эшчәнлеге вакытында башкарыла торган түләүләре хисабына формалаша. Физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар һәм туендыручысын югалткан гражданнар теләсә нинди күләмдә иминият стажы булганда иминият пенсиясен алалар. Картлык буенча иминият пенсиясе законда билгеләнгән яшькә , индивидуаль пенсия коэффициентлары һәм стажы булган очракта билгеләнә.

Тормыш шартлары аркасында иминият пенсиясенә хокук алмаган гражданнар, мәсәлән, әгәр кеше балачактан инвалид булып торса һәм эшли алмаса, яисә кирәкле стаж һәм пенсия коэффициенты булмаган очракта, социаль пенсиягә хокуклы.

Картлык буенча социаль пенсия-65, хатын-кызларга-70, ир-атларга-инвалидларга-инвалидлык билгеләнгән датадан башлап бирелә. Шул ук вакытта социаль пенсия алу өчен стаж һәм пенсия коэффициентларына бернинди дә таләпләр юк.

-Республикада уртача пенсия нинди?

Яр Чаллыда яше буенча пенсиягә чыгучыларнызң акча күләме уртача 15.268 сум тәшкил итә.    

- Безнең шәһәрдә 16 яшькә кадәрге балалар өчен социаль түләүләр күпме гаилә алды?

3 яшькә кадәрге балаларга ай саен 5000 сум күләмендә акча түләү сорап Чаллының 31680 гаиләсе мөрәҗәгать иткән, 167 млн сумнан артык түләүләр башкарылган.

3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балаларга бер тапкыр бирелә торган түләү өчен 100000 сум күләмендә Чаллының 88.822 гаиләсе мөрәҗәгать иткән, 1 миллиард 200 миллион сумнан артык акча түләнгән.

Әңгәмәдәш Эльвира Гайнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация