Яр Чаллыда 435 кеше коронавирус инфекциясеннән терелгән
Көн темасы

Яр Чаллыда 435 кеше коронавирус инфекциясеннән терелгән

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең 762 лабораториядә расланган очрагы теркәлгән, аларның сигезе узган ял көннәрендә - 11 һәм 12 июльдә ачыкланган.

Бу хакта бүген онлайн-киңәшмә барышында шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев хәбәр итте. 435 чаллылы коронавирус инфекциясеннән терелгән.  Медицина күзәтүе астында 243 кеше тора, шуларның 144е – элемтә нәтиҗәсендә йоккан. Күзәтү срогы тәмамлануга һәм авыруның билгеләре булмауга бәйле рәвештә, 6 099 кеше медицина күзәтүеннән алынды.

 

Яр Чаллы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында коронавирусның яңа очраклары саны буенча 13 нче урында тора.

 

 Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

Нет комментариев