Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яр Чаллыда авыл укытучыларын әзерләү буенча федераль үзәк төзергә ниятлиләр

Яр Чаллы Дәүләт педагогика университетында авыл укытучылары әзерләү буенча федераль үзәк төзергә ниятлиләр. Бу хакта профессор, галим-педагог Анатолий Цирульников хәбәр итте.

 

Әлеге уку йортына дүрт көнлек визиты барышында галим  университет базасында гамәлгә ашырыла торган проектлар белән танышты. Анатолий Цирульников шулай ук Актаныш, Мамадыш һәм Менделеевск районнары белем бирү учреждениеләрендә булды, университетның республика авыл мәктәпләре белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсен өйрәнде. Ул уку йортының һәм гомумән, республика мәгариф системасының мөмкинлекләрен  югары бәяләде.

«Татарстанда моннан  15 ел элек булган идем. Хәзер мин республиканың социаль-мәдәни үсешенең яңа якларын күрдем... Яр Чаллы Дәүләт педагогика университетының җитди инструменталь һәм кадрлар потенциалы бар. Уку йорты мәктәпләр, төрле оешмалар, мәдәният учреждениеләре белән тыгыз элемтәдә тора. Әлбәттә, федераль үзәк булдырганда, Татарстандагы  гына түгел, Россиянең төрле почмакларындагы уку йортлары  белән дә элемтәләр урнаштырырга кирәк булачак. Федераль үзәк бөтен  илгә эшләячәк",- диде  А.Цирульников.

Фото ачык чыганаклардан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

2
X