Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яр Чаллыда бәбиләрне матур каршы алалар

Чаллыда бәби тудыру йортыннан чыкканда бәхетле ананы һәм аның нарасыен каршылау соңгы вакытларда үзгә бер вакыйгага әйләнеп китте. Аларны кашылаган әтиләре һәм туганнары моның истәлекле булып калуын теләп ниләр генә кылмыйлар. Берәүләр зур-зур чәчәк бәйләмнәре белән килсә, икенчеләре бихисап һава шарларын очырып шаккатыралар. Җәй айларында хәтта бала тудыру йорты алдына...

Чаллыда бәби тудыру йортыннан чыкканда бәхетле ананы һәм аның нарасыен каршылау соңгы вакытларда үзгә бер вакыйгага әйләнеп китте. Аларны кашылаган әтиләре һәм туганнары моның истәлекле булып калуын теләп ниләр генә кылмыйлар. Берәүләр зур-зур чәчәк бәйләмнәре белән килсә, икенчеләре бихисап һава шарларын очырып шаккатыралар. Җәй айларында хәтта бала тудыру йорты алдына музыкантлар чакыручылар да булган. Инде яңа туган сабыйны гадәти булмаган юрганнарга төреп алып чыгу модасы китте. Кызларны гадәттә чәчәкле "конверт"ларга төрсәләр, малайларны куян яки мәче колаклары ясалган юрганнар белән алып чыгучылар да бар икән. Чаллыда шушы көннәрдә беренче тапкыр татар милли бизәкләре ясалган юрган белән сабыйны бала тудыру йортыннан алып чыктылар. Дәүләтовлар гаиләсе беренче уллары туасын белгәч тә җентекләп әзерләнә башлыйлар. Малайга башта Динислам, дип исем куярга килешәләр, аннан булачак әни бәби өчен "кием" әзерли: төреп алып чыгасы юрган тышын бик матур итеп камзул кебек итеп чигә, аннан кечкенә түбәтәй дә барлыкка килә. Гаҗәеп үзенчәлекле, карап туймаслык була ул.

Алда тагы кемнәр ни белән шаккаттырлар вакыт күрсәтер.Иң мөһиме сабыйларыбыз сау-сәламәт булып тусын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев