Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Ярат­кан укы­ту­чым" бәйгесе җиңүчеләренә бүләкләр тапшырылды

Җәм­гы­я­те­без­дә иң ки­рәк­ле һө­нәр­ләр­нең бер­се - укы­ту­чы. ТР Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов бу өл­кә­дә­ге хез­мәт­нең әһә­ми­я­тен ас­сы­зык­ла­ды. Бы­ел­гы мө­рә­җә­га­тен­дә ул мә­га­риф сис­те­ма­сын­да­гы кы­ен­лык - кадр­лар җи­тмәвен әйт­те. Бү­ген­ге көн­дә бе­лем­ле, тәҗ­ри­бә­ле мө­гал­лим­нәр ал­тын бә­я­се­нә то­ра. «Ярат­кан укы­ту­чым» бәй­ге­се дә мө­гал­лим­нәр­гә ка­ра­та их­ти­рам, мә­хәб­бә­те­без­не бел­де­рү өчен бер мөм­кин­лек бул­ды.

Рәс­ми сай­ты­быз­да Чал­лы, Ка­зан шә­һәр­лә­рен­нән Ту­кай, Ак­та­ныш ра­йон­на­рын­нан 38 укы­ту­чы көч сы­наш­ты. Кат­на­шу­чы­лар өчен алар­ның уку­чы­ла­ры 10 ок­тябрь 20.00 сә­гать­кә ка­дәр та­выш бир­де. Нә­ти­җә­дә, 3792 та­выш җы­еп, «Ярат­кан укы­ту­чым» бәй­ге­сен­дә җи­ңү­че исе­ме­нә 60нчы мәк­тәп укы­ту­чы­сы Ил­зи­рә Хик­мә­то­ва ла­ек бул­ды.
Ярат­кан укы­ту­чы­сы­ның фо­то­сын без­гә шу­шы мәк­тәп­нең 4нче «А» сый­ны­фы уку­чы­сы Аде­ли­на Мо­на­сый­по­ва җи­бәр­де. Ул ях­шы бил­ге­лә­ре­нә ге­нә укый, шә­һәр, рес­пуб­ли­какү­ләм олим­пи­а­да­лар­да кат­на­ша, җыр­лый, йө­ге­рү һәм чаң­гы шуу­ны яра­та. Сең­ле­се Эль­на­ра­ны ка­ра­шыр­га да яр­дәм итәр­гә өл­ге­рә. Әни­се әй­тү­ен­чә, Аде­ли­на җәй­ге ял­лар­да да укы­ту­чы апа­сын са­гы­на, «Кай­чан мәк­тәп­кә ба­ра­быз ин­де?» дип со­рый икән. Ә әти-әни­ләр Ил­зи­рә Ай­ра­тов­на­ны яшь бу­лу­ы­на ка­ра­мас­тан, эш­не оеш­ты­ра бе­лүе, ачык, яр­дәм­чел бу­луы өчен хөр­мәт итә.
Ил­зи­рә Хик­мә­то­ва Яр Чал­лы пе­да­го­гия ин­с­ти­ту­ты­ каршындагы көл­ли­я­ттә бе­лем ал­ган, мәк­тәп­тә өчен­че елын эш­ли. «Мен­де­ле­ев ра­йо­ны Псәй авы­лын­да­гы бе­рен­че укы­ту­чым Клав­дия Ни­за­мет­ди­но­ва ми­ңа үр­нәк бул­ды, аңа ка­рап, кеч­ке­нә­дән укы­ту­чы бу­лыр­га хы­ял­лан­дым. Хә­зер дә аның бе­лән элем­тә­дә то­рам, ки­ңәш­лә­шәм. Эш­кә ки­леп, бе­рен­че тап­кыр 25 ба­ла кар­шы­на ки­леп бас­кач, кү­ңе­ле­мә «Ба­ры­сы­на да бер­гә өй­рә­нер­без ин­де» ди­гән уй кил­де. Хә­зер алар - 30. Икен­че сме­на­да та­гын бер сый­ныф­ны укы­там. Чын­нан да, күп нәр­сә­гә өй­рән­дем, өл­ге­рәм, зар­лан­мыйм, эшем ошый», – ди ул. Шә­һәр­дә­ше­без фи­ке­рен­чә, те­лә­ге бул­ган ке­ше мә­га­риф сис­те­ма­сын­да да ла­ек­лы хез­мәт ха­кы ала ала, ба­ры ты­рыш­лык ки­рәк.  
Бәй­ге­дә җи­ңү­че та­лант­лы шә­һәр­дә­ше­без, фо­тог­раф Лан­дыш Шәй­дул­ли­на­дан  фо­то­сес­сия бе­лән бү­ләк­лә­нә.
«Ярат­кан укы­ту­чым» бәй­ге­се баш­ла­ну ту­рын­да Ин­с­таг­рам ак­каун­тын­да игъ­лан ит­кән идек. Гәр­чә ан­да та­выш би­рү шар­тын куй­ма­сак та, под­пис­чик­ла­ры­быз бик зур ак­тив­лык күр­сәт­те – һәр кат­на­шу­чы өчен җан атып, хуп­лап, ком­мен­та­рий­лар яз­ды.
Чал­лы­ның 60нчы мәк­тәп укы­ту­чы­сы Рәй­хан Юсу­пов­ка 2645 лайк ку­ел­ды! Мон­дый мә­хәб­бәт, һич­шик­сез, игъ­ти­бар­га ла­ек. Шу­ңа кү­рә та­гын бер бү­ләк тап­шы­ру дө­рес бу­лыр ди­гән фи­кер­гә кил­дек һәм ин­с­таг­рам җи­ңү­че­се­нә «Ме­бельв­сем» ки­бе­те­нә  сер­ти­фи­кат әзер­лә­дек.
Әле­ге кат­на­шу­чы­ның фо­то­сын бы­ел 60нчы мәк­тәп­кә укыр­га кер­гән Азат Әх­мәт­гә­рә­ев җи­бәр­де. Азат­ның ярат­кан укы­ту­чы­сы - үз ба­ба­сы. Ул тех­но­ло­гия фә­нен укы­та, кеч­ке­нә­дән  оны­гын да төр­ле эш ко­рал­ла­рын кул­ла­ныр­га өй­рәт­кән: Азат ру­ба­нок, пыч­кы бе­лән дә, ста­нок­лар­да да эш­ли, чал­гы бе­лән пе­чән дә ча­ба бе­лә. Мон­нан тыш, ул кө­рәш, шах­мат бе­лән ма­вы­га. «Кеч­ке­нә сең­ле­се Аза­лия көй­сез­лән­сә, ул аның бе­лән ур­так тел та­ба, уй­на­та да, кү­ңе­лен дә кү­тә­рә бе­лә», - ди­ләр якын­на­ры, аны мак­тап.
Рәй­хан Юсу­пов­ны га­и­лә­се яра­тып, го­рур­ла­нып «су­пе­рә­ти, су­пер­ба­бай» дип атый – ул ба­ла­ла­рын да эш­кә өй­рә­теп, те­лә­сә кай­сы оч­рак­та да юга­лып кал­маска, һәр эш­нең җа­ен та­бар­га, уй­лап эш итәр­гә, спорт­ны, хә­рә­кәт­не яра­тыр­га өй­рәт­кән. Хә­зер онык­ла­ры да ба­ба­ла­рын са­гы­нып кө­теп ала, чөн­ки аның бе­лән кү­ңел­ле.
Под­пис­чик­ла­ры­быз аның фо­то­сы ас­тын­да бик күп ком­мен­та­рий­лар кал­дыр­ды. «Рәй­хан Мәх­мү­то­вич, ос­та, акыл­лы укы­ту­чы», «Аның ке­бек укы­ту­чы гы­на чын ир-егет­ләр­не тәр­би­я­ли ала», «Ях­шы укы­ту­чы гы­на тү­гел, чын шә­хес тә», «Ме­нә нин­ди укы­ту­чы­лар укы­тыр­га ти­еш без­нең ба­ла­лар­ны! Олы йө­рәк­ле, олы җан­лы! Мин 9 «А» клас­сын­да укы­ган ма­лай­ның әни­се. Сез­не ба­ла­лар бик нык яра­та­, хөр­мәт итә. Алар гел сез­нең бе­лән го­рур­ла­на­лар! Хез­мә­те­гез өчен рәх­мәт сез­гә!», «Ир-егет­кә җит­меш төр­ле һә­нәр дә аз. Ме­нә бу та­тар мә­ка­ле аңа бик ту­ры ки­лә – киң кыр­лы шә­хес».
Уку­чы­ла­ры да аны хөр­мәт итә, хәт­та мәк­тәп­не тә­мам­ла­гач та, хөр­мәт бе­лән ис­кә ала. Рәй­хан Юсу­пов Әл­мәт фи­зик куль­ту­ра тех­ни­ку­мын, ан­на­ры Ка­зан пе­да­го­гия ин­с­ти­ту­тын тә­мам­лый. 20 ел­дан ар­тык физ­куль­ту­ра укы­ту­чы­сы бу­лып эш­ли, мил­ли кө­рәш бе­лән шө­гыль­лә­нә, шә­һәр, рес­пуб­ли­ка ярыш­ла­рын­да кат­на­шып, җи­ңү­ләр яу­лый. Соң­гы 15 ел­да тех­но­ло­гия фә­нен укы­ту­га ке­ре­шә.
«Ми­ңа ба­ла­лар­ны өй­рә­түе җи­ңел. Элек сы­ер­чык оя­ла­ры яса­сак, хә­зер сы­зым­нар, 3D прин­тер бе­лән эш итә­без, ро­бо­то­тех­ни­ка­ны үз­ләш­те­рә­без. Дә­рес­ләр кат­лау­лы, әмма кы­зык­лы­. Ярыш­лар­да ал­дын­гы урын­нар­ны алып ки­лә­без, мах­сус про­ект­лар­да катна­шып, мөм­кин­ле­ге чик­ле ба­ла­лар өчен җай­лан­ма­лар да яса­дык. Егет-кыз­лар­ны тың­ла­тыр өчен исә үзең­нең эш бе­лү­ең ки­рәк», - ди ул.
Бәй­ге­дә кат­наш­кан бар­лык укы­ту­чы­лар һәм уку­чы­лар­га рәх­мә­те­без­не җит­ке­рә­без. Ал­га та­ба да без үт­кәр­гән ча­ра­лар­да шу­лай ак­тив бу­лы­гыз, бер­гә ка­лыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация