Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ярты гасырлык казаныш

Шушы көннәрдә "Энергетик" мәдәният сараенда республикакүләм вакыйга булды. "Камгэсэнергострой" берләшмәсе үзенең 50 еллык юбилеен тантаналы төстә билгеләп үтте. Төзүчеләрне котларга Татарстанның Премьер-министры Илдар Халиков килде. Мәдәният сарае алдындагы мәйдан күкрәкләрен орден-медальләр бизәгән данлыклы төзүчеләрне - чал чәчле ветераннарны дәртле музыка белән сәламләп каршы алды. Алар - предприятиенең шанлы тарихы гына...

Шушы көннәрдә "Энергетик" мәдәният сараенда республикакүләм вакыйга булды. "Камгэсэнергострой" берләшмәсе үзенең 50 еллык юбилеен тантаналы төстә билгеләп үтте. Төзүчеләрне котларга Татарстанның Премьер-министры Илдар Халиков килде.

Мәдәният сарае алдындагы мәйдан күкрәкләрен орден-медальләр бизәгән данлыклы төзүчеләрне - чал чәчле ветераннарны дәртле музыка белән сәламләп каршы алды. Алар - предприятиенең шанлы тарихы гына түгел, бүгенге горурлыгы да. Хөкүмәт башлыгы да үзенең котлау сүзен "Камгэсэнергострой" ААҖ ветераннарына адресланган ихлас рәхмәт сүзләреннән башлады.

- Сезнең тәҗрибәгез безнең өчен бик мөһим. Сезнең казанышлар, фидакарь хезмәтегез үрнәгендә бүгенге буын төзүчеләр яңадан-яңа үрләр яулый. "Камгэсэнергострой" - ул республикабыз горурлыгы. 50 ел эчендә шушы коллективның тырышлыгы, таланты белән меңләгән йортлар, спорт һәм сәламәтлек саклау объектлары, электр станцияләре сафка басты. Сез даны еракларга киткән КАМАЗ автогигантын, яшьлек шәһәрен төзедегез. Фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Барыгызга да яраткан һөнәрегездә уңышлар, сәламәтлек, рух ныклыгы, гаилә бәхете телим, - диде Илдар Халиков. Бәйрәм тантанасы предприятие алдынгыларына бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев