Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

Көн темасы

Яшь гаиләләргә тагын бер ярдәм

Яр Чаллының Пенсия фонды ана капиталы чараларыннан бердәй түләүләр алу мөмкинлеге турында искәртә. Бу уңайдан гаризалар кабул итү дәвам итә. Пенсия фонды белгечләре әйтүенчә, әлеге түләүләрне алу хокукы Россия Федерациясе террриториясендә яшәүче һәм 2015 елның 31 декабренә ана капиталы сертификатына ия булган гаиләләргә бирелә. Түләүләрнең күләме - 20 000 сум...

Яр Чаллының Пенсия фонды ана капиталы чараларыннан бердәй түләүләр алу мөмкинлеге турында искәртә. Бу уңайдан гаризалар кабул итү дәвам итә. Пенсия фонды белгечләре әйтүенчә, әлеге түләүләрне алу хокукы Россия Федерациясе террриториясендә яшәүче һәм 2015 елның 31 декабренә ана капиталы сертификатына ия булган гаиләләргә бирелә. Түләүләрнең күләме - 20 000 сум яки сертификат иясенең исәбендә калган акча 20 000 сумнан ким булган очракта, шул сумманы тәшкил итә. Әлеге акчаларны гаилә үзенең көндәлек ихтыяҗларына сарыф итә ала. Гаризаларны 2016 елның 31 мартына кадәр тапшыру зарур. Гаризада СНИЛС номеры, шулай ук ана капиталы сертификатының сериясе һәм номеры күрсәтелә. Үзең белән шәхесеңне исбатлый торган документ һәм хисап реквизитлары күрсәтелгән банк белешмәсе булырга тиеш. Бердәй түләүләр ике ай дәвамында гариза биргән затның исәбенә күчерелә. Агымдагы елның март башына Пенсия фондының шәһәр идарәсенә бердәй түләүләрне сорап язган 4 меңнән артык гариза кабул итте. Түләүләрнең гомуми суммасы 83,5 млн сум тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев