Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшьнәп үтсен яшьлек еллары!

Бүген калабызның Чулман елгасы буена чибәр, шаян, ә иң мөһиме талантлы, акыллы егет һәм кызлар бәйрәмгә җыела.

Алар биредә илкүләм Яшьләр көнен билгеләп үтәләр. Чара кысаларында берсеннән-берсе күңелле, мавыктыргыч уен-бәйгеләр, ярышлар, су тамашалары оештырыла. Шулай ук рок һәм рэп музыкасы, буяу фестивальләре дә уздыру планлаштырыла. Бәйрәм чараларында 100 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә.
Тамашалар программасына төгәлрәк тукталсак, чаллылыларны иң элек "Идел-Чулман җилкән регатасы-2015" ярышлары көтә. Анда Татарстан Республикасы һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән спортчылар катнаша. Моннан тыш, төрле төркемнәр дә чыгыш ясый. Яшьләр көнен оештыручылар быел да экстремаль спорт төрләренә аерым басым ясаганнар. Кич дәвамында паркур, скейтбординг, ВМХ кебек спорт төрләре буенча ярышлар уздыру каралган. Шулай ук биредә роллерлар, авто-мотоспорт белән шөгыльләнүчеләрне дә күрергә мөмкин була. Барлыгы яр буенда 50дән артык күңел ачу мәйданы һәм сәүдә нокталары эшләячәк. Камада кайтлар, гидроцикллар, яхталар, катерлар шоу күрсәтә. Аквабайк буенча дөнья чемпионнары - "Динамо-Татарстан" командасы вәкилләре чыгышы да яшьләр күңеленә хуш килер. Тамашалар суда һәм җирдә генә түгел, ә ачык күк йөзендә дә үтәчәк. Төсле аэростат, парапланнар Татарстан һәм "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте флагларын элеп, очышлар ясаячак, парашютчылар сикерәчәк. Төп сәхнәдә яшьләр коллективлары, төрле конкурсларда җиңүчеләр һәм Россиянең популяр төркеме, "Евровидение" халыкара җыр бәйгесе финалистлары, "Серебро" төркеме чыгышы көтелә. Бу көнне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев яшьләр сәясәте өлкәсендәге алдынгы хезмәткәрләргә, яшьләр оешмалары лидерларына премияләр дә тапшыра. Шулай ук бердәм дәүләт имтиханнарында 100әр балл җыйган укучыларны да котлыйлар. Бәйрәм чараларында катнашып бүләк алу мөмкинлеге кечкенә кунакларга да бирелә. Алар өчен "Бәби-ралли" дигән велосипед узышлары үткәрелә. Яшьләр көне 22 сәгатьтә судагы төсле салют белән тәмамлана. Бу көнне бәйрәмгә килүчеләрне автобуслар төп проспектлар буенча өйләренә кайтара. Кыскасы, Яшьләр көне күңелле һәм мавыктыргыч итеп оештырыла. Килми калмагыз, дуслар!
Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев