Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өйдән дә чыкмыйча пенсия билгеләнергә мөмкин

Интернет зур үсеш алган заманда бик күп ведомстволар үз хезмәтләрен электрон челтәрдә дә тәкъдим итәләр. Россиянең Пенсия фонды иминият пенсияләрен билгеләр өчен, электрон рәвештә гаризалар кабул итә башлады. Моның өчен РПФ сайтына кереп, гражданнар Шәхси кабинетлары аша иминият пенсияләренең теләсә кайсы төрен билгеләү буенча гариза яза ала.Димәк, Пенсия фондының клиент...

Шәхси кабинет аша пенсия билгеләү өчен бары берничә адым үтәргә кирәк: гариза язучы турында кайбер мәгълүматларны күрсәтергә, пенсия төрен сайларга һәм аны тапшыру ысулын билгеләргә. РПФ хезмәткәрләренә өстәмә мәгълүматлар кирәк булуын исәпкә алып, телефон номеры яки гариза язучының электрон адресы күрсәтү сорала. Пенсия фондына барып гариза биргәндәге шикелле үк, иминият пенсиясе алыр өчен гаризаны интернет аша да бер ай вакыт калгач бирергә мөмкин.
"Гражданнарныц шәхси кабинеты" электрон сервисы 2015 ел башында гамәлгә кертелгән иде.Ул пенсия яшенә җитмәгән кешеләргә үзләренең пенсия алуга бәйле хокуклары белән танышырга мөмкинлек бирә. Әгәр гражданин кайбер мәгълүматлар исәпкә алынмаган дип саный икән, аның алдан ук эш бирүчесенә мөрәҗәгать итәргә һәм аларны РПФна тапшырырга мөмкинлеге туа.
Әлеге сервиска чыгу ЕСИА (Идентификация һәм аутентификациянең бердәм системасы) аша һәм РФ дәүләт хезмәтләре аша башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев