Җылылык бар, тик аны сакларга кирәк!
719 км озынлыктагы җылылык челтәрләрен Чаллының «кан тамырлары системасы» дип атарга була. Фатирларыбызга җылылыкның килеп җитүе, кешеләрнең кышны уңайлы үткәрүләре турыдан-туры аларның торышына бәйле. Болар өчен «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте филиалы – «Чаллы җылылык компаниясе» предприятиесе җавап бирә. 2021-2022 елгы җылылык сезонына ничек әзерләнгәннәр? Бу турыда без предприятие директоры Айрат Зәйнуллин белән сөйләштек.
– Айрат Зиннәтуллович, сез гадәттә җәй айларында ремонт эшләрен башкарасыз. Узган җәй сезнең өчен «кызу» булдымы?
– Җылылык сезонын аварияләрсез башкарып чыгару яхшы әзерлек таләп ителә. Шуңа күрә энергетикларның язгы һәм җәйге бурычлары – җылылык челтәрләрен ремонтлау һәм гидравлик сынауларны үткәрү. Быел 22 километрдан артык җылылык челтәрләрен ремонтлау планлаштырылган иде.
2021 ел энергетиклар өчен дә авыр сынау елы булды. Төзү срокларына коронавирус пандемиясе генә түгел, материаллар белән тәэмин итү дә җитди өзеклекләр йогынты ясады. Төзү материалларына бәяләр артты. Эш графиклары өзелү очраклары булды, подрядчы оешмалар белән мөнәсәбәтләрне берничә тапкыр җайга салырга туры килде.
Шулай да безнең белгечләр шәһәр объектларын җылылык сезонына әзерләү өчен бар көчләрен куйдылар. Чөнки чаллылыларның кышын уңайлы шартларда яшәүләре безгә бәйле. Энергетиклар алдында ремонт эшләрен сентябрь ахырына тәмамлау бурычы тора.
– Торак районнарга хезмәт күрсәтүче җылылык трассалары белән эшләр ничек?
– Эре проектлар турында сүз алып барганда, быел без беренче автомобиль юлы буенча БСИ борылышыннан Сидоровкага кадәр җир өсте җылылык трассасын ремонтлауны тәмамлыйбыз. Бу Сидоровка, ГЭС бистәләрендә, Мәләкәс аръягында яшәүче 90 меңгә якын чаллылы җылылык белән ышанычлы тәэмин итү өчен. Тиешле 25 ел урынына 43 ел хезмәт иткән торбаларны алыштыру белән ике ел шөгыльләндек. Хәзер анда яңа, бүгенге көндә иң чыдам пенополиуретан изоляцияле торбалар урнаштырылган. Элек изоляцияне техник мамык белән ясап, рубероид белән каплаганнар һәм җылылыкны югалу 15-20%ка кадәр җиткән, ә хәзер җылылык тулысынча саклана.
Быел шәһәр өчен мөһим тагын бер мәсьәлә хәл ителә. Мәскәү проспектын дәвам итү сәбәпле, 500 метрдан артык җылылык челтәрен чыгарабыз. Бу аларны юл астында калдырмас өчен эшләнә. Октябрьгә кадәр бу эшне дә тәмамларга планлаштырабыз. Бу проект торак фондны җылылык белән тәэмин итүгә берничек тә комачауламаячак, чөнки без төрле нокталардан җылылык бирә алабыз.
– Шәһәр җылылык челтәрләренең гомуми торышын ничек бәялисез?
– Хәл, гомумән алганда, ил буенча нинди – бездә шундый. Җылылык челтәрләре 50%ка тузган. Мондый күрсәткечләр белән аварияләрсез эшләп булмый. Ел дәвамында 160-170 торба өзелә. Әмма гадәттән тыш хәлләр булдырмыйбыз. Норматив таләпләр нигезендә, без кулланучыларны 8 сәгать эчендә җылылык белән тәэмин итәргә тиеш. Гадәттә, безгә хәлне төзәтү өчен 5-6 сәгать вакыт китә.
– Интернетта быелгы кыш зәһәр салкын булачак, дип язалар. Сез мондый шартларда эшләргә әзерме?
– Безнең төп бурыч – һава торышы нинди булуга карамастан, кулланучыларны да, шул исәптән сәнәгать предприятиеләрен дә җылылык белән өзлексез тәэмин итү. Моның өчен бездә квалификацияле эшчеләр җитәрлек. Аларның күбесе озак еллар эшли, тәҗрибәләре зур. Шөкер, соңгы елларда җылылык челтәрләрендә катлаулы аварияләрнең булганы юк.
– Җылылык белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы идарәче компанияләрдән дә тора.
– Әлбәттә, идарәче компанияләр җылылык сезонына җитди әзерләнергә тиеш. Җылылык челтәрләрен, стоякларны юдырту, җиһазларга ревизия ясарга, йорт буенча җылылык изоляциясе эшләрен башкарырга, исәпләү приборларын һәм автоматлаштырылган индивидуаль җылылык пунктларын тикшерергә кирәк... Кулланган җылылык энергиясе өчен бурычлар булырга тиеш түгел. Бу шартлар үтәлгәндә генә йортка әзерлек паспорты бирелә. Бүгенгә барлык торак йортларга да җылылык бирелде.
– Сез бурычлар турында искәртеп үттегез. Җылылык куллану буенча бурычлар белән вәзгыять нинди?
– Дөресен генә әйткәндә, пандемия аркасында кешеләр җылылык өчен иң соңгы чиратта гына түләрләр дип курыккан идек. Былтыр, чыннан да, бурычлар артты, тик күпкә түгел. Быел кимеде. 2020 елның 1 сентябренә халыкның бурычы 104 млн сум тәшкил итсә, быел ул 66 млн сум. «Яшьлек-фон» идарәче компаниясеннән тыш, калганнарының әҗәтләре кимеде. «Яшьлек-фон»ның исә «Уютный дом» идарәче компаниясе белән чыккан низагы аркасында халык түләүләре 50-60 % кимеде. Бүгенге көндә әлеге компаниянең кулланган җылылык энергиясе өчен бурычлары 10 млн сумга кадәр җитте. Элек алар бер тиен бурычсыз эшли иделәр.
Форсаттан файдаланып, коммуналь хезмәтләрне вакытында түләгән чаллылыларга рәхмәтемне әйтәсем килә. Аларның намуслы мөнәсәбәте челтәрләребезне тәртиптә тотарга мөмкинлек бирә. Шәһәр буенча җылылык өчен түләүләр 99% тәшкил итә. Бу бик югары күрсәткеч. Кешеләр бәяләрне кыйбат дип зарланалар, тик шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Татарстан буенча Чаллыда һәм Идел буе федераль округында җылылык өчен иң түбән тарифлар. Бер яктан, тарифларның түбән булуы халык өчен уңай булса, ә икенче яктан - җылылык челтәрләрен норматив халәттә тоту өчен акчабыз аз.
– Айрат Зиннатуллович, бурычлылар белән ничек көрәшәсез?
– Судка сирәк мөрәҗәгать итәбез. Идарәче компанияләр килешү йөкләмәләрен яхшы үтиләр. Болай булмаган очракта судка мөрәҗәгать итәргә туры килә. Әйтик, «Яшьлек-фон» идарәче компаниясенең бурычлары арта, дибез. Без моны туктатырга тиеш.
– Җылылыкка азрак түләүдә автоматлаштырылган җылылык пунктларының әһәмияте зур. Гомумән, җылылыкны ничек сакларга?
– Беренче чиратта, биналарны җылытырга, эчке челтәрләрне яңартырга, бинадагы температура режимын көйләргә кирәк. Моңа торак йортларга капиталь ремонт үткәрү нык ярдәм итә. Түбәләрне, фасадларны ремонтлау, тәрәзәләрне алыштыру, ишекләрне герметизацияләү, эчке челтәрләрен төзек тоту энергияне саклау буенча бик нәтиҗәле чара. Җылылык бирүне тышкы һава температурасыннан чыгып, көйләүче автомат индивидуаль җылылык пунктлары да зур роль уйный. Аларны урнаштыру белән без 2008 елда ук шөгыльләнә башладык. 2015 елда алар шәһәрнең барлык күпфатирлы йортларында һәм социаль учреждениеләрендә барлыкка килде. Чыннан да, алар җылылыкны сакларга булышалар. Әмма кызганычка каршы, бөтен җирдә дә әлеге пунктлар тулысынча файдаланылмый. Без хәтта бер үк йортларда да җылылык энергиясен куллану төрлечә булуын күрәбез. Димәк, кайдадыр идарәче компанияләр җылылык пунктлары эшен яхшы җайга салганнар, ә кайдадыр – юк. Әгәр идарәче компанияләр хезмәт күрсәтү өчен автоматлаштырылган шәхси җылылык пунктларын махсус оешмаларга тапшырсалар, дөрес булыр иде дип уйлыйм.
Илиса ГАНЕЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев