Йортларны төзекләндерү дәвам итә
Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рафаил Кыямов Чаллыда торак йортларга капиталь төзекләндерү барышы белән таныштырды. 2016 елда капиталь ремонт планы төзегәндә түбәндәге юнәлешләргә өстенлек бирелде:
- ремонт барышындагы җитешсезлекләрне бетерү;
- акчаны нәтиҗәле файдалану;
- куллану вакытын озынайту һәм күп фатирлы йортларның куллану бәяләмәләрен арттыру максатыннан яңа технологияләр һәм заманча материаллар куллану;
- шәһәрнең бердәм эстетик йөзен булдыру.
Мәгълүм булганча, 2016 елда капиталь ремонт программасына гомуми мәйданы 1 миллион 400 мең квадрат тәшкил иткән 150 күп фатирлы йорт кертелгән иде. Моның өчен барлыгы 1 миллиард 164 миллион сум акча бүлеп бирелде. Аның 566, 8 миллион сумы - милекчеләрнеке, 267, 3 миллионы - шәһәр казнасыныкы, 329,8 миллион сумы республика бюджетыныкы.
Рафаил Кыямов әйтүенчә, быел 350 төрдә эшләр башкарылган.
- 33 йортның фасадын ремонтлауга 223,6 миллион сум акча тотылган;
- 30 йортның түбәсе төзекләнгән. Моңа 87 миллион сум акча киткән;
- 44 йортта салкын су торбалары, 64 йортта кайнар су торбалары алыштырылган. Бу эшләр өчен 276 миллион сум сарыф ителгән;
- 267 миллион сумга җылылык торбалары яңартылган.
Быел лифт җиһазларын алмаштыруга зур игътибар бирелде. 14 йортка 61 яңа лифт куелды. Бу хезмәт өчен 120 миллион сум акча бүлеп бирелде.
Лифтларны яңарту һәм алмаштыру буенча программа буенча 9 елда барлыгы 2 миллиард сумнан акча үзләштерелде. Нәтиҗәдә 1647 лифт яңартылды. Бу шәһәрдәге лифтларның 50%ы дигән сүз.
"Фасадларны ремонтлаганда тышкы диварларны җылытабыз. Бу җылыту сезонында энергия чыганакларын куллануны киметергә мөмкинлек бирә. Стеналарны буяганда төсләрне куллануга да игътибар зур. Һәр эскиз проекты шәһәрнең баш архитеткоры белән берлектә эшләнә һәм раслана. Нәтиҗәдә, шәһәрнең төп урамнары һәм проспектлары яңа төс ала", - ди Р.Кыямов.
Соңгы елларда капиталь ремонт барышында физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләргә уңайлы шартлар тудыруга да игътибар арта. 6 күп фатирлы йортның 26 подъездына пандуслар куелды.
Эшләрне сыйфатка контроль идарәсе бәяләп, кабул итә. Агымдагы елда яңа технологияләр һәм материаллар куллану нәтиҗәсендә 10 миллион сумнан артык акча янга калган. Бу акча өстәмә эшләргә тотылган. 2 йортның подъезды, бер йортның фасады өзекләндерелгән һәм җылытылган, 6 йортның җылылык системасы яңартылган.
2017 елда Чаллыда 147 күп фатирлы йортка 1 миллиард 207 миллион сумлык капиталь ремонт ясалырга тиеш.
Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, капиталь ремонт барышында ТОСлар, район җитәкчеләре белән бергә эшләячәкләрен әйтте. "Бу юнәлештә яңа елда да бергә эшлибез. Территориаль иҗтимагый советлар (ТОС) откан 9 миллион сум акчаны квартал эчендәге юлларны тәртипкә китерүгә тоттык. ТОС җитәкчеләре кайсы йортка нинди ремонт ясалганын белергә тиешләр. Йортлар буенча җаваплылар смета кысаларында үз тәкъдимнәрен дә җиткерә алалар", - диде ул.
Аллага шөкер, Чаллыда елдан-ел төзекләндерелгән, матур йортлар саны арта. Торак йортларыбызны матурлаган кешеләрнең хезмәтен бәяләргә өйрәнеп, шәһәрдәшләребез үзләре яши торган йортларны, подъездларны чиста тотсыннар иде.
Зөлфия ИСЛӘЙЛЕ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев