Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

Көн темасы

Йөрәгең авыртмасын дисәң – җәяү йөр! (6 июль – Бөтендөнья кардиологлар көне)

«Кешенең яше арткан саен йөрәккә бәйле проблемалар килеп чыгу ихтималы арта», – ди белгечләр.

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенең кардиология бүлеге табиб-кардиологы Наилә Станиченко журналистлар белән очрашты. 

Аның әйтүенчә, йөрәк һәм кан тамырлары авырулары килеп чыгуга ике төр фактор тәэсир итә. Нәселдән килгән авыруларны, аларның билгеләрен өйрәнеп, сакланып яшәсәң, сәламәтлегең борчымаска мөмкин. Ә менә яшькә бәйле чирләрдән котылып булмый. «Кешенең яше арткан саен йөрәккә бәйле проблемалар килеп чыгу ихтималы арта», – диде Наилә Сәетовна.
Тазаруны, шикәр диабетын, аз хәрәкәтләнүне, стрессны да туктатып була. «Үзеңә уңайлы тизлектә көненә кимендә 30-40 минут җәяү йөрергә кирәк. Җәяү йөрү кешене тынычландыра. Тормышның матур якларын күрергә булыша. Ризыкка килгәндә, аксымнарны күбрәк, ә майлы ризыкларны азрак ашарга кирәк», – дип киңәш итте табиб.

Профилактика чаралары беренчел һәм икенче була икән. Беренчел профилактика – диагностика. Һәр кеше үз сәламәтлегендәге проблемаларны белергә тиеш. Моның өчен шифаханәдә анализлар бирергә, электрокардиограмма ясарга кирәк. Күренми торган чирләрне ачыкларга исә диспансерлаштыру ярдәм итә. Кайбер хастаханәләрдә йөрәк-кан тамырлары системасын тикшерү өчен скрининг үткәрелә. Шулай ук йөрәккә һәм муендагы тамырларга да УЗИ ясарга кирәк. Чирне иртәрәк ачыкласаң, вакытында хирург кулына эләгеп, тормышны саклап калып була. 

Икенчел профилактика – кискен хәлдәге һәм хроник чирләрне сыйфатлы итеп дәвалау. «Бездә йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау өчен барлык шартлар да бар. Инфаркттан үлем очраклары 4 проценттан аз гына күп. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә эләккән 100 кешенең 96сы терелеп чыга. Бу – яхшы күрсәткеч», – диде Наилә Станиченко.
Гадәттә, йөрәк-кан тамырлары авырулары белән чирләүчеләр көз айларында күп була икән. Табиб әйтүенчә, быел моңа искәрмә, бүгенге көндә хастаханәнең беренче кардиология бүлегендә 53 урынга 60ка якын кеше дәвалана. Әмма йөрәге авыртып табибларга мөрәҗәгать итүчеләргә урын табыла, аларны табиблар ярдәмсез калдырмый. 

Тикшеренүне нәрсәдән башларга?

Линуза Ганиева исемендәге 4нче шифаханә табибы Гөлсәрия Абдуллина әйтүенчә, кан басымы берничә көн рәттән терекөмеш баганасының 140 миллиметрыннан югары булса, кичекмәстән тикшеренә башларга кирәк. Табибка барып, канда шикәр яки холестерин күләмен тикшерү зарур. Стенокардия вакытында йөрәк кысыла, чәнчегән кебек була. Мондый чакта тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тик кешеләр аңа игътибар итми, үтәр әле дип йөри. Авыртулар гадәттә физик эш яки эмоциональ кичерешләр вакытында килеп чыга. 
Кан басымы югары булганда да беренче чиратта терапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул киңәшләр, дарулар язып бирә һәм кардиологка җибәрә. Кардиолог исә авыруны шунда ук хастаханәгә дә озатырга да мөмкин. 
Гөлсәрия ханым 30 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә артериаль кан басымы күрсәткечен белеп, тикшереп торырга киңәш итә. 

Магний йөрәккә файдалы

Магний – сәламәтлек өчен иң мөһим микроэлементларның берсе. Ул кандагы шикәр күләмен контрольдә тота, кан басымын көйли, аксым синтезы өчен җавап бирә. Шуңа да табиблар магнийга бай ризыклар ашарга киңәш итә. Магнийлы ризыкларга, әйтик, банан, скумбрия балыгы, кабак төше, кара шоколад, кипкән инжир, авокадо керә. Йөрәк өчен файдалы булган магний шпинат белән кәбестәдә дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация