Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Юстиция министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең яңа башлыгы тәкъдим ителде

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең яңа башлыгын тәкъдим итте. Тантаналы чара Казанда РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсендә узды. Бу чарада РФ Юстиция министрлыгының Түбән Новгород өлкәсе буенча төп идарәсе башлыгы Елена Святкина, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары башлыклары катнашты. Виктор Демидовны яңа эшкә...

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең яңа башлыгын тәкъдим итте. Тантаналы чара Казанда РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсендә узды. Бу чарада РФ Юстиция министрлыгының Түбән Новгород өлкәсе буенча төп идарәсе башлыгы Елена Святкина, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары башлыклары катнашты.

Виктор Демидовны яңа эшкә билгеләнүе белән котлап, Илдар Халиков, аның соңгы 10 елда Татарстан Конституцион суды рәисе булып эшләвен белдерде. "Виктор Демидовның бик яхшы юрист булуын аерым билгеләп үтәсе килә, ул җитди фәнни мәкаләләр һәм дәреслекләр авторы. Ышанам, ул яңа юнәлештә дә эшен шулай ук яхшы башкарыр", - диде ул.

Елена Святкина ассызыклавынча, Виктор Демидов төбәк буларак Татарстан спецификасы һәм дәүләт хакимияте органнары белән үзара элемтә нечкәлекләре белән яхшы таныш.

Виктор Демидов ышаныч белдергәннәре өчен коллегаларына рәхмәт белдерде, идарә алдында торган барлык бурычлар үтәлер, дип ышандырды.

Тантана тәмамланганда Илдар Халиков Виктор Демидовка символик "министр" портфелен тапшырды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев