Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Йөзләрендә иман нуры аның

    Ятимлек, сугыш һәм аннан соңгы авыр елларның авыр йөген үз җилкәләрендә татыган, үксетү-гаделсезлекләрне, катлаулы операцияләр кичереп тә, тормыштан зарланмыйча, күпләргә үрнәк булып яши тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, 93 яшьлек Саимә Фәритова.

    Унынчы дистәне вакласа да, Саимә әбинең зәңгәр күзләреннән иман нуры, игелек, зыялылык  бөркелеп тора. Зирәклеге, фатирдагы бар эшне үзе башкаруы без, яшьләргә, үрнәк. “Балаларны көтеп тормыйм, идәнен дә, керен дә үзем юам. Диндә булгач кер юуу машинасы юган керләрне яратмыйм. Гел хәрәкәтләнеп торам, Аллаһының биргәненә шөкер”, - дип  үзенең  гыйбрәтле язмышы белән таныштырды.  

    Саимә Сарман районы Шәрләрәмә авылында үз хезмәте белән яшәүче Имаметдин һәм Фатыйха гаиләсендә ике малайлы гаиләнең кадерле кызы булып дөньяга килә. Әти-әнисе дә, туганнары да аны бик яраталар. Ләкин кыз назланып кына үсми, кечкенәдән үҗәтлеге, тырышлыгы белән аерылып тора. 6-7 яшендә үк әнисе эштән кайткан җиргә токмач басып куя. Моның өчен кызын әнисе шелтәләп тә ала. Тик еллар узып, тормыш авырлыклары белән япа- ялгызы калгач ул “Аллаһының кодрәте никадәр киң, ул бит мин күрәчәк газапларны алдан күреп, мине сынмаслык-сыгылмаслык итеп тормышка әзерләгән”, - ди. 

    Бөек Ватан сугышы башлангач олы абыйсы Салихҗан, аннары Галимҗан фронтка китә. Салихҗан яраланып, авылга кайтып егыла. Галимҗанның үлгән хәбәре дә килми. Горький өлкәсеннән язган соңгы хатыннан соң, хәбәрсез югала.  

    Ата-ана бу югалтуны бик авыр кичерә. Имаметдин сугышка алуларын сорап хәрби комиссариатка йөри, ләкин йөрәге авырту булган 69 яшьлек ирне сугышка алмыйлар. 1942 елның көзендә кинәт авырап ул вафат була. Ә бер елдан ачы хәсрәттән Фатыйха апа 54 яшендә ике баласын ятим итеп,  мәңгелеккә күзләрен йома. Яшүсмер кыз, 10 яшьлек энесен кочаклап, тормыш авырлыклары алдында берүзе кала.  

    Нинди генә эшкә тотынса да, булсын дип эшли ул. Урак өстендә ашлык та тапшыра, хисап та ясый, печән вакытында өлкәннәр белән печәнен дә чаба. Төннәрен җилкәләре сызласа да,  түзә кыз, чөнки печән булгач, сыерның тамагы тук.  10 яшьлек Рәис тә тик тормый: көтү көтә. Шулай итеп ике бала сыерны, ә сыер иң авыр елларда аларны ачлыктан саклап кала.  

    15 яшьлек кызның тырышлыгына бөтен авыл шакката. Ярты авыл беткә батканда алар өенә бет тә, кандала да керми. Көн саен мунча яга, күршеләрен дә чакыра. Әнисеннән калган аллы-гөлле яраннарны да бетерми ул.. 

    Тормыш бер көе генә бармый. Сугыш елларындагы гаделсезлекләр бүген дә җанын телгәли аның . “Сугыш вакытында колхоз рәисе булып эшләгән Нури халыкның канын эчте, бик рәхимсез кыланды. Бездәй ятимнәрне дә кызганмады. Бер вакыт басуда кызып-кызып көлтә бәйләгәндә, коеп яңгыр ява башлач хатыннар авылга кайтып китте, мин дә аларга иярдем. Тик ни өчендер моның үчен ул миннән генә алды. Корбан бәйрәменә икешәр кило он өләшкәндә ике ятимне өлешсез калдырды. Ашарга дип калдырган соңгы бәрәңгебезне энем белән икәү ябынып ята торган юрганга салып чыгып киткәне дә йөрәккә мәңге уелмаслык итеп язылган”, - ди Саимә апа. Шулай да ул вакытларда да Аллаһы Тәгаләнең игелекле бәндәләре дә булган. “Авыл Советы рәисе Закирә апа мине төрмәдән алып калды. Басудан учлап алып кайтып җыйган ярты чиләк бодай турында беркемгә дә әйтмәде. Гомерем буе рәхмәт укып яшим”, - ди Ак әби.  

    Сугыштан соң авылга  бер-бер артлы орден-медальләр таккан, күпләре яраланып, гарипләнеп солдатлар кайта. Тырыш, тыйнак Саимәне күпләр кодалый. Әмма ул авылдашы, контузиядән соң, беренче төркемдәге инвалид, үзеннән   11 яшькә олы Габдерәүфне сайлый. Моны күпләр аңлап та бетерми. Ә ул: “Миңа башка беркем дә кирәкми,”- дип җавап бирә. Рәүфе чибәр, уңган кызга бер күрүдә үк гашыйк була.  Гомере буе яратып, хөрмәт итеп яши. 46 ел  (14 ел параличлы иренә)   яшәү дәверендә игелекле һәм сабыр холыклы, бала җанлы ирен Саимә дә ярата.  

    Бер-беребезне аңлап яшәдек. Балалар да аны аерым яратты. Йөкнең авыр башын үземә генә тартырга туры килгән вакытлар күп булды. Ләкин аның яратып әйткән бер җылы сүзе бөтен аруларны оныттыра иде. 6 тапкыр паралич сукты үзен, бергә хастаханәләрдә ятып чыктык. Аллаһка шөкер, авырсынмыйча тәрбияләдем. Гангрена башлангач, бер бармагын кисеп, үзем дәваладым. Соңгы сулышына кадәр бала караган кебек карадым. Урын-җире, өс башы чиста, ризыгы тәмле булды. Елый-елый рәхмәт әйтеп, бәхиллеген биреп китте. Шөкер, өч кызының да кияүгә чыкканын күреп, оныкларын күрү бәхетенә иреште, - ди Саимә әби, елмаеп.  

    Саимә әби әйтүенчә, алар 1948 елдан Чаллыда яшиләр. Закирә апалары паспорт юнәтеп, авылдан китәргә булыша. Башта фатирда торалар. Портта баржалардан тоз-күмер бушаталар, аннары урман сәнәгате хуҗалыгында берсе ат караучы, икенчесе идән юуучы булып эшкә урнаша. Җитәкчеләр тырыш, пөхтә Саимәне һәрвакыт үрнәк итеп куялар.  Шундый чакларда үзенең белемсез булуына гына җаны әрни аның. Һәм үз алдына “Балаларны ничек тә укыртырга”, - дигән максат куя. 

    Иренең 40 сумына үзенең 60-70 сумын кушып тормыш алып баралар. Билгеле бу акча җитми, Саимә әнисеннән калган тегү машинасын эшкә җигә. Тәрәзә челтәрләре, карават япмалары һәм башка әйберләр тегә-чигә. Хезмәт хакларын бөртекләп җыеп, Чулман елгасы буенда йорт төзеп керәләр. Саимә аннары почтада, Росгосстрахта эшли. Фидакарь хезмәте өчен күп санлы Мактау грамоталары, медальләр белән бүләклиләр үзен. Тыл һәм хезмәт ветераны дәрәҗәсенә ирешә. Почтада эшләгәндә Мәскәүгә корылтайга делегат итеп җибәрәләр аны. 

    Гомер агым су кебек ага да, ага. Иренең вафат булуына 23 ел узган. Ашказаны астына, аягына, күз һәм башка җирләренә катлаулы операцияләр кичереп, озак кына реанимациядә ятып чыкса да, йөзендә иман нуры балкып торган Саимә әби тормыштан ямь табып, шәһәр тормышы белән кызыксынып яши. “Миңа операция ясаган хирурглар: 2нче хастаханәдән әтиле -  уллы Макаровларга, 4нче хастаханә хирургы Венерага рәхмәтем чиксез. Кызым, хәзер андый фидакарь табиблар юк... Мин Росгосстрахта эшләгәндә үк Җәмигъ мәчетенә акча җыя идек. Төзеп бетерсеннәр инде шул мәчетебезне. Уел Галимович бу эшкә алынгач, төзелер дигән өмет бар”, - ди ул.  

    Саимә әби: “Аллаһы Тәгалә син кешеләргә кирәк дип, миңа озын гомер биргәндер. Мин гомерем буе кешеләргә булышып яшәдем, эшне яраттым. Күңелемдә бары яхшылык кына. Тәнемдә киселмәгән җирләрем аз булса да, хәрәкәтләнәм, бар эшне үзем эшлим. Күзләрем начар күргәнгә, кибеткә генә йөрмим”,  ди Ак әби. 

    Күңеле игелектә булгангадыр инде, Аллаһы Тәгалә Саимә әбине бәхетле картлык, бәрәкәтле гомер белән бүләкләгән. Аның 3 кызы,  6 оныгы, 16 оныкчыгы бар.  Барысы да намуслы хезмәтләре белән җәмгыятьтә үз урыннарын тапканнар.  Дөрес, бер кызының гына сәламәтлеге мактанырлык түгел. Розалиясен паралич суккан. Озак еллар тегү цехында эшләп лаеклы ялга чыккан Алсуы күршедә генә яши. Ул - әнисенең терәге.   

    1991 елдан бирле Ислам динендә булган Саимә әби һәр туган көнгә шөкер ана кылып яши. Ул 700ән артык мөселманны Ислам дине каннунары буенча  юып, соңгы юлга озаткан изге зат.  Өч мәет юган кеше оҗмахка керә диләр. Болай булгач, Саимә апаны Аллаһы Тәгалә бу бүләк белән дә бүләкләр, иншәлләһ.  

    Саимә әби: “Кешеләр бүгенге мул тормышны шөкер итеп, бер-берсенә ихтирамлы булып яшәсеннәр иде. Без күргән авырлыкларны беркемгә дә күрергә язмасын”, - ди. Тормышыннан зарланмаса да, гаделсезлекләргә җаны әрни аның. Ул үзе өчен түгел, киләчәк буыннанр өчен кайгыра. Үзе һәр туган көнгә сөенеп яши. Ел саен сугыш ветераннары госпиталендә сәламәтлеген ныгытып кайта.  Исән-сау йокыдан торгач, иртәсен кешеләргә бәхет теләгән изге догадан башлый. Әнисенең яраткан гөле-яраннар тәрәзә төпләрен тутырып, чәчәк атып утыралар.  

    Саимә әбинең иң зур хыялы - Бөек Җиңүнең 75 еллыгын күрү. Аллаһы Тәгалә аңа шул шатлыклы вакыйганы күрергә насыйп итсен иде.  

    Зөлфия ГАЛИМ 

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: