Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Заманча мәктәп - яңа мөмкинлекләр

Татарстанда җөмһүриятебезнең беренче Президенты, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән өч телне (татар, урыс, инглиз) тирәнтен өйрәтә торган полилингваль мәктәпләр төзелә.

Казанда һәм Алабугада алар уңышлы гына эшли башлады инде. Шәһәребездәгесе дә кызу темплар белән төзелә. Аны 1 сентябрьдә файдалануга тапшырырга җыеналар.

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев “Адымнар” – белемгә һәм килешүгә юл” республика прграммасы ( авторы Минтимер Шәймиев) буенча төзелә торган полилингваль мәктәптә төзелеш эшләренең барышы белән танышты. Яңа белем бирү учреждениесе 59 нчы гимназия булачак. Хәзерге вакытта төзүчеләр мәктәпнең өченче катын төзиләр. Тышкы диварларны өяләр, фасад җылытыла, тәрәзәләр куела, эчке электр челтәрләрен монтажлау дәвам итә. “Шәһәр һәм “КАМАЗ”ны төзегән кебек мәктәпләрне дә рекордлы срокларда төзибез. Социаль объектларны кыска вакыт эчендә сыйфатлы итеп төзү - Чаллы өчен тормыш нормасы. 6 ел эчендә 4 яңа мәктәп төзедек. Безнең бурыч – тиз һәм сыйфатлы итеп төзү”, - диде шәһәр хакиме Наил Мәһдиев.

59нчы гимназия “Яр буе” паркы биләмәсендә булачак. Устав әзер булгач биредә 1-7 сыйныфларга укучылар кабул итү башланачак. Белем бирү татар, рус һәм инглиз телләрендә алып барылачак. Гимназиядә яшәү урыны буенча гына түгел, шәһәрнең теләсә кайсы почмагыннан килеп укый алачаклар. Тик моның өчен сынау тестын узарга кирәк булачак.

Моңа кадәр 39нчы мәктәпне җитәкләгән Азат Галиев бирегә күчә. Белеме буенча ул тәрҗемәче, 5 телне камил белә. “Төзүчеләр кебек үк безгә дә эшне тизләтергә кирәк. Норматив-хокукый база, кадрлар туплау, укучылар җыю һәм җиһазлар сайлау эшләрен башкару зарур”, - ди ул.

Заманча җиһазлардан тыш, гимназиядә ике бассейн, ике спорт залы, футбол кыры, баскетбол мәйданы, йөгерү юллары һәм башкалар булачак. Беренче катта башлангыч сыйныф укучылары белем алачак, шунда ук чишенү бүлмәсе, ә икенче катта уен зонасы ясау каралган.

Инженерлык челтәрләрен проектлау буенча менеджер Эдуард Калинов әйтүенчә, йокы корпусы төзергә дигән карар кабул ителсә, гимназия 4 катлы булачак. Биредә чит шәһәрләрдән килгән 250 бала да укый алачак.

Тулаем алганда гимназия төзелеше кызу темплар белән бара. Биредә 286 кеше эшли. Шәһәр хакиме алар алдына белем бирү учредениесен 1 сентябрьгә файдалануга тапшыру бурычы куйды. “Әлеге заманча уку йорты Чаллы өчен бик кирәк. Монда укыган балалар ким дигәндә бер чит телне камил беләчәкләр. Син әле аларны гарәпчә һәм төрекчә дә өйрәтәсең”, - дип Наил Мәһдиев директорга мөрәҗәгать итте.

Туган телләр елында ачыла торган әлеге мәгариф учреждениесе шәһәребезнең башка гимназия, лицейлары кебек киләчәк буыннарда татар теленә карата мәхәббәт тәрбияләп, ныклы белем бирсен иде.

Зөлфия ГАЛИМ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация