Шəhри Чаллы

Заманча онкология үзәге ачылды

Үзәкнең техник ачылышы декабрь ахырында булды. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, гыйнвар дәвамында учреждениене җиһазлар һәм персонал белән тәэмин итәчәкләр, монда ике лаборатория күчәчәк, пациентларны кабул итү башланачак.

Заманча онкология үзәге ачылды

Бүген шәһәребездә поликлиникасы һәм радиология корпусы булган, кирәкле аппаратуралар белән заманча җиһазландырылган онкология үзәге ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов,  Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, РФ Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев һәм шәһәр хакиме Наил Мәһдиев катнашты. Татарстан Президенты "Бик зур эш башкарылган", - дип яңа объектка югары бәя бирде. "Авыртмагыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз", - дигән ул үзенең истаграмында.

Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко   2020 елның җәендә төзелеш этабында булган иде инде һәм төзелешкә уңай бәяләде.

Үзәкнең техник ачылышы декабрь ахырында булды. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, гыйнвар дәвамында учреждениене җиһазлар һәм персонал белән тәэмин итәчәкләр, монда ике лаборатория күчәчәк, пациентларны кабул итү башланачак. Февраль аенда  нурланыш диагностикасы, хирургия бүлекләре эшли башларга тиеш.

Зөлфия ГАЛИМ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: