Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үзеңнеке – үзәктә

Хакимияттә узган дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр хакиме Наил Мәһдиев Чаллының предприятие һәм оешма җитәкчеләрен бер-берсенә ярдәм итәргә чакырды. Чөнки үзебездә җитештерелгән продукцияне сатудан Чаллы да, сатучы да, сатып алучы да, ахыр чиктә шәһәрдәшләр дә ота гына. Сүз уңаеннан, агымдагы елның 5 аенда Чаллыда җитештерү күләме 12%ка арткан. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары...

Дөньяда финанс-икътисадый тотрыксызлык булса да, Аллага шөкер, Татарстанда һәм Чаллыда хәлләр яхшы. Әйтик, шәһәребездә 5 ай эчендә 73 миллиард сумлык товар җитештерелгән. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова үзенең чыгышында "КАМАЗ" га аерым тукталды. Аның сүзләренә караганда, быел апрельдә автогигантта "КАМАЗ-6580", "КАМАЗ-65802" модельдәге үзбушаткычлар җыела башлаган. Алар Гана, Кения, Нигерия, Ангола, Әфганстан, Колумбия, Венесуэлла, Иран, Вьетнам һәм Камбоджиягә җибәрелгән.

Ford-Sollers предприятиесе дә сату географиясен киңәйтә. Анда җитештерелгән товарны Әрмәнстанга җибәрү җайга салынган. Автомобиль төзүчеләрдән катыргы-кәгазь комбинаты да калышмый. Биредә узган елның шул чоры белән чагыштырганда экспорт күләме 40% тәшкил итә. "Болгар сыра" - Казахстанга, "Чаллы Суык" - Азәрбәйҗанга, Таҗикстанга, Монголиягә, Абхазиягә, Казахстанга, "Акульчев" компаниясе аерым бер продукциясен Евросоюз илләре һәм Кытайдан тыш, хәтта Америкага да җибәрә.

Ә менә үзебезнең сәүдә челтәрләрендә Чаллыда җитештерелгән товарларны сату элек авыррак иде. Әлеге мәсьәләне чишәргә шәһәр җитәкчеләре алынгач, хәлләр чагыштырмача яхшырды. Мәсәлән, "Болгар сыра" үзенең продукциясен "Лента"да, ә шәхси эшмәкәр Марат Хафизов брусчаткасын "Мегастрой" гипермаркетында сата башлады. Башкарма комитет "Леруа Мерлен" һәм "Декатлон" супермаркетлары менеджерларын да Чаллы товар җитештерүчеләре белән хезмәттәшлеккә чакырды.

"Чаллыныкын сатып ал", "Татарстанныкын сатып ал" кебек акцияләр дә, "Җирле товар җитештерүче көннәр"е дә уңай нәтиҗә бирә.

Быел башкарма комитет, сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә, #АЛГАТАТАРСТАН проектын башлап җибәрде. Аның максаты - җирле товарларны Россия һәм БДБ илләре базарларына чыгару. Тольяттида узган беренче ярминкәдә шәһәр хакиме Наил Мәһдиев үзе дә катнашты. Анда 10,5 миллион сумлык товар сатылган. Август башында Ижауда 6 көнлек ярминкә оештырыла.

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев җирле товар җитештерүчеләргә ярдәм итүнең мөһимлеген кат-кат ассызыклады. "Башкарылган эшләр шактый булса да, камиллекнең чиге юк. Аукционнар үткәргәндә, җирле товар җитештерүчеләрнең өлешен арттырырга кирәк. Бер ел элек без газ ягулыгы техникасы белән шөгыльләнә башладык. Бүген шәһәр урамнарында "КАМАЗ" да җитештерелгән "НефАЗ" автобуслары йөри. Кешеләр канәгать, һава да чиста. Haier суыткычлар җитештерә башлады. КБК җитәкчелеге белән берлектә, Кытай партнерларына суыткычлар өчен кап тәкъдим иттек. Бүген катыргы-кәгазь комбинаты - бу заводның гарантияле кап куючысы. Менә сезгә шәһәр эчендәге кооперация! - дип, шул юнәлештә эшләргә өндәде Наил Мәһдиев.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев