Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Житештерү күләмен арттыру максатыннан

ИТ-парк резиденты "Алерт-Лайн" компаниясе яңа проект эшләде. Аның җитәкчесе Альберт Мөбәрәкшин "КАМАЗ"да тапшырулар тармасы ясау цехында көйләүче булып эшләгән иде. Анда җитештерү белән автоматик идарә итү системасын кертә башладылар. Бу вакытта инде Альберт КАИда технологка укыган. Аннары бизнес-инкубаторга эшкә кайтты.

Ул анда смартфон һәм планшетлар ярдәмендә җитештерү мәсьәләләрен хәл итәргә алынды. Хәзер бу проектны гамәлгә ашыруга Төбәкара алдынгы технологияләр һәм эшмәкәрлек институты деканы Алексей Болотов һәм автогигант хезмәткәре Борис Морозов та кушылды.

- Без Америка галиме Раджан Сури формуласы буенча эшлибез, - ди Алексей Болотов. - Башта предприятиедә автоматлаштыру өчен бизнес процесслар эшләнә. Аннары болар барысы да бер программага кертелә.

"Статистика мәгълүматлары буенча детальләрне эшләүгә вакытның 5%ы гына китә. Калган вакыт карарлар кабул итүгә, сатып алуга, документлар рәсмиләштерүгә сарыф ителә. Процессның күпчелеге кеше катнашыннан башка уза бит. Әгәр операция барышында кыенлыклар килеп чыкса, барысы да шалтыратырга тотына. Ә яңа проектта барлык кимчелекләр ачыклана һәм юк ителә. Аннары "Веревка запуска" программасы буенча киләчәктән бүгенгегә эшләр җибәрелә һәм кайчан нәрсә эшләргә кирәклеге хәбәр ителә", - ди "КАМАЗ"ның аналитик хезмәт бүлеге башлыгы Борис Морозов.

Чаллылылар Приморскның вертолет заводы белән эшләгәннәр инде. Анда фюзеляж эшләүгә 6 айга кадәр вакыт киткән. Ә аны җыюга 7 сәгать вакыт та җитә икән. ИТ-парк хезмәткәрләре үзләренең программалары ярдәмендә җитештерү картасы эшләгәннәр. Алар "тик тору"ны хәбәр итү системасын булдырырга дигән карарга килгәннәр, бүгенге көндә "Алерт-Лайн" компаниясе шул юнәлештә эшли. Аның максаты предприятиедә җитештерү күләмен арттыру. Әлеге компаниянең Казан юл компаниясе өчен эшләнгән программа варианты уңышлы инде. Мөбәрәкшин әйтүенчә планшет җитәкчедә, смартфон эшчеләрдә. Төзелештә прораб юлларны күрә һәм программа буенча заявка бирә. Логист исә кушканнарны тиешле кешеләргә җиткерә. Шулай итеп эш тиз һәм уңайлы итеп оештырыла. Гараж исә автомобильләрнең линиягә чыгачакларын "әйтеп тора". Эш процессы онлайн-режимда алып барыла.

Шундый ук программа Чаллының эре төзелеш компаниясе өчен дә әзерләнә. Шулай ук "КАМАЗ" өчен махсус техника җитештерүче һәм куючы предприятие белән дә килешү төзелә. "Барлык предприятиеләргә дә хас булган тоткарлыклар күп, без яңа система буенча биремнәрне үтәү вакытын кыскартуга ирешәбез. Вакыт - акча. Ә Раджан Сури акчаның бик зур акча иәнлеген раслый. Мин бу проектны "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Сергей Когогинга да тәкъдим иттем, ул минем әлеге проектта катнашуымны хуплады. Хәзер без әлеге проектны "КАМАЗ"ның төрле модельләрендә сынап карыйбыз. "КАМАЗ" - бик катлаулы механизм. Анда сыналган, ышанычлы корал белән генә кереп була", - диде Борис Морозов. Планшет, смартфоннардан "КАМАЗ"га файда булырмы? Монысын вакыт күрсәтер.

Зөлфия ФОАТОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев