Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Журналист ул һәрчак көрәштә

    19 май – Татарстан Республикасында матбугат көне

    ­Ош­бу дөнь­я­ны хә­зер мәгъ­лү­мат­сыз күз ал­ды­на да ки­те­рү кы­ен. Җәм­гы­ять­тә бар­ган хәл­ләр­не, һәр­да­им бу­лып тор­ган яңа­лык­лар­ны һәр­кем­нең бе­леп то­ра­сы ки­лә. Сүз кө­че, җир­дә бул­ган бар­лык ях­шы­лык­лар­ның вә яман­лык­лар­ның ба­шын­да то­ра. Мат­бу­гат сол­дат­ла­ры – жур­на­лист­лар ка­ләм ди­гән шун­дый гай­рәт­кә, үт­кен ко­рал­га ия, адәм ба­ла­сын ышан­ды­ру алар­га бер­ни тор­мый. Бү­ген­ге көн жур­на­лис­ты бу­лу өчен ае­ру­ча сиз­гер һәм тиз фи­кер йөр­тә бе­лер­гә ки­рәк, ил­дә-көн­дә бар­ган вәз­гы­ять бе­лән ат­лап ба­ру өчен бо­ры­ның­ны җил кай­дан исә шун­да соң­га кал­мый бо­ру за­рур.

    Әм­ма хә­зер де­мок­ра­тия-ирек кил­де дип бер ге­нә ка­ләм ия­се дә дө­ре­сен әй­тәм, дип ба­шын бал­та ас­ты­на куй­мый. Дөнь­я­да мәгъ­лү­мат су­гы­шы ба­ру­ын һәр­кем бе­лә, мас­са­кү­ләм мат­бу­гат ча­ра­ла­рын­да һәр як үзен хак­лы, дө­рес га­мәл­ләр кы­ла, дип рас­лау өчен ты­ры­ша, дә­лил­ләр ки­те­рә.

    Аб­руй­лы­мы соң ул жур­на­лист хез­мә­те? Бер як­тан ка­ра­саң бар җир­гә дә ишек­ләр ачык ке­бек, икен­че як­тан ка­ра­ган­да ки­ре­сен­чә ка­ләм ия­лә­рен­нән, ка­ме­ра кү­тә­реп йө­рү­че­ләр­дән кур­кып кап­ка­лар­ны бик­ләп ку­я­лар. Әм­ма ка­нун­нар мат­бу­гат сол­дат­ла­рын як­лый, алар һәр урын­нан мәгъ­лү­мат алыр­га хо­кук­лы.

    Кай­чак бү­ген­ге жур­на­лис­ти­ка­ны җи­ңел хо­лык­лы ха­тын-кыз бе­лән ча­гыш­ты­ра­лар: кем, кай­да ак­ча тү­ли шу­лар­ны мак­тап яза имеш, яки са­ты­ла. Рек­ла­ма өл­кә­сен­дә бу хәл бар. Әм­ма дө­рес­лек­не як­ла­ган­да ял­ган­ла­шу ба­ры­бер өс­кә кал­кып чы­га. Шу­ңа кү­рә жур­на­лист­лар­га кай­чак ике ут ара­сын­да ка­лып кү­мер­гә әй­лән­гән­че янар­га ту­ры ки­лә.

    Жур­на­лист ул күп кыр­лы һө­нәр ия­се. За­ма­на кы­рыс, һәр уку­чы­ның үз фи­ке­ре бар, чик­ләр­дә ак бе­лән ка­ра бу­тал­ган. Биг­рәк тә мат­бу­гат­та мил­ли мәсь­ә­лә­ләр ту­рын­да сүз ку­ер­ту­лар соң­гы ва­кыт­лар­да кат­лау­лан­ды. Ту­ган те­ле­без­не як­лап күп­ме ге­нә бәр­гә­лән­ми­без һа­ман юга­ры да­и­рә­ләр­нең тә­рә­зә­лә­рен­нән без­нең як­ка ка­ра­ган­на­ры юк. Ә ин­де тел бе­тү бе­рен­че чи­рат­та мил­ли мат­бу­гат­ка, мил­ли жур­на­лис­ти­ка­га су­га. Уку­чың юк икән га­зе­таң да, жур­на­лың да чык­мый. Мо­ңа без­гә тү­зеп то­рыр­га яра­мый.

    Со­вет ва­кы­тын­да га­зе­та, ра­дио-те­ле­ви­де­ние хә­бәр­че­се­нә игъ­ти­бар зур иде. Ан­нан ба­ры­сы да кур­ка, ха­лык­ка күр­сә­теп рис­вай итђр­гә мөм­кин бит. Хә­зер дин кай­тып има­ны­быз арт­са да хур­ла­са­лар да, яман­ла­са­лар да ке­ше­нең исе кит­ми. Ки­ре­сен­чә яман га­мәл­лә­рен ке­ше­ләр ин­тер­нет­ка куя, үз­лә­ре­нең гай­бәт­лә­рен сөй­ләп бар дөнь­я­ны ту­ты­ра­лар...

    Та­тар жур­на­лис­ты бү­ген ту­ган те­ле, хал­кы­быз­ның мил­ли йө­зен сак­лап ка­лу мәй­да­нын­да кө­рәш­тә. Жур­на­лист ка­де­рен ба­ры ул үзе ге­нә бе­лә...

    Бар иде за­ма­на­лар Чал­лы­да жур­на­лис­ти­ка өл­кә­сен­дә эш­лә­ү­че­ләр­не Яңа ел ал­дын­нан, Мат­бу­гат кө­нен­дә зур­лап мәҗ­лес­ләр оеш­ты­ра­лар, хөр­мәт­ли­ләр иде. Ә хә­зер бу бет­те. Мо­ның уры­ны­на фән­ни се­ми­нар­лар, спорт уен­на­ры гы­на оеш­ты­ры­ла. Ә бит бу һө­нәр ия­лә­ре бо­лай да һәр­ва­кыт тә­гәр­мәч эчен­дә әй­лән­гән ти­ен хә­лен­дә, ә кай­бер­лә­ре сау­лы­гы ар­ка­сын­да спорт ярыш­ла­рын­да йө­ге­реп йө­ри ал­мый.

    Өл­кән яшь­тә­ге ла­ек­лы ял­да­гы жур­на­лист­лар­ның хә­лен кем бе­лә икән? Алар мат­бу­гат кө­не ал­дын­нан без­не оч­ра­шу­лар­га ник ча­кыр­мый­лар, ни­гә без­не оныт­ты­лар, дип ре­дак­ци­я­ләр­гә шал­ты­ра­та­лар. Шә­һәр жур­на­лист­лар оеш­ма­сы бар ди­яр­сез, ул сүз­дә бар, җи­сем­дә юк. Иҗ­ти­ма­гый оеш­ма ТР Жур­на­лист­лар бер­ле­ге фи­ли­а­лы бу­лып тор­са да үле хәл­дә. Шә­һә­ре­без та­ри­хы­на үз­лә­ре­нең ла­ек­лы өле­шен керт­кән, кай­чан­дыр ха­лык­ны аң-бе­лем, рух бе­лән су­гар­ган шә­хес­ләр­нең үп­кә­ләп ятуы бик авыр хәл.

    Соң­гы ел­лар­да ра­дио-те­ле­ви­де­ние һәм ин­тер­нет­ның тор­мы­шы­быз­га ти­рән үтеп ке­рүе та­тар мат­бу­га­ты­на: га­зе­та-жур­нал­лар­ның ти­ра­жы ки­мү­гә ки­тер­де. Әм­ма чит дә­ү­ләт­ләр­дә IP тех­но­ло­ги­я­ләр ях­шы үс­сә дә бас­ма мат­бу­гат­ны ал­ды­ру юга­ры­га үр­мә­ли.

    Ту­ган те­ле­без­не сак­лыйк, мил­ли жур­на­лис­ти­ка­ны бе­тер­мик ди­сәк, ва­кыт­лы мат­бу­гат­ка шә­һә­ре­без­дә бар өл­кә­не үз эче­нә ал­ган “Шәһ­ри Чал­лы” га­зе­та­сы­на язы­лыйк. 2018 ел­ның икен­че яр­ты­сы­на 29 июнь­гә ка­дәр язы­лыр­га бу­ла.

    Без­нең га­зе­та язы­лыр­га те­ләк бел­дер­гән ин­ва­лид­лар, карт­лар, мох­таҗ­лар, ятим­нәр, ка­рау­сыз кал­ган ке­ше­ләр мө­рә­җә­гать итә, алар­га из­ге Ра­ма­зан ае сә­да­ка­сы бул­сын, дип яз­ды­рыр­га мөм­кин­лек бар. Бай һәм хәл­ле мил­лә­тәш­лә­ре­без­нең үз хә­ләл ак­ча­ла­рын­нан өлеш чы­га­рып әнә шул ке­ше­ләр­гә га­зе­та­быз­ны яз­ды­ру­чы­лар­га Ал­ла­һы тә­га­лә са­ва­бын бир­ми кал­мас!

    Мат­бу­гат бәй­рә­ме ал­дын­нан баш­ка төр­ле уй­лар ки­лә, хал­кы­быз­ның ру­хы сау бул­сын өчен ва­кы­тын, җа­нын ая­мый­ча хез­мәт куй­ган хез­мәт­тәш­лә­ре­без­не һәм мат­бу­гат ве­те­ран­на­рын их­лас йө­рәк­тән кот­лыйм.

    Га­зиз хал­кым, ту­ган те­лең­не сак­лау­га кү­тә­рел, “Шәһ­ри Чал­лы” га­зе­та­сы­на языл!

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: