Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Зөл­фия Фо­а­тов­на - ре­дак­ци­я­без­нең те­ре ле­ген­да­сы

    Үзе­нең бе­рен­че хез­мәт эш­чән­ле­ген “Шәһ­ри Чал­лы” га­зе­та­сын­да баш­лап җи­бәр­гән Зөл­фия апа­ны бү­ген шә­һәр­дә ге­нә тү­гел, рес­пуб­ли­ка­да да та­ныл­ган жур­на­лист, үз эше­нең ос­та­сы бу­ла­рак бе­лә­ләр. Бүген безнең легендар коллегабыз, журналист "Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.

    ­Без аны яра­тып “ре­дак­ци­я­без­нең те­ре ле­ген­да­сы” дип дә­шә­без. Үзе­нең бе­рен­че хез­мәт эш­чән­ле­ген “Шәһ­ри Чал­лы” га­зе­та­сын­да баш­лап җи­бәр­гән Зөл­фия апа­ны бү­ген шә­һәр­дә ге­нә тү­гел, рес­пуб­ли­ка­да да та­ныл­ган жур­на­лист, үз эше­нең ос­та­сы бу­ла­рак бе­лә­ләр.
    Зөл­фия Фо­а­тов­на үзе ма­тур та­би­га­те, үр­нәк ке­ше­лә­ре бе­лән дан тот­кан Чис­тай ягын­нан. Ту­ган авы­лы Ис­ләй­дә 8 ел­лык, Кар­га­л
    ы­да ур­та мәк­тәп­не тә­мам­лап, Ка­зан Дә­ү­ләт пе­да­го­гия уни­вер­си­те­ты­на укыр­га ке­рә. “Укыр­га, язар­га өй­рә­тү­че, из­ге­лек­кә, иман­га өн­дә­ү­че һө­нәр ия­лә­реукы­ту­чы­лар­ны ярат­кан­га кү­рә, яз­мы­шым­ны шул һө­нәр бе­лән бәй­ләр­гә уй­ла­ган идем. Шу­шы хы­ял­ны тор­мыш­ка ашы­ру өчен Ка­зан дә­ү­ләт пе­да­го­гия уни­вер­си­те­ты­ның та­рих-фи­ло­ло­гия фа­куль­те­ты­на укыр­га кер­дем”, дип ис­кә ала Зөл­фия апа. Лә­кин тор­мыш­та ба­ры­сы да без уй­ла­ган­ча гы­на бар­мый шул, яз­мыш адәм ба­ла­сын үзе ге­нә бел­гән юл­лар­дан йөр­тә.

    Ка­зан Дә­ү­ләт пе­да­го­гия ин­с­ти­ту­тын­да соң­гы пед­прак­ти­ка үт­кән­дә Чу­вЯл­тан авы­лы мәк­тә­бен­дә­ге га­дел­сез­лек­ләр­не язып "Ва­та­ным Та­тар­стан"­га җи­бә­рә ул. "Сез­дә ни­чек, без­дә шу­лай" ди­гән тән­кыйть мә­ка­лә­сен бик күп­ләр хуп­лый, күп­ләр­нең кү­ңе­ле­нә хуш ки­лә ул. Әле­ге тән­кыйть мә­ка­лә­се уни­вер­си­тет­та да бик тиз та­ра­ла. Үт­кен ка­лә­ме, га­дел­ле­ге өчен Зөл­фия апа­ны укы­ту­чы­лар мак­тый, хәт­та лек­ци­я­ләр­дә дә әле­ге те­ма­га сөй­лә­шү­ләр алып ба­ра­лар, за­чет, им­ти­хан­нар­га ав­то­мат ку­я­лар. Нәкъ ме­нә әле­ге ва­кый­га­дан соң ул үзе­нең яз­мы­шын жур­на­лис­ти­ка бе­лән бәй­ләр­гә нык­лы ни­ят кы­ла.
    Бү­ген­ге көн­дә Зөл­фия Фо­а­тов­
    на­ны күп­ләр нәкъ ме­нә га­дел һәм ту­ры сүз­ле бу­луы өчен хөр­мәт итә­ләр. Әле­ге сый­фат­лар аның тор­мы­шын­да гы­на тү­гел, ә га­зе­та бит­лә­рен­дә языл­ган мә­ка­лә­лә­рен­дә дә ча­гы­лыш та­ба. “Әти­дән кил­гән дө­рес­лек­не, ту­ры­сын ярып әй­тү­ем өчен үзем­не еш кы­на бор­чу­га са­лам. Лә­кин кан­га се­ңеп кал­ган әле­ге сый­фат ми­не го­ме­рем буе оза­та ки­лә. Мин ни­чек бар, шун­дый, баш­ка­ча бу­ла да бел­мим”, ди үзе яз­мам ге­рое.

    Әле­ге сүз­ләр­нең хак­лы­гы­на дус­ла­ры да, хез­мәт­тәш­лә­ре дә ша­һит. Зөл­фия апа­ны га­дел­сез­не га­дел, яр­лы­ны бай, ях­шы­ны яман дип язар­га бер­кем­дә мәҗ­бүр итә ал­мый. Ул һәр­ва­кыт үзе­нең сү­зе­нә һәм уй­ла­ры­на туг­ры бу­лып ка­ла бе­лә. Ә яз­ган иҗат җи­меш­лә­ре­нең һәр сү­зе кү­ңел тү­рен­нән өзе­леп төш­кән. Ба­ры тик шу­лай бул­ган оч­рак­та гы­на уку­чы­лар өчен га­ять кы­зык­лы, ка­мил мә­ка­лә­ләр туа ала.
    “Уку­ым­ны тә­мам­ла­гач, мил­ли хә­рә­кәт кай­нап тор­ган Чал­лы­га "Нур" га­зе­та­сы­на дип кил­гән идем. Язу­чы Фә­ү­зия Бәй­рә­мо­ва­ның ире Җә­мил Са­фиул­лин оч­рап
    : "Ул за­вод га­зе­та­сы ыша­ныч­лы тү­гел, әй­дә "Шәһ­ри Чал­лы"­га дип ре­дак­ци­я­гә алып бар­ды. Ул ва­кыт­та ре­дак­тор уры­нын­да "Та­тар­стан яшь­лә­ре" га­зе­та­сын­да эш­лә­гән дан­лык­лы авыл­да­шым Нә­си­мә Са­дый­ко­ва иде. Нәкъ ме­нә ул ми­не жур­на­лис­ти­ка дөнь­я­сы­на алып ке­реп кит­те. Ал­лаһ­ның рәх­мә­те яу­сын. Мон­да бе­рен­че яз­мам ТЭЦ аш­ха­нә­се ту­рын­да иде”, дип ис­кә ала Зөл­фия апа.

    Аның чын жур­на­лист­лар­га гы­на хас бул­ган сый­фат­ла­рын эш­ли баш­ла­ган бе­рен­че кө­нен­нән үк кү­реп, аңа зур өмет­ләр баг­ла­ган ке­ше­ләр дә аз бул­ма­ган.
    “... Баш ре­дак­тор урын­ба­са­ры бу­ла­рак, чи­рат­та­гы ял­га кит­кән Йо­сыф әфән­де­не алыш­тыр­ган ча­гым иде. Мә­зәк­кә ох­ша­ган­рак хәл бул­ды. Фә­ү­зия Бәй­рә­мо­ва­ның ире Җә­мил әфән­де бер­көн­не яшь ке­нә кыз ияр­теп кил­де.
    “Эш­кә ур­наш­ты­ра­сы иде бит үзен”, ди­гәч, га­зе­та­да чык­кан яз­ма­ла­ры­на күз сал­дым. “Ва­та­ным Та­тар­стан”­да ук ба­сыл­ган­нар икән. Бер­сен­дә ав­тор янә­шә­сен­дә “Чис­тай ра­йо­ны, Ис­ләй авы­лы” ди­гән сүз­ләр. “Син, се­ңел, ми­нем авыл­даш ме­ни?”, дип ку­ю­ым­ны сиз­ми дә кал­дым. “Авыл­даш­лар бул­гач, бу­ла ин­де алай­са”, ди­де Җә­мил Сә­фиул­лин бик ку­а­нып. Чын­нан да, бул­ды Йо­сыф әфән­де дә Зөл­фия Га­лим­не бик те­ләп эш­кә ал­ды. Ри­за­лы­гын бел­дер­гән­дә, ми­нем сал­пы як­ка са­лам кыс­ты­рып: “Нә­си­мә апаң ке­бек ты­рыш бул­саң, күп яз­саң..”ди­гән иде. Зөл­фия исә “Ис­ләй­ле­ләр бар­да ты­рыш”, дип ке­нә куй­ды. Ин­де ме­нә ни­чә ел Зөл­фия Ис­ләй­ле­ләр­нең ты­рыш­лы­гын күр­сә­теп, “Шәһ­ри Чал­лы­да” эш­ли. Төр­ле те­ма­ти­ка­га бер үк җи­ңел­лек бе­лән ке­реп ки­тү­е­нә шак­ка­там. Ин­де “Шәһ­ри Чал­лы”­ны Зөл­фия Га­лим-Ис­ләй­ле­дән баш­ка күз ал­ды­на ки­те­рүе дә кы­ен” ди­гән сүз­ләр­не “Кө­меш Кың­гы­рау” га­зе­та­сын­да 90 елар­да баш ре­дак­тор бу­лып эш­лә­гән Нә­си­мә Са­дый­ко­ва 15 ел элек әйт­кән бул­ган, лә­кин алар бү­ген көн­дә дә бик ак­ту­аль.

    Дө­рес­тән дә, “Шәһ­ри Чал­лы”­ны Зөл­фия Га­лим­сез, Зөл­фия Га­лим­не “Шәһ­ри Чал­лы”­сыз күз ал­ды­на да ки­те­реп бул­мый. Ул үзе­нең ка­бат­лан­мас мә­ка­лә­лә­ре бе­лән бер­рәт­тән, ре­дак­ция тор­мы­шы­на да зур өлеш кер­тә. Аның мил­ли җан­лы бу­луы, үз ана те­ле өчен җан атуы бик күп­ләр өчен үр­нәк бу­лып то­ра. Бү­ген­ге та­тар бас­ма­ла­рын һәр­да­им кыс­рык­лап тор­ган за­ман­да, Зөл­фия апа үз язы­лу­чы­ла­рын югалт­мый гы­на тү­гел, ә яңа оеш­ма­лар бе­лән дә хез­мәт­тәш­лек җеп­лә­ре су­за. Аның һәр­кем бе­лән ур­так тел та­ба алу­ы­на, га­ди ке­ше­ләр бе­лән дә, җи­тәк­че­ләр бе­лән бер дә­рә­җә­дә ос­та итеп сөй­лә­шә бе­лү­е­нә без сок­ла­на­быз.

    Зөл­фия Фо­а­тов­на “Шәһ­ри Чал­лы” га­зе­та­сын­да 28 ел эш­ләү дә­ве­рен­дә шә­һәр ха­ки­ме, баш­кар­ма ко­ми­тет, ТР элем­тә ми­нис­т­ры, ида­рә баш­лык­ла­ры­ның мак­тау гра­мо­та­сы һәм рәх­мәт хат­ла­ры­на ла­ек бул­ган, ТР Жур­на­лист­лар Со­ю­зы әгъ­засе исе­мен го­рур йөр­тү­че жур­на­лист. Ә иң мө­һи­ме ул – алыш­тыр­гы­сыз хез­мәт­кәр, ыша­ныч­лы дус һәм мәр­хә­мәт­ле ке­ше.

    Ул хез­мәт­тәш­лә­ре ге­нә тү­гел, ә бар­лык га­зе­та уку­чы­лар өчен дә алыш­тыр­гы­сыз ки­ңәш­че. Зөл­фия Га­лим ин­де бик күп ел­лар дә­ве­рен­дә га­зе­та­да “Хат­лар, хат­лар” руб­ри­ка­сын алып ба­ра. Шу­шы ел­лар дә­ва­мын­да ул күп­ме хат­лар, шал­ты­ра­ту­лар ка­бул ит­кән, күп­ме ке­ше­ләр­нең моң-за­ры, шат­лык­ла­ры бе­лән ур­так­лаш­кан. Әле­ге хат­лар­ны ул га­зе­та бит­лә­рен­дә ге­нә ур­наш­ты­рып кал­мый, ә бул­ган бар­лык со­рау­лар­га җа­вап эз­ли һәм проб­ле­ма­лар­дан чы­гу юлын та­бып, ке­ше­ләр­гә яр­дәм итә.

    “Ке­ше­лек­кә яр­дәм итәр­гә яра­там мин. Иң мө­һи­ме: үзең ке­ше ку­лы­на ка­лыр­га яз­ма­сын дип, иге­лек кы­лыр­га ты­ры­шам. Кай­ва­кыт ке­ше­гә ти­рән кай­гы ко­е­сын­нан чы­гар өчен, бер җы­лы сүз дә җи­тә”, ди үзе Зөл­фия апа.
    “Ан­нан яр­дәм со­рар­га да ки­рәк тү­гел, ул үзе һәр­ва­кыт ми­нем кү­ңел ха­лә­тем­не аң­лый. Ми­нем өчен Зөл­фия Фо­а­тов­на чын дус, ыша­ныч­лы сер­дәш­че. Мин бер­кем­гә дә әй­тә ал­ма­ган кү­ңел сер­лә­рем­не ба­ры тик аңа гы­на әй­тә алам. Ул ке­ше­ләр­не га­ди һәм яр­дәм­чел бу­луы бе­лән үзе­нә ка­ра­та. Аның әй­лә­нә-ти­рә­сен­дә күп­ме дә­рә­җә­ле ке­ше­ләр, аның дус­ла­ры ара­сын­да җи­тәк­че­ләр, ат­ка­зан­ган ар­тист­лар. Лә­кин ул бер­кай­чан
    да дус­ла­рын дә­рә­җә­се­нә ка­рап сай­ла­мый. Бү­ген­ге көн­дә ул әни­се, сең­ле­се, ту­ган­на­ры өчен нык­лы те­рәк. Аның ка­дәр якын­на­рын кай­гыр­тып, алар өчен бор­чы­лып тор­ган ке­ше­не ми­нем әле күр­гә­нем юк иде. Го­му­мән, Зөл­фия Фо­а­тов­на нин­ди ге­нә эш­кә то­тын­са да, ка­мил дә­рә­җә­дә баш­ка­ра”, ди аның ту­рын­да Шә­һәр Баш­кар­ма ко­ми­те­ты­ның ап­па­рат җи­тәк­че­се Гөл­нар Кар­лов­на.

    Хә­зер­ге ва­кыт­та аның бе­лән иң­гә- иң ку­еп эш­лә­ү­че хез­мәт­тәш­лә­ре дә әле­ге фи­кер­ләр бе­лән ки­леш­ми бул­ды­ра ал­мый.

     “Нин­ди ге­нә эш­не Зөл­фия Фо­а­тов­на­га тап­шыр­ма, ул аны на­мус бе­лән җи­ре­нә җит­ке­реп баш­ка­ра. Әле әйт­кән­нән дә ар­ты­гын баш­ка­рып сө­ен­де­реп куя. Аңа бу ты­рыш­лык, уң­ган­лык әти-әни­сен­нән ки­лә­дер, нә­сел­лә­ре шу­лай зат­лы­дыр, дип уй­лап ку­я­сың. Га­зе­та­быз­ны Зөл­фи­я­сез күз ал­ды­на да ки­те­реп бул­мый, кай­чак­та уку­чы­ла­ры­быз:Сез­дә әл­лә Га­ли­мо­ва­дан баш­ка ке­ше эш­лә­ми ме­ни”, дип шал­ты­ра­та­лар. Аның яз­ма­ла­ры­на, хез­мә­те­нә иң олы бә­я­не шул га­зе­та­быз уку­чы­ла­ры би­рә, алар­ның рәх­мәт сү­зен Зөл­фи­я­без күп тап­кыр­лар ишет­те.

    Жур­на­лист­ны ая­гы туй­ды­ра, ди­гән­дәй Зөл­фия Га­ли­мо­ва һәр­ва­кыт ха­лык ара­сын­да, ва­кый­га­лар үзә­ген­дә кай­ный. Ин­де шак­тый тор­мыш тәҗ­ри­бә­се туп­ла­ган жур­на­лист бу­ла­рак ул иң чет­рек­ле, проб­ле­ма­лы те­ма­лар­га ку­рык­мый алы­на һәм шу­лар­ның чи­ше­ле­шен та­ба, үз фи­ке­ре бе­лән ышан­ды­рып дә­лил­ли.

    Ре­дак­ци­я­гә Зөл­фия кил­мә­гән көн­не ни­дер җит­мә­гән ке­бек, аның бе­лән ара­ла­шу, ки­ңәш­лә­шү үзе рә­хәт. Га­зе­та­быз­га яз­ды­ру ва­кы­ты җит­кәч аның җа­ны тын­гы­сыз­ла­на баш­лый, ул ти­раж­ны җыю өчен бө­тен кө­чен куя. “Шәһ­ри Чал­лы” га­зе­та­сы аңа ту­га­ны ке­бек якын, чөн­ки ул мил­лә­те­без­не яшәт­кән, те­ле­без­нең, та­ри­хы­быз­ның, мә­дә­ни­я­те­без­нең са­гын­да тор­ган та­тар­ча бас­ма­ны югалт­мас­ка ки­рәк­ле­ген бе­лә. Шу­ңа да га­зе­та­быз­га яз­ды­ру бу­ен­ча үзе баш­лап йө­ри, мил­ләт­тәш­лә­ре­без­не шу­ңа әй­ди.

    Зөл­фия Фо­ат кы­зы­ның та­гы бер күр­кәм ягы ке­ше­ләр­гә бу­лы­шу, яр­дәм итү. Аның иге­лек­ле йө­рә­ге­нә ях­шы­лык­ның сый­ган бар­сы да, дип әй­тә­се ки­лә. Нин­ди ге­нә со­рау бе­лән мө­рә­җә­гать ит­мә кул­ын­нан кил­гән яр­дәм итәр. Хез­мәт­тәш­лә­ре аны шу­шы сый­фа­ты өчен дә яра­та­лар, яр­дәм итә­ләр.

    Аның га­зе­та­быз­да ба­сыл­ган ма­те­ри­ал­ла­рын, яз­ма­ла­рын бер­гә туп­лап бас­тыр­саң әл­лә нин­ди ка­лын-ка­лын том­лык­лар бас­ты­рып чы­га­рыр­га бу­лыр иде. Ул яза, жур­на­лист ди­гән исем­гә тап тө­шер­ми, хез­мә­тен ту­ган хал­кын яра­та”, – ди га­зе­та­быз­ның баш мө­хәр­ри­ре Мир­һа­ди Ра­зов.

    Әйе, без хез­мәт­тә­ше­без­не күп сан­лы уку­чы­ла­ры­быз һәм үзе­без­нең исе­ме­без­дән их­лас йө­рәк­тән тәб­рик итә­без! Хез­мә­тен­дә, шәх­си тор­мы­шын­да зур уңыш­лар, ак бә­хет­ләр, күп шат­лык­лар, нык­лы сә­ла­мәт­лек, озын го­мер те­ли­без! Ал­тын ка­лә­мең бал­кып тор­сын, җа­ның­да иҗат һәм яшәү дәр­те та­шып тор­сын!

    Эль­ви­ра Гай­нет­ди­но­ва

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: