Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зур өметләр баглыйбыз

Чаллыга яңа җитәкче килде. Васил Шәйхразиевның Казанга югары урынга эшкә күчүе сәбәпле, шәһәр хакимиятендә үзгәрешләр булды. Аның урынын тиздән республикабызның урман хуҗалыгы министры булып эшләгән Наил Гамбәр улы Мәһдиев алачак. Әлегә ул башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Закон буенча шулай: башкарма комитет җитәкчесе дәрәҗәсен үткәч кенә хаким булып...

Чаллыга яңа җитәкче килде. Васил Шәйхразиевның Казанга югары урынга эшкә күчүе сәбәпле, шәһәр хакимиятендә үзгәрешләр булды. Аның урынын тиздән республикабызның урман хуҗалыгы министры булып эшләгән Наил Гамбәр улы Мәһдиев алачак. Әлегә ул башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Закон буенча шулай: башкарма комитет җитәкчесе дәрәҗәсен үткәч кенә хаким булып сайлану хокукы бирелә.

Кешене бер күрүдә сыный безнең халык. Башта төс-битенә, аннан әйткән сүзенә, акылына карый. Наил Гамбәрович дүшәмбе көнне беренче эшлекле киңәшмәне үткәрде һәм күңелләрдә уңай тәэсир калдырды. Кыскасы, ошады ул безгә. Акыллы фикер йөртүе, төгәллекне яратуы, халык өчен кайгыртучанлыгы тәүге чыгышыннан ук күренде. Тормыш тәҗрибәсе шактый бай икән аның.

Биографиясенә күз салсак, ул 1959 елда Бөгелмә шәһәрендә туган. С.М.Киров исемендәге Ленинград урман академиясен 1982 елда тәмамлап, "инженер-механик" һөнәрен алып чыга. Хезмәт юлын Төмән өлкәсендәге "Сергинолес" җитештерү берләшмәсендә башлый. Аннан соң туган шәһәре Бөгелмәгә кайтып, "Татнефтегеофизика" геофизик төзәтү-комплектлау конторасында инженер булып эшләвен дәвам итә. Шушы вакытта ул предприятиенең комсомол секретаре итеп сайлана. Ике елдан соң аңа контораның механико-энергетика бүлеген җитәкләүне ышанып тапшыралар. Тырыш, намуслы булуы белән ул башкалардан аерылып тора, аны КПССның Бөгелмә шәһәре комитетының идеология бүлеге мөдире итеп билгеләп куялар. Наил Мәһдиевны 1990 елда Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары итеп сайлыйлар. Соңрак ул район һәм шәһәр җитәкчесенең коммуналь хуҗалык буенча урынбасары була.

1995 елда Наил Гамбәрович ТР Дәүләт Советына депутат итеп сайлана. Ул Казан шәһәренең тышкы элемтәләр һәм җирле үзидарә дәүләт төзелеше сораулары буенча комиссия рәисе урынбасары вазифасын башкара. Тагын бер елдан халык депутатларының берләштерелгән Бөгелмә шәһәр советы рәисе, район һәм кала җитәкчесе булып туган җиренә кайта. 2010 елда аны республикабыз урман хуҗалыгы министры итеп билгелиләр. Шул елның ноябрендә аны Татарстанның авыр атлетика Федерациясе президенты итеп куялар. Өстәп шуны әйтергә кирәк, Наил Мәһдиев үзе дә штанга күтәрү буенча җиңүләргә ирешкән кеше. Кайда гына эшләсә дә, спортка зур игътибар бирде. Ул - сәяси фәннәр кандидаты. Хәрби дәрәҗәсе - полковник. Гадәттән тыш хәлләр һәм "Мәгариф өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре өчен" билгеләре, "Хәрби теләктәшлекне ныгыткан өчен" медале, "Законга хезмәт иткән өчен" истәлек билгесе һәм "Россия Федерациясенең гомуми белем бирү буенча мактаулы хезмәткәре" дигән күкрәк тамгалары белән бүләкләнгән. Гаилә хәле: өйләнгән, кызы һәм улы бар. Инде оныгы да үсеп килә.

Урман хуҗалыгы министры булып эшләгәндә, Наил Мәһдиев республикабызны яшелләндерүдә, урманнары арттыруда, аларны саклап калуда зур көч куйды. Саба районында селекцион орлык булдыру үзәге төзетте. Ул 12 миллион үсенте җитештереп, республикабыз урманнары мәйданнарын киңәйтергә ярдәм итте. Шунысы куанычлы, Татарстан үсентеләре быел май аенда Кырымның "Дуслык" паркына да утыртылды. Мәһдиев үзе Бакчасарайга барып, эшне оештырды. Анда хәзер зәңгәр чыршылар белән бергә, нарат, карагай, каен, имән кебек агачлар гөрләп үсеп утыралар.

Узган ел республикада берничә чиркәүне яндырганнар иде. Аларны торгызуда Наил Гамбәрович ярдәм кулын сузды. Кыска гына вакыт эчендә гыйбадәт йортлары торгызылды. Албай авылы янына министр агачларны утыртуда үзе катнашты.

Чаллыга җитәкче булып килүен халык хуплап каршы алды. Без, журналистлар, моны үз колакларыбыз белән ишеттек. Аның Бөгелмәдә эшләгән вакытларындагы уңышлары хакында шәһәрдә сүз тиз таралды. Шуңа да зур өметләр баглап, аңа Чаллыга хезмәт итүдә уңышлар телибез. Ул үзе дә дүшәмбе киңәшмәсендә сүз башлап, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручыга эшкә тиз арада кереп китәргә ярдәм итүне сорады.

Ә инде көн кадагында торган проблемалар хакында сөйләгәндә, бүген иң мөһим булган, йортларга җылылык бирү мәсьәләсе, өлкән яшьтәгеләр декадасын үткәрү, көзге ярминкәләрнең ничек үтүе турындагы сорауларны күтәрде. Наил Гамбәрович түрәләргә үз чыгышларыннан контрольдә тотабыз дигән гыйбарәне алып ташларга кушты. Ул "без контролерлар түгел", дип белдерде. Бәлкем, кемнәргәдер аның беренче чыгышы кырысрак тоелгандыр, ә чынлыкта бу аның җиң сызганып эшләргә дигән чакыруы иде.

Чаллыга яңа хуҗа килде. Аны татар халкының бер шәп әйтеме белән каршылыйсы килә: "Төкле аягың белән!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев