Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Хәмер эчү – ләззәт түгел...

    Эчкечелек - афәт. Күпме бәндәләрнең аңын-зиһенен томалап, "яшел елан" колына әйләндергән, гаиләсенең, газиз балаларының тынычлыгын алган, бәхетен-өметен җимергән афәт! Хәмер сөременнән агуланган хәлдә күпме яшьләребез җинаять юлына баса? Эчкән килеш руль артына утырган сансыз машина йөртүчеләр гаебе белән күпме гомерләр өзелә? Җәмгыятьнең нигезен ничә еллар дәвамында җимереп килүче бу гарасатны...

    Эчкечелек - афәт. Күпме бәндәләрнең аңын-зиһенен томалап, "яшел елан" колына әйләндергән, гаиләсенең, газиз балаларының тынычлыгын алган, бәхетен-өметен җимергән афәт! Хәмер сөременнән агуланган хәлдә күпме яшьләребез җинаять юлына баса? Эчкән килеш руль артына утырган сансыз машина йөртүчеләр гаебе белән күпме гомерләр өзелә? Җәмгыятьнең нигезен ничә еллар дәвамында җимереп килүче бу гарасатны ничек туктатырга? Сәрхушлек упкынына төшүдән якыннарыбызны, балаларыбызны ничек саклап калырга? Бу хактагы җитди сөйләшүгә газетабызның даими укучыларын һәм әлеге проблема белән көн саен күзгә-күз очрашучы медицина белгечен - наркология диспансеры баш табибы Илдархан Дәүләтхан улы Шәймәрдановны чакырдык.

    Фикер алышуны башлар алдыннан эчкечелекнең аяныч нәтиҗәләрен дәлилләүче берничә санны мисалга китерәсем килә. Узган ел Чаллыда 51 юл-транспорт һәлакәте булды, 6 кешенең гомере өзелде. Агымдагы елның беренче кварталында эчкән хәлдә кылынган 255 җинаять теркәлде, 7 кеше үтерелде. Эчкечелек белән бәйле гаилә низаглары аркасында 116 кешегә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ясалды. 19 көчләү очрагы, 317 талау факты теркәлде.

    Болары хокук саклау органнарында теркәлгән саннар. Кызганычка каршы, берсе дә безнең яшәешкә абруй өстәми. Хөкүмәт дәрәҗәсендә кабул ителгән карарлар да еш кына проблеманы хәл итү урынына, аны тирәнәйтә генә. Әйтик, айныткычлар эчкечелеккә каршы көрәштә билгеле бер контроль, психологик ярдәм, тәрбияләү ролен үти иде. Эшләренә язу җибәрүдән кыенсынып, эчүен ташлаган күпме ир-егетләрне шәхсән үзем хәтерлим. Оптимизацияләү сылтавы белән аларын да ябып куйдылар. Хәзер урамда аунап яткан сәрхушләрне җыеп алып китүче дә юк. Көпә-көндез эскәмияләрдә йоклап яталар. Иң аянычы, яшьләребез эчә.

    - Бер караганда, гаҗәпләнергә урын да юк. Юбилейларны, туган көннәрне кайсыбызның исерткеч эчемлексез каршылаганы бар? Бәйрәм өстәле түренә иң беренче булып "ак шешә", төрле шәраблар (суррогат булмаса, рәхмәт) менеп кунаклый бит. Яшерен-батырын түгел, бер-беребезне кысташа-кысташа эчәбез, җырлап-биеп күңел ачабыз. Әлбәттә инде, балаларыбыз да катнаша гаилә бәйрәмнәрендә, ничек итеп "яшәргә" икәнен белеп, күреп үсәләр. Шуңа күрә яшь буыннан нәрсәдер таләп тә итә алмыйбыз.

    Минем үземнең башыма беләсезме кайчан китереп сукты "бәйрәмчә" яшәүнең күсәк башы? 17 яшьлек улыбыз классташының туган көненнән кызмача кайткач! Безнең ачулануга каршы, күзебезгә бәреп әйтмәсенме кадерле балабыз: "Үзегез дә эчәсез бит", дип. Ул төнне ирем белән таңга кадәр сөйләшеп чыктык. Бәхәсләшеп тә алдык. Әмма, иң мөһиме, ял көннәрендә туганнар белән җыелышып күңел ачуларны туктаттык. Килсәләр дә чәй генә эчәбез. Иремә рәхмәт, икебез дә бер сүздә булдык. Аллага шөкер, улыбыз югары белем алды. Менә дигән эшкә урнашты, гаилә корды, оныкларыбыз үсә. Эчми дә, тартмый да.

    Кызганычка каршы, шактый гаиләләрдә баланы "ярату" аны матур итеп киендерү һәм тәмле итеп ашатудан ары китми. Ә гаилә җылысы, ата-ана игътибары җитмәгән баланы, кагыйдә буларак, урам тәрбияли. Шулай бер көнне көпә-көндез сыра чөмереп баручы яшь балалы хатынга йомшак кына итеп кисәтү ясамакчы булдым. Һәм ...ник сүз башлаганыма мең тапкыр үкендем. Яртылаш бушаган шешәсен борын төбемдә болгый-болгый кычкырырга тотынмасынмы! Гомергә ишетмәгән 7 катлы сүгенү сүзләрен гөлләр кебек киенгән япь-яшь хатын-кыз, әни кеше авызыннан ишетүемә хәйраннар калдым. Ә бит коляскада сабые йоклый иде, - диде тирән борчылу белән Яңа шәһәрдән Әнисә апа Гафиятуллина.

    Сөйләшүгә ГЭС бистәсендә яшәүче күптәнге танышым Мәрзия әби Фәйзрахманова кушыла.

    - Хатын-кызларның эчүе бигрәк тә аяныч. Кибеттән кайтып килешем. Көн матур, язгы кояш нурларыннан күзләр чагыла. Миннән 100 метрлап алда, бер-берсенә сыенышып, көлешә-көлешә барган парга сокланып, хозурланып кайтам. Ул арада, ни хикмәт, яшьләр кинәт кенә туктап калды, аннан соң егет кызны бөтен көче белән этеп җибәрде. Тегесе сукмакка барып төште. "Ни эшлисез, туктагыз!" - дип кычкырам. Минем арттан 5-6 яшьлек баласын җитәкләп килүче яшь хатын да шул ук сүзләрне кабатлый. Иң гаҗәпләндергәне: теге егет торгызасы урынга, карда тәгәрәп яткан юлдашын типкәли үк башлады. Без якынлаша башлагач кына кыйнаудан туктап, алга таба йөгерде. Үксеп елаган кызны тартып торгыздык һәм... бер-беребезгә карашып, катып калдык. Кыздан аракы исе аңкып тора!

    Әдилә исемле татар кызы булып чыкты, тумышы белән Башкортостаннан икән. 10 еллап КАМАЗда эшләвен әйтте. Шуннан ипотекага ике бүлмәле фатир алган. Беренче ире Мәскәүгә акча эшләргә киткән җиреннән кайтмаган. Ә аны дөмбәсләгән кеше өйдәше булып чыкты. Кечкенә ике баласы белән аерылганнан соң, ипотеканы түләргә булышмасмы дип кушылган аның белән. "Нигә эчтең?" дигәнгә, күзен дә йоммыйча: "Законный выходной бит", дип җавап бирде. Үзебезчә үгет-нәсихәт биргән булдык. "Син бит барыннан да элек әни кеше. Балаларыңны кызганмыйсыңмы", дип оялтырга тырыштык. Тик сүзебез барып җиткәненә иманым камил түгел.

    Без үз гаиләбездә балалар үстергәндә ислам кануннарына таяндык. Хәмерне өебезгә керкәнебез дә булмады. Ике улыбыз да игелекле, хезмәт сөючән булып үстеләр. Зур урыннарда эшләсәләр дә, җомга намазларын калдырмыйлар. Тәрбия мәсьәләсендә диннең әһәмияте бәяләп бетергесез дип уйлыйм. Максат баланы көчләп намазга бастыру түгел, ә нәрсә яхшы, нәрсә яман икәнен кечкенәдән күңеленә иңдереп, үз үрнәгеңдә аек рухлы чын Кеше итеп үстерү. Ә рухы аек булган кеше беркайчан да аракыга үрелмәячәк, - дип җөпләде ул фикерен.

    Чыннан да, Мәрзия әбинең сүзләрендә дә хаклык бар. Соңгы елларда эчкечелек чынлап торып баш калкыта. Яшьләребез сыра чоңгылына төшеп бара. Гомер-гомергә тыйнаклык, инсафлылык үрнәге булган татар авылларында да бер җирдә эшләмичә, әти-әниләренең пенсияләрен эчеп ятучы, үз гаиләсен, балаларын тилмертеп, җан көеге булып яшәүче имгәк ирләр артканнан-арта. Ә күпме хатын-кызлар сәрхуш ирләренең җәбер-золымына түзеп яши! Күпме аналар эчүгә сабышкан уллары белән изалана! Тик сабыр җебе дә кайчан да булса өзелә...

    Күптән түгел Кече Шилнә авылында булган хәл бөтен республиканы тетрәндерде. Заманында район горурлыгы булган данлыклы савымчы З.В. үзенең сәрхуш улын авылдашлары күз алдында буып үтерде! Һәм ышанасызмы, бөтен авыл, район ананы яклап күтәрелде. Чарасызлыктан, инде тәмам түзәр хәле калмагач, шушы коточкыч адымга барган бичара хатынны кызгандылар. Бөтен авылның нәфрәтен җыйган, көн дә аракы таптырып, әнисен җәфалаган, сатучыларны тинтерәтеп бетергән, хәтта кибет тәрәзәсенә кадәр ватып кергән улы өчен күпме тапкырлар җавап тотарга туры килгән аңа! Барлы-юклы пенсиясеннән улының "кара дәфтәргә" язылып барган аракы бурычларын түләгән! Чираттагы тапкыр кибеткә чакырткач, ярсуыннан үз-үзен белештермәс хәлгә килгән ана елый-елый улына ташланган. Кайчандыр карынында кадерләп йөрткән, дөньяга туганын көтеп алган, төн йокыларын калдырып, бишек җырлары көйләп үстергән йөрәк парәсен үз куллары белән буып үтергәнен сизми дә калган ул. Судка аны авылдашлары, райондашлары ирегеннән мәхрүм итмәүләрен үтенеп хат яздылар, имзалар җыйдылар. Шартлы рәвештә хөкем үтәргә дигән карарны укыганда, бөтен зал рәхмәтле күз яшьләренә күмелде. Тик таш кебек катып калган ананың йөзендә генә шатлык күренмәде. Гомеренең ахырына кадәр үзе кылган җинаять өчен үкенеп, зар елап яшәячәк бу бәхетсез хатынны кызганырга гына кала...

    Ләкин шунысын да әйтергә кирәк: сәламәт яшәү рәвеше алып баручы гаиләдә үскән бала беркайчан да хәмергә үрелми. В.З.ның мәрхүм ире гомере буе эчкән, самогонын да куйган. Булачак сәрхуш кечкенәдән әнә шул хәмер сөременә уралып, самогон парларын иснәп үскән...

    Хәер, бер генә кагыйдәгә дә туры килми торган очраклар да җитәрлек тормышта. Икешәр югары белеме, менә дигән һөнәре булган ир-егетләрнең эчүчегә әйләнүе чын-чынлап башка сыймаслык хәсрәт. Күптән түгел шундый чордашларым бер-бер артлы дөнья куйды. Ни гаҗәп, алар икесе дә менә дигән гаиләләрдә тәрбияләнделәр. Ә гомерләре нинди аяныч өзелде. Узган кышның 40 градуслы зәмһәрир суык көнендә Тукай районы авылларының берсендә ягылмаган өендә туңып бозга әйләнгән Г. гәүдәсен күршеләре табып алган. Ә бит әти-әнисенең генә түгел, мәктәбенең, авылының горурлыгы булырдай талантлы кеше иде. Кайчан гына өметләре сынган, нинди сәбәпләр аркасында ялгыш юлга тайпылган - якын кешеләре ник ярдәмгә килмәгән? 4-5 тапкыр өйләнеп тә бәхетен таба алмаган ул бичараның, мөгаен, үзендә дә гаеп булгандыр. Икенче чордашым Ш. исә хатыны куып чыгарганнан соң, эшен ташлап эчүгә сабышкан. Ахыр чиктә суррогат аракы эчеп, хастаханәдә җан биргән. Бу урында минем "ирне ир иткән дә, юк иткән дә хатын" дигән гыйбарәне искә аласым килә. Иң өметсез сәрхушләрне дә гаилә, сөекле балалары хакына, яраткан хатыннары аракы "тозагыннан" йолып, аек тормышка кайтарган очраклар да бар бит. Ни кызганыч, бу бичараларның юлында андыйлар очрамаган...

    Шундый гүзәл затларның берсен мин күптәннән һәм бик яхшы беләм. Без бер подъездда күршеләр булып яшәдек. 10 еллап күрешмәгәнбездер. Мин Т.ны тукталышта очраттым һәм танымадым. Матурланып, тазарып киткән. Туганын күргәндәй балкып, кочаклап ук алды."Бик әйбәт яшибез, балалар да яхшы гына урнашты, гаиләләре тату, оныкларыбыз үсеп килә", ди. Гомер буе "канын эчеп" яшәгән ире дә эчүен ташлаган икән. Мәчеткә йөри башлады, акылына килде, иншалла, дип сөенече белән уртаклашты ул.

    Әле дә хәтеремдә: бөтен йортны "дер селкетеп" яшәде бу гаилә. Дөресрәге, гаилә башлыгы эчеп кайткан көннәрдә, гадәттә җомгадан башлап якшәмбегә кадәр, бу бичара хатын ике баласын кочаклап төннәр буе подъездда утырып чыгар иде. Балалар дәресләрен дә шунда, баскычка утырып әзерлиләр, ире йоклап китмичә, фатирга кереш юк иде. Аракы даулап гаиләсен урамга куып чыгарган, өч баланың әниләрен яклап кычкырган, хатынның үксеп елаган тавышлары онытыламы соң?! Бөтен подъезд белән кызгана идек Т.ны. Ләкин ул аерылмады, түзде. "Мин бит аны яратам" дигәненә шаклар ката идек. Бу юлы да гаҗәпләндерде ул мине.

    - Ышанасыңмы, бүген миннән дә бәхетле кеше юк! Шундый матур итеп туйлап бирдек өч кызыбызны да. Түр башында тулы гаилә булып, парлашып утырдык. Шул вакытта балалар кичергән горурлык, куаныч хисләрен, минемчә, бернәрсәгә дә алыштырып булмый. Әтиләрен гафу иттеләр кызлар. Ул үзе дә аңлады гаилә бәхетенең нәрсәдән, кемнән торганын. "Аерылган булсак, мин инде күптән юкка чыккан булыр идем", ди. Шуңа күрә түзгәнемә һич кенә дә үкенмим. Мин бит балаларның атасын гына түгел, үземнең мәхәббәтемне саклап калдым, - диде ул.

    Хәер, Т. белән килешмәүчеләр дә табылыр. Гомер бер генә бирелә. Җәбер-золымда үткән көннәр күпме сәламәтлекне бетерә, балаларның тынычлыгын ала, диярләр. Һәм алар үзләренчә хаклы. Чөнки мин әлеге мисалны эчкечелекне хаклау өчен түгел, хатын-кыз мәхәббәтенең илаһи көчен исбатлау өчен китердем.

    Йортлар янындагы реклама такталарында еш кына "Эчкечелектән һәм наркоманиядән бушлай дәвалыйбыз" дигән белдерүләрне күрергә була. Чыннан да, бу авыруны өй шартларында дәвалау мөмкинме? Гомумән, медицина күзлегеннән караганда, эчкечелек ни дәрәҗәдә дәвалауга бирелә? Чаллыда мондый авырулар күпме? Әлеге сорауларны Чаллының наркология диспансеры баш табибы Илдархан Дәүләтхан улына бирдек.

    - Эчкечелек - безнең илдә генә түгел, бөтен дөнья күләмендә хәл итүгә иң авыр бирелә торган проблемаларның берсе. Сәбәпләренә килгәндә, кеше еш кына тормышында булган психологик киеренкелекне йомшарту, үзен борчып торган уйлардан вакытлыча арыну, онытылып тору өчен аракыга үрелә. Күпләр шулай яшәүгә бик тиз күнегә, көннән-көн ныграк сәрхушлек сазлыгына батканын сизми дә кала. Ә яшьләр, бигрәк тә яшүсмерләр, исерткеч эчемлекләрне кыюлык өстәү, "чын ир-егетлек" сыйфатларына ия булу чарасы итеп саный. Әле ныгып, формалашып та җитмәгән организм өчен бу аеруча куркыныч. Бүген Чаллының наркология диспансерында, сәрхушлекнең соңгы формасы - алкоголь психозы белән җәфаланучы 328 авыруны да кертеп, 4145 кеше эчкечелек исәбендә тора. Болары, әлбәттә, исәпкә алынганнары, якыннары күндереп алып килгән авырулар гына. Өйләрендә эчеп ятучылар, шул ук вакытта үзләрен эчкечегә санамаучылар тагын да күбрәк.

    Эчкечене дәвалауга караганда, әлбәттә, вакытында "яшел елан" тозагына эләгүдән саклап калу мөһимрәк. Ләкин тормышта еш кына "суга төшкәч" кенә йөзә башларга күнеккән безнең халык. Ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә "яхшы итеп" салырга яратучылар еш кына үзләре дә сизмәстән, көн саен эчүгә сабыша. Тора-бара бөтенләй аракысыз тора алмый башлый. Медицина телендә "хроник эчкече" дип аталган андый авыруларны аек тормышка кайтару бик катлаулы, бигрәк тә хатын-кызларны. Ләкин авыруның сәламәтләнүгә булган теләге, түземлеге, ихтыяр көче, якыннарының ихлас мөгамәләсе булганда, әллә нинди "хастаны" да дәвалап була.

    Ә аракыга бәйлелектән арындыруда бүген бик күп заманча препаратлар кулланыла. Дезинтоксикация ысулыннан башлап, озайтылган срокка көйләнгән препаратларны имплантацияләүгә, озак вакытлы тернәкләндерүгә кадәр.

    Сыра хакында ул зарарсыз дип, көне-төне литрлап чөмерүчеләрне, бигрәк тә яшьләрне, яшүсмерләрне кабатлап искәртәсем килә. Ул да рәсми рәвештә исерткеч эчемлекләр категориясенә кертелгән һәм шулай ук сәрхушлеккә китерә. Ә сыра алкоголизмының хроник формасы дәвалауга авыррак та бирелә, чөнки ахыргача өйрәнелмәгән. Ә яшьтән сыра эчү, нигездә, бавырда яман шеш барлыкка килүгә (цирроз, гепатоз) китерә.

    Ә реклама такталарындагы белдерүләргә килгәндә, андый "дәвалаучы"лардан сак булырга кирәк. Әйтик, хроник эчкечене өй шартларында берничек тә дәвалап булмый. Ышанып, сезнең мөлкәтегезгә өмет иткән җинаятьчеләр кулына эләгә күрмәгез. Андый очраклар төрле шәһәрләрдә әледән-әле булып тора. Шәһәрдә рәсми рәвештә эчкечелектән, наркоманиядән бушлай дәвалаучы диспансер эшли. Югары квалификацияле белгечләр кабул итә. Проблемаларыгыз булса, кыенсынып тормагыз, аңлатырбыз, тиешле дәвасын да бирербез. Иң мөһиме, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, балаларыгызны да шул рухта тәрбияләгез. Эчкечелекнең аяныч нәтиҗәләре, сыраның мәкере турында әледән-әле аңлатып торыгыз, - диде Илдархан Дәүләтханович.

    Сүз дә юк, бүген эчкечелеккә каршы көрәш - аерым гаиләләр проблемасы гына түгел, җәмгыять, ил масштабында кичектергесез хәл ителергә тиешле иң мөһим бурычларның берсе. Күптән түгел Түбән Новгород өлкәсе, Красный Великан авылында суррогат аракы эчеп 16 кешенең үлүе, араларында япь-яшь хатын-кызларның да булуы әлеге бурычны тормышка ашыруны тизләтүне таләп итә. Суррогат аракы җитештергән һәм тараткан өчен җинаять җаваплылыгы турындагы закон проектының шушы көннәрдә Дәүләт Думасы депутатлары тикшерүенә куелуын бу юнәлештә эш башлануы дип кабул итик.

    Рәзинә Насыйбуллина.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: