Хәсрәт хәсрәткә ошамый, хәсрәт савыты бушамый...
Үз авылың хәбәрен күрше авылдан сора дигәндәй, үз тирәңдәге хәбәрне кайчакларда ерактан ишетәсең. Бу юлы да шулай бер ханымның тәрәзәдән сикереп төшеп үлгәнен бүтән шәһәр газетасыннан укып белдем. Сәбәбе хикмәтле: әле таралып кына килүче коронавирус эләгүдән куркып, үзен-үзе вакытсыз “тиз” үлемгә этәргән, имеш. Әллә инде ул чир эләгеп тә куйганмы үзенә, бер җөмләдән анысын аңламадым.
Моны укыгач, күңелемнән бер-бер артлы 90 еллардагы авыр хәлләр үтте. Без, кеше дигән затлар, бик күбебез әллә нинди тормыш авырлыкларына, юклыкларына, хәсрәтләренә түзүчән бит. Ачлыкка, әллә нинди кимсетелүләргә түзеп җан асрый алабыз. Ә менә катлаулы авыруга юлыксак, өмет шәме сүнә дә китә. Бер сүндеме, аны инде иң якын кеше дә кабыза алмый.
Болай да авыр елларда бер цехта эшләгән ике хезмәттәшебездән медкомиссия вакытында өч хәрефле яман чир таптылар. Берсе ир-ат, икенчесе хатын-кыз иде. Бу чир белән озын-озак җәфаланып ятмас өчен язу калдырып, үз ихтыярлары белән башларын элмәккә тыгып үлемнәрен тизләттеләр. Берсен ярып карагач, врачлар белгәннәр: операция ясатса, әле яшәргә мөмкинчелеге булган, мәрхүмкәйнең. Үзенең сабырсызлыгы, куркуы белән үлемен тизләтеп, балаларын, гаиләсен тагын да авыр хәлдә калдырып, дөньялыктан китеп барган.
Безнең аз гына подъездлы йортта да, юк кына сәбәпләр аркасында депрессиягә бирелеп, үз гомерләрен үзләре вакытсыз өзүчеләр булды. Алма кебек бер егетебез кәләше белән сүзгә килгәч, кәләшенең: “Мин йөкле, тик бала синнән түгел”, – дигән сүзенә гарьләнеп гомерен өзде. Икенче бер җиткән кыз әнисенең тиргәүләренә түзә алмый өске каттан сикергән диделәр. Шундый ук алымны дәвалана алмый интеккән бер картыбыз да кулланды. Үзләренең бу эшләре белән гаиләләренә, әти-әниләренә, ул-кызларына ни кадәрле хәсрәт, хурлык калдырып киттеләр...
90 елларда тормыш авырлыгыннан үз гомерләре белән шулай төрлечә хушлашучылар шактый булды шул. Бер хатынны ике баласын кочаклап күпердән сикергән дип язды газеталар. Ул вакытларда ил башы: “...тормышны җайлый алмасам, башымны рельска салам”, – дисә дә, ни тормыш җайланмады, ни ил башы сүзен үтәмәде, яшәсен Америка дип, рәхәтләнеп “кәефләнеп” йөрүен дәвам итте.
Үзен-үзе корбан итүчеләрдән көлеп бер иптәшем: “Аңгыра нәрсәләр! Шулай ярыймы инде?” – дип тәнкыйтьләп сөйләгән иде. Озак та тормый, үзен авыру чолгап алды. Шул килеш авыруымны җиңәм дип, аракы белән дуслашып йөрүен дәвам итте. Җиңә алмады. Авыру өстенә авыру булып, иң яманы килеп, ике еллап урын өстендә яткырды үзен. Гәүдәсе кыймылдый да алмады. Кеше ярдәменнән башка авызына аз гына ризык та каба алмый иде.
Кеше олымы-кечеме, янындагы иң якын кешесен югалткач төшенкелеккә бирелә бит. Депрессиягә бирелеп юк юлга бассаң, яман афәт киләсен көт тә тор инде.
Заманында утны-суны кичкән, әллә нинди авыр чакларны җәмәгате, балалары белән үткәреп җибәргән, авылның иң өлкән укытучысы, коммунист, карчыгы үлеп киткәч кара кайгыга биреште. Карт көнендә ялгызлыгын, кайгысын аракы белән юа башлады. Персональ пенсионер, пенсияне яхшы ала. Шул “шайтан суы”н алып кайта да, кабып тик ята. Әле мәктәптә укыганда ук үзе турында район газетасына очерк язу өчен мәгълүматлар алырга барган идем. Һич гайбәт түгел, 80 яшен узган карт ике килүемдә дә миңа үткәннәрен сөйли-сөйли берәр “урыс малаен” бетереп куйды. Таза, исәнлекле дә булган икән дип бер гаҗәпләнсәм, көн дә болай эчсә ни булыр инде дип уйлый идем яшь башым белән. Шул тикле бушатса да, аягына абынмый, зиһене буталмый иде үзенең. Соңгы килүемдә ничектер үзен кызганып берничә сүз әйткәч, мине тагын да гаҗәпләндереп: “Мин ялгыз үлемнән курыкмыйм, улым, ашым ашаган, яшем яшәгән, мин җиңмәслек авыру ябышса, бер кабуда йомдыра торган агуым кул астымда – озак җәфаланып ятмам”, – дигән иде. Мондый хәлгә җиткермәделәр балалары. Зур дәрәҗәгә ирешкән кызлары кайтып, үзләре белән шәһәргә алып киттеләр. Карт укытучы эчүен ташлаган, бик матурланып киткән дип сөйләделәр. Калган гомерен матур итеп балалары янында, аларның кадер-хөрмәтен тоеп, йөзгә якынлашканчы яшәде. Амәнәте буенча туган авылына кайтарып, зурлап, оркестрлар белән матәм маршлары уйнап күмделәр үзен.
Берзаман авылга кайткач үзе генә яшәп ятучы дустым янына шәһәр күчтәнәче итеп бер коньяк, кабымлыклар алып кердем. Элек бергә “тигез тарта” торган дустым бу юлы рюмканы авызына якын да китермәде. “Кая, малай, эчә торган заманмы соң – ялгызлыктан эчә дә башласам, муенга бау салырга гына кала бит”, – дип, минем өчен көтелмәгән хәсрәтле хәбәр сөйләп алды. Тагын бер авылдашыбыз, яшьтәшебез үз ихтыяры белән бакыйлыкка күчкән икән. Сәбәбе: ничә бала табып, бергә гомер иткән хатыны чит ирләр белән эчә, кәеф-сафа кора башлаган булган. Тәмам эштән чыккан хатынны кичләрен соң гына китереп ташлыйлар, яки иртән үзе сөйрәлеп кайта икән. “Ташла бу гамәлеңне, тәртипкә кил!” – дип, ир күпме ялварса да, хатын колагына да элмәгән. Менә шуңа чыдый алмыйча, әле рәхәтләнеп яшәрлек, сау-сәламәт ир үз-үзенә кул салган.
Ни хикмәт, менә шуларны сөйләгән дустымның да берничә елдан соң шундый үлем белән дөньялыктан киткәнен ишеттем.
Хәсрәт хәсрәткә ошамый, хәсрәт савыты бер дә бушамый дигәндәй, дустымның моңа чаклы күргән хәсрәтләре, шуның өстенә ялгызлыгы башына җиткән, күрәмсең. Авылдашлар шулай сөйләде.
Үз гомерләрен үзләре кисүче авылдашларны санап карадым. Мин белгәннәре генә дә берничә дистә. Аеруча 80-90 елларда күп андыйлар. Гомердә булмаган хәл, араларында хатын-кызлар да бар. Төрлесенең үлемгә сәбәбе төрлечә. Шайтан вәсвәсәсенә бирелеп, эчүгә сабышучылары да байтак, юк кына сәбәп белән үз башларына җитүчеләр дә бар. Бер психологның: “Үзеңне кулга алсаң, авыр ситуациядән теләсә-кайчан, теләсә-ничек чыгу юлын табып була”, – дип язганын укыганым бар.
Ә менә элекке заманнарда дин көчле вакытта әллә нинди авырлыклар килгәндә дә кешеләр үлемнәрен үзләре сайламаганнар. Ачлыгына да, авыруларына да, сугыш афәтенә дә тешләрен кысып түзә белгәннәр. Патша, бигрәк тә Иван Грозныйның мөселманнарны көчләп чукындыру заманында, безнең авылда муенына хач такмас өчен ак сакаллы бер картның үз-үзенә кул салуы турында буыннан-буынга сөйләнеп килгән риваятьне ишеткәнем булды. Аны да авыл картлары: “Шайтан бутаган, ялгышкан шул”, – дип әрнеп сөйлиләр иде.
Хәзер менә шайтан вәсвәсәсе кешеләр аңына ныклап үтеп керә башлады. Бер Аллаһым, үзең сакла инде безне – үзең яраткан җан ияләрен дияргә генә кала. Аеруча бу яман афәтле вирус таралганда без бәндәләреңә сабырлык, түземлек бир, Раббым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев