Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

«Сеңлем Рамиләне никахы алдыннан машина таптап, гомерлек гарип итеп калдырды»

2015 елның 24 июнендә Рамилә Галиуллинаны машина бәрә. Рамилә башы белән бәрелә, баш миенә зыян килә, берничә операция кичерә. Табиблар аның исән калачагына ышанмыйлар хәтта... Бүген Рамилә сөйләшә дә алмый, ятып кына тора. Сеңлесенең хәле турында аның апасы Рафилә Галиуллина сөйләде.

«Сеңлем үлем хәлендә иде»


- Рафилә ханым, әйдәгез 2015 елның 24 июнь көненә кире әйләнеп кайтыйк.


- Сәгать уникеләрдә, ягъни төшке аш вакытында, сеңлем Рамилә эштән хастаханәгә барып килергә уйлаган иде. Әмма барасы урынына барып җитми, чөнки аны җәяүлеләр юлында машина бәрдерә. Светофорның яшел төсе януына карамастан, юлда машина килеп чыга. Рамилә, ашыгып, җәяүлеләр юлына беренче чыккан була. Әле ул машина бәрдереп кенә калмый, башта аны үз артыннан сөйри, соңыннан 17 метр ераклыкка ыргыта. Шушы мизгелләрдән соң сеңелемнең тормышының асты өскә килә. Бүген ул йөри дә алмый, бары тик ятып кына тора.

-Машина хуҗасы кем була? Ул, кешене бәргәнен күргәч, нишли?

Ул кыз йөгереп чыга, машинасын карый башлый. Китәргә җыенганда аны туктаталар. Билгеле кешеләр ачкычны машинадан тартып ала. Соңыннан ашыгыч ярдәм машинасы килә һәм сеңлемне хастаханәгә алып китәләр.

-Суд булгандыр бит?

-Суд булды, әлбәттә. Суд эшләре бик озак барды. Безгә әлеге туташның гаепле булуын дәлилләр өчен, барлык көчебезне эшкә җигәргә туры килде. Ул үзе гаебен танымады. Суд аны ике елга шартлы рәвештә хөкем итте. Шулай ук акчалата зур штраф та билгеләнде. Әмма ул акчаны без күрмәдек. Бу кыз 1-2 мең сала иде. Хәзер инде ярты еллап алардан акча килгәне юк. Штраф та түләнми. Югыйсә, ул билгеле бер счетка акча күчерергә тиеш.

-Сезгә бу фаҗига турында кем хәбәр итте?

-Рамилә бу һәлакәткә кадәр Түбән Камада яши иде, хәзер әниләр белән Питрәчтә тора. Мин үзем Казанда яшим. Бу фаҗига турында сәгать өчләрдә табиблар, безнең туганнарны табып, хәбәр иттеләр. Бу көнне мин әниләрдә идем. Безгә апабыз шалтыратып әйткәч, әти белән әни Түбән Камага китте. Мин өйдә калдым. Ул чакта, хәтерлим, без Рамиләнең никахына әзерләнеп, өй юып йөри идек. Бу вакытта Рамилә реанимациядә бик авыр хәлдә аңсыз ята иде. Бер сүз белән әйтсәк, ул үлем хәлендә иде. Реанимациягә беркемне дә кертмиләр, билгеле. Шуңа күрә Рамиләне күреп булмады. Соңыннан, үтенеп сорагач кына, әниләрне: «Күреп калыгыз», — дип, аның янына керттеләр. Аннары әни Түбән Камада яшәде, әти, эшкә булгач, кире Питрәчкә кайтты. Мин үзем бер атнадан Рамилә янына бардым. Әмма минем кечкенә балаларым бар, гел аның янында була алмадым. Без аны тәрәзәдән генә карый идек.

-Никахка әзерләнә идегез? Рамиләнең никахы булырга тиеш идеме?

- Әйе, Рамиләнең егете бар иде. Ул көн саен, Рамилә яткан палатаның тәрәзәсен эзләп табып, шунда утыра иде. Безгә дә: «Рамилә менә шушында», — дип күрсәтә иде. Аның башы бәйләнгән иде. Шул башы гына күренеп тора иде дә. Үзе сулый алмый иде хәтта… Никах, билгеле, ул була алмый калды. Кеше гомерлеккә инвалид бит… Нинди никах инде?! Аның датасы билгеле түгел иде, әмма кулын сорарга килергә тиешләр иде. Рамилә үзе ничектер сузды. Егете соңыннан Рамиләнең начар төш күрүен сөйләде. Белмим, дөрес микән?! Үзен ниндидер бүлмәдә ап-ак итеп бәйләнгән килеш күргән. Менә шуннан датасын төгәл билгеләмәде. Әмма без әзерләнә башлаган идек. «Кешеләрнең киләсе бар», — дип өйләр юдык… Булмый гына калды шул.


Фото шәхси архивтан алынды
- Хәзер әлеге егет белән бергә түгелләрдер?..

- Ул өч ел буе Рамилә янына даими рәвештә кайтып йөрде, карашты. Әле ул һаман өйләнмәгән, хәлен гел телефоннан белеп тора. Әмма без аңа үзебез: «Үз тормышың белән яшә», — дидек. Ул бик яхшы егет! Кемгәдер, чыннан да, бәхет елмаячак.

- Рамиләнең хәле бик начармы?

- Ул бер сүз дә әйтми. Аңлыйдырмы безне, юкмы, кем белсен. Кайвакыт аңлап та куя шикелле, ә кайчак, ничек кенә аңлатсак та, ни әйтергә теләгәнебезне аңламый. Безне ул хәтта танымый да бугай. Әнине, әтине таный кебек. Энебезнең кызы бар, аны таный, ярата. Балаларга карата мөнәсәбәте яхшы аның. Әгәр берәрсен күрәсе килмәсә, башка якка борылып ята. Табиблар да төгәл бернәрсә дә әйтми. Хәзер кайсы табибларга гына бармадык инде. Мәскәүдә дә, Питерда да булдык. Хәтта Испаниягә кадәр барып кайттык. Без дә белмибез, табиблар дә белми.

- Испаниягә барырга кирәк дип кайчан тәвәккәлләдегез?

- Мондагы табиблар ярдәм итә алмагач, әнинең күз яшьләрен күргәч, аптыраганнан Инстаграмда кайгыбыз турында язарга булдык. Болай килеп чыгар дип бер дә уйламадым. Берсе дә ышанмады. Өч ай эчендә дүрт миллион сум тирәсе акча җыелды. Бу — фантастика. Шулай ук туганнар да булышты. Акча җыюда иң зур ярдәмнәрнең берсе алып баручы Айдар Заһриевтан булды. Аңа рәхмәт, ул булмаса, үзем генә ерып чыга алмас идем. Шулай ук Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовка, Мөнир Рахмаевка да рәхмәт. Блогерларның барысы да диярлек шулай ук мәгълүматны таратуда ярдәм итте.

-Сезнең өч балагыз, шулай ук энегезнең дә кызы бар. Балалар аңа ничек карый? Курыкмыйлармы? Рамилә кинәт кычкырып җибәрмиме?

- Рамилә, гомумән, сөйләшми. Берәр җире авыртса, ыңгырашырга мөмкин. Балалар Рамиләгә нормаль мөнәсәбәттә. Аларның аны сәламәт килеш күргәннәре бар бит. Ул алар өчен дә, безнең өчен дә һаман шул ук Рамилә. Энемнең кызына ике яшь. Ул Рамиләнең өстенә дә менеп утыра ала. Балалар аның белән уйный, аны үбә, кочаклый. Минем кечкенә улым бераз курка, әмма ул әле кечкенә. Үскәч, ул да аңлар.

-Рамилә үзе балачакта нинди иде? Берәр мизгелне искә төшерегезче.

-Ул һәрвакыт аралашучан иде. Дуслары күп иде, хәзер дә бар. Рамилә ачык күңелле, ярдәмчел иде. Аның берәр кеше белән әрләшкәне булды микән?! Безнең урамдагы беркем дә аның турында начар сүз әйтә алмый. Рамилә балачакта тыныч, беркайчан да каршы дәшми торган бала иде. Һәрвакыт чисталыкны яратты. Хәтта күлмәгенә бер тап төшсә дә, аны алыштырып куя иде. «Бишле»гә генә укыды. Башкача булмый да, без бит укытучы балалары. Дәресләрен үзе хәзерләде, кемнеңдер булышуын яратып бетерми иде.

Хәзер менә хәтерлим: алтынчы сыйныфта укыганда 8 мартка багышланган матурлык бәйгесе үткән иде. Рамилә: «Менә бәйге була. Ә минем күлмәгем дә юк, чәчемне дә матурлатырга кирәк», — дип, өйгә кайтты. Елый иде әле, өстәвенә. Мин күршеләргә кереп, күлмәк эзләп таптым. Аннары чәчен матурлап, бер матур брошка тагып, бәйгегә җибәрдек. Һәм ул анда җиңеп кайтты.

- Хәзер янә бала тудыру йортыннан алып кайтылган бала кебектер?..

- Әйе, нәкъ шулай, ул кечкенә бала кебек. Тәүлек әйләнәсендә янында булырга кирәк. Кайчак көн белән төне алмашына да, кечкенә балалар кебек, көндез йоклый, ә төнлә йокламый. Сәгать бер төнге ике-өчкә кадәр әни янында утырырга тырыша, аннан соң инде әти «казый була». Әле мокрота да җыелып тора, аны гел суыртып торырга кирәк. Әгәр суыртмасаң, тончыгып үләргә мөмкин.

- Хәзер Рамиләгә нинди ярдәм кирәк?

- Бүген без махсус модельлы гастростома эзлибез. Без аны хәтта сатып та алырга әзер, бары тик таба гына алмыйбыз. Гастростома — ул ашказанга тыгылган «трубочка». Ул бары тик шушы юл белән генә туклана ала. Аны авыздан ашатырга ярамый, чөнки тамак төбендә трахеостома тора. Ашатсаң, ризык үпкәсенә китергә мөмкин. 

-Арыйсызмы?

- Әти белән әни карый аны. Алар мәңгелек түгел, без моны аңлыйбыз. Безнең кулга калачак инде. Әмма башка чара юк. Ул бит безнең бертуган сеңлебез, апабыз. Аны ташлау мөмкин түгел. Без аны яратабыз!

Ярдәм итик!
Аллаһ Тәгалә һәрберебезгә төрле язмышлар биргән. Бәхет төшенчәсен дә һәрберебез төрлечә аңлый. Кем өчендер үз аякларында йөрү, кулга кашык тотып, тәмле ризык ашау — бәхет! Ә кемдер моны аңламый. Андыйларга һәрвакыт нидер җитми. Кызганыч, Рамиләне язмыш сынарга булган. Ул хәзер урын өстендә генә ята. Аңа төрле махсус җайланмалар кирәк. Билгеле, әлеге җайламалар кыйммәт тора. Галиуллиннар гаиләсенә ярдәм итик!

«Сбербанк» картасы:

5336 6900 6391 7886 Галиуллина Фирдәүс Мансуровна (Рамиләнең әнисе).

 

 

 

Алинә Айдарова, Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев