Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Туганлык җепләрен өзмик

    Урамда, мәктәптә еш кына шундый хәлне күзәтергә була: кечкенә генә малай яки кызчык үзеннән шактый олы булган баланы үчекли. Анысы янына килә башласа, йөгереп кача, укытучысына әләкли, әтисе белән куркыта... Менә шулай итеп җәмгыятьтә кешеләрнең бер-берсен хөрмәт итмәве арта. Үсә төшкәч, төрле хәйләләргә өйрәнгән бу бала әтисе өстеннән әнисенә, әнисе...

    Урамда, мәктәптә еш кына шундый хәлне күзәтергә була: кечкенә генә малай яки кызчык үзеннән шактый олы булган баланы үчекли. Анысы янына килә башласа, йөгереп кача, укытучысына әләкли, әтисе белән куркыта... Менә шулай итеп җәмгыятьтә кешеләрнең бер-берсен хөрмәт итмәве арта. Үсә төшкәч, төрле хәйләләргә өйрәнгән бу бала әтисе өстеннән әнисенә, әнисе өстеннән әтисенә зарлана башлый. Димәк, гаилә тәрбиясе нык аксый дигән сүз. Ата-ана - гаилә тоткасы. Алар балаларын мөстәкыйль тормышка әзерлиләр, рухи һәм физик сәламәтлекләре турында кайгырталар. Бала исә өлкәннәрнең сүзен тыңларга, игелекле булырга, өлкәннәргә хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тиеш. Гаиләдә туганнар арасындагы мөнәсәбәтнең яхшы булуы зур әһәмияткә ия. Тик бүгенге көндә гаиләдә нибарысы бер яки ике бала тәрбияләнә. Кемнән үрнәк алсыннар инде алар?.. Уенчык өчен тарткалашып үскән балалар үскәч тә туганлык хисен алга куймыйлар. Элек бала өчен "абыем", "апам", "энем", "сеңелем", "апаем" кебек сүзләр тирән мәгънәгә ия булган һәм бөтен гомере буена сакланган. Ә бит гаиләдә апасын, абыйсын хөрмәт иткән бала урамда да, мәктәптә дә үзеннән өлкәннәргә ихтирам белән карый. Әле берничә дистә ел элек кенә үзеннән 2-3 айга өлкәнрәкләргә дә "апа", "абый" дип эндәшә торганнар иде, чөнки алар бит дөньяда күпмедер күләмдә озаграк яшәгәннәр шуңа күрә акыллырак, дигән фикер сеңдерелә иде... "Күп яшәгән - күп белер", "Олыласаң, олыны, олыларлар үзеңне", "Олылар сүзен тотмаган - орылган да сугылган" кебек гыйбарәләр тикмәгә халык арасында таралмагандыр... Әти-әниләр эштә чакта абыйлары, апалары үзләренең кече туганнарын караганнар. Ә сабыйлар исә аларның мәрхәмәтен, ярдәмен һәрчак тойганнар. Туганлык җепләре гомер буена ныгый гына барган. Бәла-каза килгәндә дә, бертуганнар бер-берсенә иң алдан ярдәмгә ташланганнар. Менә шул әхлакый кануннар җәмгыятькә дә күчкән, олыны - олы, кечене кече итәргә өйрәткән. Туганнар, төп нигездән аерылгач та, бер-берсе белән тыгыз элемтәдә яшәгәннәр. Үпкәләшмичә, талашмыйча гомер сөреп, ярлы яки авыру кардәшләренә ярдәм иткәннәр. Әйе, бердәм һәм тату яшәгән туганнарны бернинди дошман да җиңә алмый. Татар халык әкиятендә ата кеше иң көчле улына себеркене сындырырга куша. Тегесе булдыра алмый. Соңыннан себеркене сүтеп, чыбыкларын аерым-аерым сындыралар. Менә шундый гади генә мисал белән татулыкның, бердәмлекнең көче исбатлана. Бүгенге көндә мал аркасында, юк-бар сүз өчен дә туган туганы белән дошманлаша. Ә бит җир йөзендә туганнан да якын беркем дә юк...

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: