Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшь йөрәкләр

Чулпан: “Туксан яшьтә дә сторислар төшерергә язсын иде”

Әле күптән түгел генә безнең кулланышка кергән “блогер” сүзе, бүген тулы канлы профессиягә әйләнде кебек. Ул – күпләрнең хыялында йөрткән һөнәр. Яшерен-батырын түгел, блогерлыктан читтә булганнарның күбесе, аларны видео төшереп, артык күп көч түкми генә, күп итеп акча эшли дип уйлый. Әлеге фикернең дөреслеккә туры килү-килмәвен белер өчен шәһәребезнең иң популяр татар блогерларының берсе Чулпан белән аралаштык. Чулпангининың (инстаграмдагы исеме) бүген 50меңгә якын язылучысы бар.

Кем ул Чул­пан­ги­ни?

– Ни­гә Чул­пан­ги­ни? Чул­пан исе­мем. Ги­ни – фа­ми­ли­ям­нән чы­гып, Ги­ни­я­тул­ли­на мин. Под­пис­чик­ла­рым, ми­нем ту­рын­да баш­та­на­як бе­лә­дер ин­де, чөн­ки мин тор­мыш­та нин­ди, ин­с­таг­рам­да да шун­дый ук. Ә бел­мә­ү­че­ләр, бел­сен әле, үзем бе­лән бе­раз гы­на та­ныш­ты­ты­рып ки­тәм. Баш­корт­стан­ның Агый­дел шәhәрен­дә ту­дым. Хә­зер­ге ва­кыт­та Чал­лы шәhәрен­дә яши­без. Кы­зым Зәй­нәп (3 яшь) бе­лән улым Ро­берт (10ай) бар. Ирем Иль­мир бе­лән 4 нче сый­ныф­тан бер­гә. Әни бе­лән әти Ак­та­ныш ра­йо­ны­ның Так­та­ла­чык авы­лын­да ту­ып үс­кән­нәр. Мин үзем дә бе­рен­че сый­ныф­ны шун­да укы­дым. Юга­ры бе­лем­не Ка­зан шәhәрен­дә ал­дым, ан­да ике ел көн­дез­ге бү­лек­тә, 3 ел чит­тән то­рып укы­дым. Дек­рет ялы­на чык­кан­чы Чел­ны-Брой­лер­да эш­лә­дем.

– Чул­пан, ди­мәк, ире­гез бе­рен­че мә­хәб­бә­те­гез?

– Әйе, ин­с­таг­рам­да ирем­нең тәм­ле итеп ашар­га пе­шер­гә­нен, ба­ла­лар­ны ка­раш­ка­нын кү­реп, күп­ләр “Чул­пан, мон­дый ир­не ка­ян та­бып бу­ла” дип со­рый­лар, ә мин алар­га “ан­дый ир­не 4 сый­ныф­та ук “заб­ро­ни­ро­вать” итеп ку­яр­га ки­рәк дим.

– Блог алып ба­ру­га кил­гән­дә, күп­ләр "бло­гер бу­лыр идем, оя­лам" –ди­ләр. Бу кур­ку хи­сен җи­ңеп бу­ла­мы?

– Кур­ку хи­сен жи­ңәр өчен ба­ры тик күз ал­ды­на уңыш­ны гы­на ки­те­рер­гә ки­рәк һәм ба­ры­сы да ба­рып чы­га­чак. Син­дә бит ни өчен­дер бло­гер бу­лу те­лә­ге ту­ган һәм бу юк­тан гы­на тү­гел. Кем­нең­дер по­пу­ляр бу­ла­сы ки­лә, кем­дер ак­ча эш­ләр­гә те­ли, ә кем­нең­дер бу эш күп­тән хы­я­лын­да йөрт­кән ма­вы­гу­ы­дыр. Шу­ның өчен күз­лә­рең­не йо­ма­сың­да, “си­ңа урам­да ки­леп эн­дәш­кән­нә­рен яи­сә күп итеп ак­ча са­на­га­ның­ны һәм баш­ка хы­ял­ла­рың­ны күз ал­ды­на ки­те­рә­сең һәм ал­га!

 

 

– Ягъни теләге булган һәркем блогер була ала?

– Теләктән тыш, кешедә харизма булырга тиеш. Икенче төрле итеп әйткәндә, кешеләрне үзеңә карата торган “изюминка”. Игътибар иткәнегез бардыр, кайберәүләр блог башлый, рекламалар да ала, ләкин алып бара алмыйлар һәм бу эшне ташларга мәҗбүр булалар.

– Интернетка фото керткәндә, күпләр күз тиюдән куркып, ба-асының яисә иренең йөзенә смайлик куялар. Сиңа да бит блог алып баргач, фото һәм видеолар күп кертергә туры килә. Күз тиюләргә ышанасыңмы?

– Мин, чыннан да, күз тиюгә ышанам, шуңа күрә балаларның фото-видеоларын бик кертмәскә тырышам. Кичләрен үзебезгә дә, балаларга да күз тиюдән догалар укыйм.

– 50 мең подписчик арасында ничәсе хейтер?

– Хейтерлар бик куп түгел, шул айга 2-3 кеше негатив язып куерга мөмкин. Мин алар белән вакланып тормыйм, бары тик блокка кертеп куям. Кәеф төшкән вакытларда була инде, чөнки кайбер кешеләр әллә нинди начар сүзләр яза. Миңа калса, ул башка кеше тормышына кызыгып, диванда эшләргә иренеп ятучы кешеләр шулай тирә-якка негатив өләшә. Ләкин мин аны тиз арада онытам. Менә хәзер берәрсен искә төшер әле дисәң, искә төшереп тә булмас, инде күптән онытылган.

 

– Блогерлар арасында төп эшләреннән китеп, бары тик блог алып бару белән генә шөгыльләнүчеләр бар. Шул рәвешле генә, акча эшләп буламы?

– Блогтан башка эш белән дә шөгыльләнергә була. Ләкин аның өчен бик куп вакыт hәм балаларны карап торучы кирәк. Мин шәхсән үзем, бүгенге көндә акцентны күбрәк блок алып баруга ясыйм, чөнки минем өчен бу бик зур перспектива. Блок алып барып кына акча эшләп була. Ләкин аның өчен көне буе инстаграмда утырырга, кешене кызыксындырырлык сторислар төшерергә кирәк. Шуны да әйтәсем килә, күпләр инстаграмда видеолар төшергән өчен акча түлиләр дип уйлыйлар. Бер видео төшереп кенә сиңа беркем дә акча китереп бирми. Блогерларга карау саны, лайклар саны өчен беркем дә акча түләми. Алар бары тик башка кешеләргә реклама ясап акча эшлиләр. Ә реклама алу өчен, әлбәттә, синең актив подписчикларың күп булырга тиеш, ә алар күп булсын өчен көне-төне эшләргә кирәк. Блок алып барып, җиңел генә акча эшләп була дип уйлыйсыз икән, эшләп карагыз!

– Реклама бирергә теләүчеләр күпме?

– Реклама бирүчеләр күп кенә түгел, ә бик нык күп. Дөресен генә әйткәндә, җитешеп булмый, кире кагырга да туры килгән чаклар булгалый. Чөнки кеше миңа ышанып, өстәвенә акча түләп, реклама бирә икән, мин аны тиешле дәрәҗәдә аудиториягә җиткерергә тиеш.

 

– Билгеле, социаль челтәрләр күп вакытны ала. Блог белән гаиләгә ничек вакытны тигез итеп бүлергә?

– Блог белән тормышны тигез итеп алып барып булмый шул. Сторислар күбрәк төшерелгән көнне, идәне, посудасы юылмый кала. Инде балалар белән берәр кайда барсаң, инстаграмга вакыт калмый. Шулай яшибез инде, нишлисең, икесе дә кирәк бит.

– Димәк, блог алып бару синең өчен профессия?

– Дөресрәге, күңел халәте. Блогер булу өчен беркайда да укытмыйлар, белүемчә ниндидер курслар гына бар. Ләкин аларны да блогерлар үзләре генә уйлап табып, программага салган. Мин, үзем шәхсән, бернинди дә курслар үтмәдем, телефонны кулыма алдым да, төшерә башладым! Әлегә эшкә күңел түрендә мәхәббәт яшәсә, бернинди дә курслар кирәк түгел.

– Блог башлау акча таләп итәме?

– Үз-үзеңне рекламалау кирәк, әлбәттә. Мин әле хәзер дә башка блогерлардан үземә реклама алам. Рекламадан башка гына, 50мең кеше минем турында белмәс иде. Ләкин “блог күп акча таләп итә” дип бу эшне башларга куркып торырга кирәкми. Рекламаны үз кесәңә карап аласың, 1 меңлеге дә бар, 10 меңлеге дә.

– Блогернын яше бармы?

Блогернын яше юк! Иң мөhиме – күңел яшь булсын. 90 яшьтә дә шулай сторислар төшерергә язсын иде дип телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев