Шəhри Чаллы

Сыерчык оясы нинди булырга тиеш?

Орнитологлар  ояны яшел төскә буярга кирәк диләр, андый “торак” кошларның игътибарын күбрәк җәлеп итәчәк.

Борынгы индуслар сыерчыкларның корткычларга каршы көрәшчеләр булуларын югары бәяләп, аларга оялар кора башлаганнар. Тик беренчеләрен бүгенге кебек агачтан түгел, ә эче алынган кабактан ясаганнар. Аннан соң голландия халкы кошкайларга тишекле балчык савыт куя башлаган. Бары тик немецлар гына ояны агачтан куюга керешкәннәр. Узган гасырның 20нче елларында мондый үрнәкне Россиядә дә  “эләктереп” алалар. Ә 21 апрель – сыерчык оясы көне дип йөртелә. Немец композиторы Моцарт кулга ияләштерелгән сыерчык сайравын тыңлап илһамланган. Ул аның тавышын көйгә салып, 21 номерлы фортепиано концертын язган.
Орнитологлар  ояны яшел төскә буярга кирәк диләр, андый “торак” кошларның игътибарын күбрәк җәлеп итәчәк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: