50 ел бергә торган Габдуллиннар: «Танышкач бер ай үтүгә никах укыттык»
Тукай районы Боерган авылыннан Рима һәм Рәшит Габдуллиннар 50 ел бергә гомер итәләр. Ярты гасыр мәхәббәт һәм аңлашу белән яшиләр. Үткәннәре гыйбрәтле, бүгенге көннәре матур һәм өметле Габдуллиннарның.
Рима апа 1950 елгы, Күзкәй авылында дөньяга килгән. Гаиләдә алты бала үскәннәр, тик бүгенге көндә өч туганы гына исән-сау инде.
– Әтиебез гел «Төп учакны сүндермәгез!» дип әйтә иде. Аллаһка мең шөкер, Күзкәйдәге туган нигездә үз гаиләсе белән Ринат абый яши. Розалина апам Казанда гомер кичерә. Алар белән көненә әллә ничә тапкыр телефон аша сөйләшәбез, хәлләребезне белешәбез, – дип сөйли Рима апа. – Мин Күзкәй мәктәбен тәмамладым да, балалар бакчасына эшкә урнаштым. Үзем эшләдем һәм Казанның педагогия колледжына читтән торып укырга кердем. Озак тормадым, кияүгә чыктым. Рәшит белән кавышуыбыз да бик кызыклы булды. Беренче тапкыр 1973 елның 25 декабрендә күрешеп сөйләштек. 29 декабрьдә өйләнешергә тәкъдим ясады, 31ендә мин ризалык бирдем һәм 17 январьда никах укыттык. Менә шулай тиз дә була икән ул! – дип көлә-көлә сөйли әңгәмәдәшем.
– Бер-беребезне күреп белә идек бит инде. Ошаткан кызны ничектер «эләктереп» калырга кирәк бит. Алайса алып китәргә генә торалар! Риманы мин 1973 елның җәендә беренче күрүгә үк ошаткан идем, – дип сүзгә кушыла Рәшит абый.
Рәшит абый үзе Чебенле авылыннан. Мәктәпне дә шунда тәмамлаган, фермада эшләп алган. Өч ел армиядә хезмәт итеп кайткан. «Рима белән кавышканда 24 яшь иде миңа. Боерганда тормыш башладык. Әтиләрнең биредә алып куйган җирләре бар, анда өй күтәрә башлаганнар иде. Без аны үз көчебез белән төзеп бетердек. Бүгенгә кадәр шул нигездә гомер итәбез», – дип сөйли ул. Рәшит абый да бертуганнары белән яхшы мөгамәләдә, гел аралашып, күрешеп торалар.
Габдуллиннарның бер-бер артлы өч уллары, бер кызлары дөньяга килә. Кызганыч, тормыш юлларында ачы хәсрәт белән дә очрашалар. Бала үлеменнән дә куркыныч нәрсәнең булуы мөмкин түгел.
– Бөтен балаларыбызны башлы-күзле иттек анысы. Олы улым Ригант (мин ул вакытларда һинд кинолары карарга ярата идем, шуңа улыма да бу исемне сайладым), икенчесе Рашат, өченчебез Рушан, төпчеккә Регинабыз бар, Аллаһның рәхмәте, – дип сөйли башлады Рима апа һәм тынып калды. Ирексездән күзләренә яшьләр килде. – 2011 ел иде ул... Рушан улым белән Регина кызыбызның ире Рамил бер машинада коточкыч авариягә очрадылар. Кияү рульдә булган, Рушан аның янында. Чаллыга барганда Калмия авылы тирәсендә гомерләре өзелде балакайларымның... Каршы яктан килгән машинаның утлары кисәк күзләренә яктыртып, юлны күрсәтмәгән. Алар исә кюветка очкан... Улыбыз шунда ук җан биргән, кияү комага китте, бер атнадан үлде. Регина белән киявебез нибары сигез ай гына яшәп калдылар, өч айлык авыры белән калды кызыбыз, – дип ачынып сөйли әңгәмәдәшем.
Бер атна эчендә бер йортка ике мәет кайта... Ана йөрәге ничек чыдаган диген? Габидуллиннар авыр чакта да бердәм булып, башларына төшкән кайгыны сабыр итеп, тешләрен кысып үткәреп җибәрәләр. Регина дүрт елдан соң кабат гаилә кора, тагын бер малай алып кайта. Тормыш дәвам итә...
– Рушан улыбызның үлемен шундый авыр кичердек. Нишлисең бит, язмышка шулай язылган булгандыр. Ул вакытларны начар хәтерлим... Рушанның Алия исемле кызы калды. Хәзер ул оныгыбыз да буй җитте инде, 9нчы сыйныфта укый. Аллаһка шөкер, бөтен балаларыбыз яныбызда. Улларыбыз Боерганда йорт салып яшиләр. Кызыбызның да монда йортлары бар. Бәйрәмнәр җитсә, төп йортыбызга бөтен балаларыбыз-оныкларыбыз җыела, алма төшәр урын да булмый. Барысына да шөкер итәбез. Икебезнең дә биш вакыт намазны калдырган юк, авылыбыз мәчетендә дини дәресләргә дә йөрибез, – ди Рима апа.
Сөйләшүгә Габдуллиннарның киленнәре Зимфира ханым кушыла.
– Бер дә килен дип әйткәннәре юк, гел кызым диләр. Үземнең әти-әнием иртә үлеп киттеләр. Аллаһы Тәгалә бер кулы белән алганны икенче кулы белән биргән дип йөрим. Менә минем әти-әнием! Аллаһка шөкер, шундый дус-тату яшибез. Беркайчан да ачуланмадылар, гел назлап кына торалар. Мондый әти-әни дөньяда да юктыр, – ди ул.
– Эш, гаилә, балалар үстерү, шатлыклы да, кыен да булган мизгелләре белән гомернең узганы да сизелми. Яшь чакта ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың, – диләр бәрәкәтле гомер юлын сокланырлык итеп узган Габидуллиннар. Бүген алар икесе дә лаеклы ялда, әмма кул кушырып утырмыйлар, тырышып, матур итеп дөнья көтәләр, хуҗалыкталарында маллар да асрыйлар. Йорт-җирләренең төзеклеге, күркәмлеге биредә уңган хуҗалар яшәгәнлеген күрсәтеп тора. Тәрәзә төбендә үскән гөлләр дә өйгә ямь өсти. Бер-берсенә булган сөю хисләре әле дә аларның йөзләрендә балкый, елмаеп һәм яратып сөйләшүләре соклану уята.
/ Гөлия Ибатуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев