Абыйны кызгандым
Бертуган абыем гаиләсе белән Казанда яши. Хәер, гаиләсе белән дип, балаларының инде үз тормышлары, болар фатирда хатыны белән икәү генә. Песи дә асрыйлар. Ул безнең гаилә әгъзасы кебек диләр.
Карт инде песиләре. Башта бик холыксыз булды. Күрше-күлән керсә яисә кунак-мазар килсә, өсләренә сикереп һөҗүм итәргә генә тора иде. Абыем сакал-мыек үстергәнлектән, төнлә аның йонлач битенә ташлана торган булган. Ярый әле үткен тырнаклары белән күзләренә зыян китермәгән. Үзем аларга кунакка баргач песи янында кискен хәрәкәтләр ясамаска тырыштым. Бигрәк тә нәни оныкларын сакладылар аннан. Нигә асрыйсыз өйдә бу ерткычны, чыгарып ташлагыз дип ачулана идем абыйны.
Ничек ташласыннар, кияү балакайның бүләге икән ул, үпкәләве бар бит. Шуңа бик кадер-хөрмәттә яшәде явыз песи. Инде картая төшкәч кенә гайрәте бераз басылды, диделәр. Ундүрт ел узган икән инде, авырый да башлаган. Ветврачка алып барып операция ясатканнар. Акчаларын кызганып тормыйча, ун мең сум түләгәннәр. Абыем күптән түгел авылга кайтты. «Сеңлем, көрәк кирәк иде, сарайдадыр бит», – диде, хәл-әхвәл белешкәннән соң. Аптырап калдым. «Бәрәңгене алдык бит инде, булышмакчы идеңме?» – мин әйтәм. Шулчак абыйның күзләреннән яшьләр тәгәрәде: песиләре үлгән икән. Күмәргә дип авылга алып кайткан. Кечкенә генә җан иясен бу тиклем яратыр, аның үлемен шулкадәр авыр кичерер дип көтмәгән идем. Песидән бигрәк үзен кызгандым. «И-и, абый, үзебезгә исән-сау булырга язсын», – дидем.
Рәсимә Гайнанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев