Шəhри Чаллы

Адашкан җиңүче

Яшьрәк чакта чаңгы ярышларында еш катнаша идем мин. Шуларның берсендә арттан килеп, җиңүчегә әйләндем бит, малай!

Бик зур, бик матур уенчык аю да бирделәр хәтта. Инде күпме еллар үтте, ә ул аю һаман исән әле. Оныкларга кадәр барып кочаклап килә үзен. 
Хәл болайрак булды. 
Чаңгы юлы шәһәр читендәге нарат урманы эченнән салынган. Чаңгы ярышлары башлангач, хут алып киттем дә, башкаларны әллә кайда калдырып җилдерәм генә. Баштарак артымнан кемнәрнеңдер килүен, чаңгы таякларының каты карга килеп төртелүен, шома итеп майланган чаңгыларның шууын ишетеп бардым әле. Берзаман бар да тынды. Артыма борылып карасам, беркем дә юк.  Беренче уем «бигрәк алга киткәнмен икән, карале!» булды. Отыры дәртләнеп киттем, очам гына!
Дәртем шәһәр читендәге таныш бистәгә килеп чыккач кына капылт сүнде. Алай булырга тиеш түгел иде бит. Финиш бөтенләй башка якта булырга тиеш иде. 
Аптырап бераз карангалап тордым да, килгән юлдан киттем инде, нишлим?
Бара торгач, бер урында юлларның әллә ничә япьле сәнәк шикелле тармакланган җиренә дә килеп җиттем. Ах, минәйтәм, юлларны бутаганмын икән мин. Ярыш барыбер тәмамлангандыр инде, ашыгудан мәгънә юк дип, бер юлга кереп киттем дә җайлап кына этенеп барам. Кая ашыгырга? Арттан килүне кем яратсын.
Берзаман ишетәм: «Тизрәк, тизрәк! Син беренче! Бирешмә!» Башымны күтәреп карасам, ерактан зур гына халык төркеме мине әйдәкли. 
Гаҗәпләнүемнең чик-чамасы югалды, җилкенә-җилкенә финишка ыргылдым. Халык «урра» кычкыра, мине котлыйлар. Менә шулай җиңүче булдым да куйдым!
Ахырдан гына белдем: мин адашып йөргән арада, ярышка киткән беренче төркемне икенчесе алыштырган да, мин шул икенче төркемгә килеп кушылганмын икән. Бу хакта белгәндә, йомшак аюымны кочаклап, канәгать елмаеп, кайту юлына кузгалган идем инде мин.

Лилия Фәттахова.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: