Әфганчы Наил Каюмов: «Дустымның соңгы патроны үлемнән саклап калды»
«Хәрбиләргә кечкенә ярдәм дә зур рухи көчкә ия», - ди ул
«Триада» ҖЧҖ җитәкчесе Гөлсинә Садриева: «Әфган мәхшәрен күргән, олы җанлы Наил Каюмов турында «Шәһри Чаллы» газетасына языгыз әле», –дигәч, «Герат кыр почтасы» оешмасына киттем.
Мин килгәндә Наил Раит улы студентларга хәрби-патриотик дәрес бирә иде. «Малайларны кечкенәдән ир-егетләр итеп үстерергә кирәк. Аларны шахмат түгәрәгенә, спорт секцияләренә йөртегез, көрәш рухында үссеннәр», – диде. Аннары Бөек Ватан сугышы экспонатлары музеена экскурсия дә үткәрде. Наил әфәнде Ватанга мәхәббәт, ир-егетләрнең батырлыгы турында мавыктыргыч итеп сөйләде.
Илебездә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, ир-егетләр махсус хәрби операциягә китте. Чаллы халкы беренчеләрдән булып хәрбиләргә һәм Татарстан шефлыкка алган Лисичанск халкына гуманитар ярдәм тупларга кереште. Хатын-кызларыбыз оекбашлар, башлыклар бәйләделәр, маскировка сеткалары үрделәр... Әлеге игелекле гамәлдән 56/07 йортында урнашкан «Герат кыр почтасы» хәрби-патриотик оешмасы да читтә калмады. Чөнки әлеге оешманың җитәкчесе Наил Каюмов үзе Әфган сугышында катнашкан, хәрбиләргә кечкенә генә ярдәмнең дә зур рухи көчкә ия булуын яхшы аңлый.
Һәм узган елның июнендә хәрбиләргә беренче гуманитар йөк озаталар. Алар 810нчы диңгез пехотасы, яр буен саклаучы 126нчы бригада хәрбиләренә, Севастопольдәге хәрби госпитальдәге яралыларга кирәк әйберләрне үз куллары белән тапшыралар. Егетләр белән даими элемтәдә торып, ай саен диярлек гуманитар йөк илтәләр.
«Герат кыр почтасы» белән берлектә «Герат» шәхси сак предприятиесе, «Триада» ҖЧҖ, балалар бакчаларына йөрүче балалар, укучылар, студентлар, территориаль иҗтимагый совет җитәкчеләре, волонтерлар, шәһәр халкы да изге эшкә намус кушуы буенча үз өлешләрен кертә.
«Герат» маскировка сеткалары үрү, кан туктату өчен жгутлар тегү эшен дә оештырды. Биредә кичке 17 сәгатьтән волонтерлар эшли. Алар шәһәрдәшләрдән хәрбиләр өчен азык-төлек, җылы киемнәр, шәхси гигиена әйберләре, медикаментлар һәм башка кирәк-яраклар кабул итәләр. Аларны тартмаларга тутыралар. «Без хәрбиләргә нәрсә, күпме кирәген белеп, адреслы ярдәм күрсәтәбез. Алар өчен балалар, мәктәп укучылары язган хатлар аеруча кадерле. Күңел җылысын биреп бәйләнгән оекбашлар, тегелгән кием-салым өчен дә алар рәхмәтле Техника, корал, дизель генераторлары да илттек. Җимерелгән объектларны ремонтларга төзелеш материаллары, сантехника да алып бардык. Нәрсә сорыйлар, шуны илтәбез. Шоколад алып барып та сыйладык», – ди Наил Раитович.
Хәрбиләргә һәркем үзенчә булыша. Берәүләр акча алып килә, әбиләр оекбашлар бәйләп китерә, өченчеләре маскировка сеткасы бәйләргә, җыелган әйберләрне тартмаларга тутырырга килә.
Икенче сыйныф укучысы Ян исемле малай велосипед алырга җыйган акчасын солдатларга ярдәм итү өчен «Герат» кыр почтасына тапшырган. Әлеге вакыйга уңаеннан шәһәрдәшебез Лидия Тимофеева шигырь дә язган. Анда мондый юллар бар:
«... Немного до велосипеда
Ученик не успел докопить –
Там, на фронте, нужна нам Победа,
Велик можно и после купить! ...»
«Герат» ике госпитальне яралы солдатларны дәвалау өчен ике айга җитәрлек медикамент белән, бер хәрби часть егетләрен ике ай ашатырлык азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин иткән.
Яшьлегендә флотта хезмәт итәргә хыялланган
Наил Каюмов батыр йөрәкле, изге күңелле булса да, үзе турында сөйләргә, мактанырга яратмый.
Ул Казахстанның Абай шәһәрендә туып-үскән. Хәрби-диңгез флотында хезмәт итәргә хыялланган. Әмма аңа хыялын тормышка ашырырга насыйп булмый. 1985 елның 5 августында егет 56нчы десантчы-штурм бригадасы составында Әфганстанга китә. 1986 елның февралендә хәрби бурычын үтәп, исән-сау әйләнеп кайта һәм 1987 елның августында Чаллыга күчеп килә.
Ул күп кенә хәрби җырлар иҗат итә. Алар 1989 елда оешкан «Февраль җиле» солдат җырлары студиясендә яңгырый.
2010 елдан башлап Наил Раитович Бөек Ватан сугышы кырларында хәбәрсез югалган солдатларны эзләү белән шөгыльләнә башлый. Татарстан буенча «Герат кыр почтасы» хәрби-паториотик оешмасы төзи.
«Чаллы» эзләү отряды составында Ленинград, Түбән Новгород өлкәсенә ел саен 5-6 экспедициягә бара. Эскпедициягә ел саен 26 апрельдә китәләр.
Алар барлыгы 300дән артык хәрбинең җәсәден яңадан җирләгәннәр. Дистәләрчә кешенең исемен ачыклаганнар. Бөек Ватан сугышы булган урыннардан бик күп экспонатлар тапканнар. Алар 56/07 йортындагы «Герат-Челны» шәхси сак предприятисендә интерактив Хәрби Дан музеенда урын алган.
Наил Раит улы һәр экспонат турында мавыктыргыч итеп сөйли. Экскурсиягә балалар бакчаларына йөрүчеләрдән башлап, өлкән кешеләр дә килә.
Наил Каюмов: «Ничек кенә авыр булса да, бабаларыбыз җиңүгә өметләнгәннәр. Бер экспедиция вакытында табылган агачка «Нам тяжело, но мы победим», – дип уеп язганнар дип, экскурсияне ватанпәрварлык рухында тәмамлый.
Наил Раитович гаиләсендә өч бала тәрбияләп үстергән, бүген ул оныкларының яраткан бабасы. Малайлар Ватанны сакларга әзер булырга, армиягә барырга тиеш дип саный ул. Үзенең улы хәрби бурычын үтәгән – армия сафларында хезмәт иткән.
Батырлыгы өчен – «Кызыл йолдыз» ордены
Наил Каюмов Әфган сугышы фаҗигаләрен хәтерендә саклый. Шуларның берсендә күрсәткән батырлыгы өчен мәртәбәле бүләккә лаек була ул.
...Рота хәрби заданиегә әзерләнә. Операциягә яшьләрдән Наилне снайпер Сергей Гусев урынына алалар. «Ни өчен мине мине сайлауларын белмим, әмма Гусев снайпер эшенә ныклап өйрәтте. Сергейны ротада хөрмәт итә иделәр. Ул Кызыл Йолдыз ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Аның: «Санек, син борчылма. Вакытыңны көт. Кайвакытта бер атыш барсын да хәл итә, дигәне әле дә хәтердә...» – дип, ул елларны искә төшерде.
Беренче хәрби заданиегә чыгалар. Өч БТР КППны зур тизлектә үтеп китә. Төшке аш якынлашкач алар «зеленка»га барып җитә. Егетләрнең бурычы – караванны юк итү. Иң мөһиме: караван узганчы беркемгә дә күренмәскә кирәк. Кичкә кадәр барысы да яхшы була, салкын төн дә тыныч уза.
Яктыра башлагач, өч машина пәйда була. Егетләр шул «Тойота»-пикапларны көтә дә инде. Рота командиры командасы белән Наил беренче машинадагы шоферны алырга тиеш була.
«Ут ачарга!» дигән команда булгач, ул курокка баса. Снайпер винтовкасы калтырап куя, әмма машина хәрәкәтен дәвам итә. Икенче тапкыр ата. Пуля бушлыкка очкан кебек була. Хәрбидә паника башлана, чөнки машиналар аңардан 50 метр ераклыкта гына. Тагын ата. «Беренче машина җирдән аерылып, 10 метр чамасы очты да, бер якка ауды. Кузовтан тартмалар коелды.
Күкрәгемә суккач уянып киттем, рота командиры миңа нәрсәдер кычкыра. Башта тавыш, башның артының авыртуына түзеп булмый, берни ишетмим. Контузия алганмын», – ди язмам герое.
Аягына басып винтовкасын эзли, әмма таба алмый. Рома исемле хәрбине күреп ала. Ул һәлак булган. Наил аның янындагы ике көпшәле зәңгәр изолентага уралган автоматны ала да алга йөгерә.
«Бик куркыныч иде. Бер кеше белән йөзгә-йөз очраштык. Миңа кара формадагы кеше карап тора. Аның да күзләрендә курку иде. Мин курокка беренче булып бастым. Ромкадан калган соңгы патрон гомеремне саклап калды. Кара формадагы кеше җиргә иелеп төште. Бу Кытай наемнигы «черный аист» иде. Госпитальдә ятканда мин батырлыгы өчен Александр Коваленконы «Кызыл йолдыз» орденына тәкъдим итүләрен белдем. Бу мин идем», – дип сөйли ул.
Менә шундый гыйбрәтле язмыш иясе, яшьләргә үрнәк шәхес ул – шәһәрдәшебез Наил Каюмов.
/ Фотолар Наил Каюмовтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев