«Әни, кая соң әтием?..»
Нәрсә эшләсә эшләде, тик кире кайткан ирен кичерә алмады. Хәзер инде үкенүдән мәгънә юк!
– Улым, бераздан әтиең янына барып кайтырбыз әле, яме! Башка эшләргә тотынмый тор!
Әнисе Галия ханым шулай дип әйтүгә, Рамилнең йөрәк түреннән нидер яндырып алды.
Ул әнисенә «Ярар-ярар» диде дә уйга калды. Балачактагы күз яшьле хатирәләрен искә төшерде, тыны кысылды...
...Шундый матур, кояшлы җәйге көн иде ул. Әнисенең кабалана-кабалана каядыр җыенганын күргәч, кечкенә Рамил түзмәде:
– Әни! Син кайда әзерләнәсең ул? Әллә берәр кая барабызмы?
– Ии, улым... Әйдә, җыен әле син дә. Бармыйча һич ярамас. Әтиең янына барыйк, – диде аңа әнисе.
Рамил шатлануыннан нәрсә эшләргә дә белмәде. Әтиең янына барабыз диде бит әнисе. Ә Рамилнең әтисен бервакытта да күргәне юк! Әти кеше нинди була икән ул? Рамилнең әтиләрне балалар бакчасында күргәне бар. Әнә, Әминәне садиктан гел әтисе килеп ала. «Әти-и-и» дип, янына йөгереп чыга кызчык. Әти кеше сабыйны күтәреп ала да, кечкенә битләреннән үбеп куя, аннары киенергә булыша. Самирны да садиктан еш кына әтисе килеп ала. Ул эндәшми генә улының киенгәнен көтә, әллә ни күп сөйләшми. Аннары бергә чыгып китәләр. Ә икенче көнне килеп, Самир әтисе белән машинада кайтканын сөйли. Рамил гел шуларны кызыгып тыңлап тора.
Балалар бакчасындагы малайлар да нишләптер гел әтиләре турында сөйләшергә яраталар. Кемдер ялларда балык тотканнарын әйтә, кемдер аттракционнар паркына барган, ә кайсыберләре әтиләре белән спорт мәйданчыгында футбол типкән. Ә Рамил бер сүз дә дәшми. Чөнки ул әтинең кем икәнен дә, аның нинди булырга тиешлеген дә белми. Дөрес, әнисеннән әтисе турында сораганы бар. Тик ул: «Улым, барысын да сөйләрмен. Әле вакыты җитмәгән», – дип кенә җавап бирә.
Ә менә бүген, ниһаять, әтисен күрәчәк! Нинди шатлык бит бу! Рамилнең башында мең төрле уй әйләнде: әтисе берәр ерак җиргә киткәндер дә, озак кайтмый торгандыр, әллә ул булган җирдә телефон да тотмаган булганмы, хәбәргә чыга алмаганмы?! Әтисен беренче тапкыр күргәч нәрсә дип әйтәчәк ул? Әтисе, гомумән, ниндирәк кеше икән? Әминәнең әтисе кебек көчлеме, ягымлымы ул? Ә Самирның әтисенеке кебек машинасы бармы икән? Әтиләрдә машина бардыр инде анысы. Их, иртәгә бөтенесенә сөйләп бирәчәк ул – аның да әтисе бар икән бит! Нишләп аны әнисе яшереп торган микән?
Ниһаять, җыенып чыгып киттеләр. Рамил башка вакытта әнисенең кулына бераз асылынып, теләр-теләмәс кенә атласа, бүген аны тыярлык түгел иде. Әнисе бер атлаганда малай икене-өчне атлый. Уйга чумып барган Рамилне кинәт кенә әнисенең тавышы сискәндереп үк җибәрде:
– Улым, башыңа ки әле, яме! Монда яланбаш керергә ярамый...
Туктале! Нинди җир булды соң әле бу? Зур койма, бер ишеге бар, машиналар туктаган, агачлар, чәчәкләр, тагын ниндидер зур-зур ташлар... Тып-тын. Менә әнисе ак ташларның берсе янына килде. Озак кына карап торганнан соң, эченнән нидер укый башлады. Аннары: «Их, Фәрит, Фәрит...» – дип елап та алды. Аннан, чардуган эченә сузылып, корыган үләннәрне йолкый башлады. Рамил нишләргә дә белмәде, аптырап, бер әнисенә, бер кабергә карады...
– Әни, кая соң әтием? Әллә...
Галия, күз яшьләрен сөртеп, улының башыннан сыйпады:
– Улым, күз нурым! Гафу ит мине... Менә синең әтиең Фәрит. Ул шушында ята инде... – диде ул. – Ии, сабыем, син тере әтиеңне күрәм дип уйладың бит инде... Синең ничек шатланганыңны да күзәттем... Шунда ук әйтермен дигән идем, батырчылык итмәдем. Гафу ит мине, улым... Барысын да аңларсың, беләм, тик сиңа да вакыт кирәк шул!..
Бу хәлләрдән соң ничәмә-ничә еллар узды. Рамил хәзер үзе дә җиткән егет булып үсеп җитте. Мәктәпне уңышлы гына тәмамлады да, бер техник көллияткә укырга керде. Әмма теге вакыттагы хәлләрне бер дә онытмый, кабат-кабат искә төшерә... Әтисенең үзләрен ташлап китеп, башка хатын белән өч-дүрт еллап яшәвен, аннан кире кайтып, әнисеннән гафу соравын исә ул үсә төшкәч кенә белде. Ә теге вакытта, Фәрит яңадан кайткач, Галия каты торды, бер дә җебеп төшмәде. Билгеле, Фәритне һаман да ярата иде, тик хыянәтен гафу итә алмады.
Шуннан соң Фәрит тормыш корып җибәрә алмады: әле монда, әле тегендә сугылып йөрде. Каты эчеп тә алды... Ә көннәрдән бер көнне гүр иясе булды. Ул берничә көн кибет буенда күренми башлагач, авыл халкы аптыраган иде инде. Аннары өенә барып карадылар, шунда идәндә яткан – ничә көн, нәрсә булган, алай белешеп йөрүче булмады. Галия, бу хәбәрне ишеткәч, бик озак елады, үзен кая куярга белмәде. Соң ире кайткан иде бит, аның янына кайткан иде, горурлык дигәнеңне онытып, йортыңа кертәсе генә иде бит... Уртак малай да бар бит, югыйсә. Аңа да әти назы кирәк, югыйсә! Юк, каты торды шул Галия. Нәрсә эшләсә эшләде, тик кире кайткан ирен кичерә алмады. Хәзер инде үкенүдән мәгънә юк!
Дөрес, хыянәт ачысын татыса да, хатын-кыз яшьли яратышып өйләнешкән бердәнбер ирен – Фәритне барыбер оныта алмады. Хатынның кулын сорап килүчеләр булды, артыннан йөрүчеләр дә шактый иде, тик ул беркемгә дә ризалык бирмәде. Менә шулай, бөтен тормышын улына багышлап, әле дә ялгыз яши.
Ә әтисез үсү авырлыгын Рамил кебек атасыз малайлар гына аңлар мөгаен. Менә бүген дә ул, 20 яшьлек егет, күз яшьләрен әнисенә күрсәтмәс өчен: «Әни, мин чыга торам. Машинаны карыйсым бар иде», – дигән булып, тизрәк өйдән чыгып китү юлын чамалады.
Саҗидә Әсәдуллина
Николай Туганов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев