«Әнине сатам...»
Аянычлы язмыш.
Газеталар укыганда «Әнине сатам» дигән язмага күзем төшеп, эсселе-суыклы булып киттем. Мәскәүдәге Бауман районында булган хәл турында язылган иде анда. Укып чыккач, шактый вакыт һушымны җыя алмый утырдым, аннан яңадан укып чыктым. Кыскача эчтәлеге болай.
Мәскәүнең Бауман районында фатир сатыла, шундый ук фатирлар белән чагыштырганда бәясе шактый арзан. Сәбәбе – фатир хуҗасы, 47 яшьлек банкир ир, гаиләсе белән Эквадорга күченгән. Әмма бер мәшәкатьле ягы бар: фатирда аның хуҗасы – ирнең 82 яшьлек карт әнисе яши һәм ул бердәнбер торагын сатуга теше-тырнагы белән каршы икән. Гомер буе институтта укыткан, улын ялгыз үстергән ана хәзер суд юлын таптый, ләкин судта җиңелә икән. Баксаң, улы фатирны үз исеменә генә хосусыйлаштырган, ә карт ана пропискада гына тора ди. Фатирны... әнисе белән бергә сатып җибәрү өчен банкир 9 миллион сумлык торакны 6 миллион ярымга сатуга куйган. Ана кеше улы белән икесенең арасын килен бозды дип саный, чөнки шул хатын белән кушылгач улы әнисе янына килеп тавыш куптара башлаган.
Әбинең иң курыкканы «кара риелторлар». Аларның арзанлы фатирларны сатып алып, торак хуҗаларыннан котылу өчен әллә нинди җинаятьләр кылулары турында гел сөйләп, язып торалар бит.
Моннан берничә ел элек миңа да нәкъ шундый ук дип әйтерлек очракның шаһиты булырга туры килде. Казанда яшәүче бик яхшы танышлар белән булды ул хәл. Мәскәү вакыйгасыннан аерыла, әмма үзәгендә бер үк мәсьәлә. Бер районнан булмасак та, Мәрзия апа гаиләсе белән күптән таныш идем мин. Исемнәрне үзгәртәм, чөнки күңелсез генә түгел, гайре табигый нәрсәләр турында сүз бара монда. Мәрзия апалар элек-электән бик яхшы яшәделәр. Ныклы, җитеш тормышлары – бары тик үз тырышлыклары нәтиҗәсе. Алар элек-электән 30-40 умарта оясы асрап, тирә-як авыл кешеләрен бал белән тәэмин итеп тордылар. Баллары бик сыйфатлы, шикәр кушмыйлар, бары чәчәктән генә җыелган дип сөйлиләр иде. Данлыклы балны әллә кайлардан килеп алалар, бүтәннәр сата алмый интеккәндә аларның балына чират алдан ук тезелеп куела иде. Бу әле аларның бердәнбер шөгыльләре түгел, күпләп мал-туар, кош-корт та асрадылар, үзләреннән артканны акчага әйләндерә килделәр. Җиңел машиналар авылларда бармак белән генә санарлык вакытта аларның капка төбендә өр-яңа «Жигули» ялтырап-елкылдап тора иде. Саклык кассасында шактый гына акчалары бар дип сөйләшәләр иде алар турында. Бер малай, бер кыз үстерделәр.
Бервакыт, һич көтмәгәндә, завхоз булып эшләүче Мидхәт абыйга ревизия килеп төшә дә, шактый гына акча җитмәвен ачыклый. Тормышта үтә гадел Мидхәт абый хезмәтендә дә гаделлекне беренче урынга куеп эшләгәнлектән, бик нык гарьләнеп, яңадан исәп-хисап ясауларын таләп итсә дә, колхоз рәисе тулысы белән ревизор ягына баса. Җитмәгән акчаны Мидхәт абыйдан түләтәләр. Аның өчен шулкадәр зур сумма булмый югыйсә, ләкин гарьчел Мидхәт абый бу хәлне бик авыр кичерә. Яраткан эшен ташлап, өенә бикләнә. Хатынының үгетләренә дә карамый, атна буе йокысыз үткәргән төннәрдән соң, торып, район үзәгенә эш эзләргә китә. Яхшы эшкә урнашып, торырга фатир белешеп кайта. Мәрзия апа үзе генә яшәргә теләми һәм мәсьәләне кабыргасы белән куя: Мидхәт абый яки аның белән законлы рәвештә аерылыша, яки гаиләсен дә үзе белән алып китә. Шулай итеп, гөрләп барган тормыш мизгел эчендә сүнә. Сүз уңаеннан шуны әйтеп үтим, Мидхәт абый эшенә ревизия үткәргән кеше яшьлегендә Мәрзыя апа артыннан йөреп, кире кагылган, гомере буе аларның тормышыннан көнләшеп, үч алу нияте белән янган ир була. Соңыннан эчкән баштан ул: «Мидхәтнең бернинди җитмәүчелеге юк иде, кемгә аркылы төшкәнен белсен өчен үч алдым!» – дип мактанып сөйли.
Ләкин инде соң була, Мидхәт абыйлар авылга бүтән беркайчан да кайтмаска дип, бар нәрсәләрен сатып, район үзәгенә күченеп киттеләр. Эш яраткан кешене бөтен кеше ярата, Мидхәт абыйлар монда да тиз арада ияләшеп, хөрмәт яуладылар. Мәрзия апа больницага, Мидхәт абый мәктәпкә урнашты. Тик биредә аларны бәхетсезлек сагалап торган икән, мәктәпне «бишле»гә генә тәмамлап, институтка керергә әзерләнеп йөргән кызларын машина бәрдереп үтерде. Бу вакытта уллары инде институтның өченче курсын тәмамлап килә иде. Әлеге коточкыч хәсрәттән соң Мәрзия апа еш кына йөрәгеннән зарлана башлады. Сәламәтлеге тәмам бетеп, больницаларда озак-озак ятып чыга торгач, аңа икенче группа инвалидлык биреп, пенсиягә озаттылар. Шулай да әле үзен-үзе йөртә, Мидхәт абыйны кайнар аш белән каршы ала иде.
Уллары институтны уңышлы тәмамлап, Казанда төпләнеп калды, бергә эшләгән хезмәттәш кызы белән гаилә корып җибәрделәр. Бик тату торалар, тормышлары да күркәм иде. Тырышып эшләп акча туплаган Мидхәт абый белән Мәрзия апа яшьләргә Казаннан бер бүлмәле фатир алып бирделәр. Соңгы вакытларда Мәрзия апа тагын да бетереште. Ләкин күп вакытын урын өстендә үткәрә башлаган хуҗабикә түгел, ә таштай нык күренгән, җимертеп эшләп йөргән Мидхәт абый эш урынында кинәт егылып үлеп шаклар катырды. Мәрзия апа бу хәлдән соң гел урын өстенә калды. Килене кайтып бераз карап-тәрбияләп торса да, анага даими тәрбия кирәк иде. Шуңа Мәрзыя апаны Казанга алып киттеләр. Район үзәгендә яңабаштан җиткерелгән шәп йортны сатып, шул акча янына саклык кенәгәсендәге саллы гына сумманы да кушып, Казаннан бик шәп фатир алганнар. Тик улы аны әнисе исеменә түгел, ә үз исеменә рәсмиләштергән. Тора-бара ул әти-әнисе алып биргән бер бүлмәле фатирны да, яңа фатирны да сатып, хатыны белән каядыр китеп барды. Яңа фатир «әнисе белән бергә» сатылган диделәр. Авылдашлары Мәрзия апаның хәлен белергә кергән булганнар, тик аларга: «Монда андый хатын яшәми», – дигәннәр. Шулай итеп Мәрзия апа эзсез югалды…
Миләүшә Хәйруллина
Николай Туганов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев