Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Әнисен тыңлап, баласын ташлады... (Булган хәл)

(Исемнәр үзгәртеп бирелде). Рәмзия вафат булгач кына әти-әниләре үзләренең гаебен таныдылар. «Безнең сүзне тыңлап, ул нарасыен бала тудыру йортында калдырып кайтты. Бала рәнҗеше вакытсыз кабергә кертте үзен», – дип уфтанды-лар алар.

...Рифат белән Рәмзия авылдашлар иде. Балачаклары, мәктәп елла-ры, яшьлекләре бергә үтте аларның. Рифат Рәмзиядән ике яшькә зуррак. Күршеләр абый белән сеңел кебек бер-берсенә ярдәм итешеп үсте-ләр. Яшүсмер еллары, гади авыл малай-кызларыныкы кебек, эштә үзды. Урта мәктәпне тәмамлагач, Рәмзия Казан Дәүләт университетының геология факультетына укырга керде. Рифат авыл хуҗалыгы һөнәрен сайлады. Башкалада яшьләр бер-берсе белән очрашып, буш вакытларын бергә уздырдылар. Дискотекаларга, кинотеатрларга бергә йөрделәр...

Бер көнне дискотекадан соң Рифат Рәмзияләрдә кунып калды. Ә бер айдан соң кыз үзенең балага узуын аңлады. Яшьләр серләрен беркемгә дә чишмәскә булдылар. Аллаһтан вакыт җиткәч, әти-әниләргә әйтербез дә туй ясарбыз дип уйладылар алар.

Ләкин эш алар планлаштырганча бармады. 8 Мартка авылга кайткач яшьләр Рәмзиянең әти-әнисе белән серләрен уртаклаштылар. «Харис абый, Хәдия апа, без бер-беребезне яратабыз. Өч айдан балабыз туачак. Сез каршы килмәсәгез, без өйләнешер идек», – диде булачак кияү. Билгеле инде, бу хәбәрне ишеткәч өлкәннәр берара телсез калдылар. Аннары Хәдия апа: «Ничек инде, Рәмзия өченче курста гына укый. Укуын тәмамламыйча кияүгә бирмибез. Теләсәгез нишләгез... Мин сезнең өйләнешүегезгә каршы», – диде. Бердәнбер кызын өзелеп яратса да, гомере буе хатыны сүзеннән чыкмаган Харис яшьләргә ярдәм итә алмады. «Башта диплом алыгыз, аннары туй турында сөйләшербез», – дип хатынын җөпләүдән узмады ул.

Рифатның әти-әнисе дә яшьләрне хупламадылар. Егет белән кыз шулай итеп ярык тагарак янында икәү генә калдылар. Хәдия апа кызына аборт ясатып баладан котылырга кушты. Тик яшьләр аны тыңламадылар: мәхәббәт җимешләрен – җан кергән сабыйны тудырырга дигән карарга килделәр. «Мин читтән торып укырмын. Эшкә урнашырмын. Тулай торактан берәр бүлмә алып шунда яшәрбез», – диде булачак әти. Тик Рәмзиянең генә җаны нигәдер тынычлык тапмады. Үзенә хәвеф киләсен булачак ана сизә иде кебек.

Өч кило ярым авырлыктагы сау-сәламәт тупырдап торган малай табиб билгеләгән көнне дөньяга аваз салды. Хәдия апа кызының хәлен белергә килгәч: «Синең укуыңны бетерәсең бар. Мин эштә, бала карап утырырга җыенмыйм. Баланы калдырып чык. Берәр баласыз гаилә алыр әле үзен», – диюдән дә чирканмады. Усаллыгы белән тирә-якка даны таралган анасы Рәмзияне тыңларга да теләмәде. «Мин баладан башка тормышымны күз алдыма да китерә алмыйм. Академик ял алырмын, баламны үзем карармын», – дип өзгәләнүенә дә карамастан, Хәдиянең күңеле йомшармады. «Әнинең ай-ваена карамыйча бала белән чыксам, улыма көн күрсәтмәячәк бит ул. Гаиләдә үсеп, бәлки соңыннан баланы кире кайтарып булыр», – дигән шайтан котыртуы белән Рәмзия улын бала тудыру йортында калдырып китте. Шәфкать туташы да аның ниятен кире какмады, калдырма дип үгетләмәде.

Яшь хатын үзен җинаятьчелектә гаепләп, нишләргә белмәде. Тупырдап торган улы аның күз алдыннан китми җәфалады. Йөрәге түзмичә, Рәмзия бер атнадан соң бала тудыру йортына улын алырга килде. Тик малаен инде читләр үзләренеке иткән иде...

Рифат бу адымы өчен Рәмзияне ачуланса да, соңыннан язмыш белән килеште. Сөйгәненең йөрәк ярасын яңартмаска булды. Рәмзия бала тудыру йортындагы таныш шәфкать туташыннан баланы кемнәр алганын белеште. Казанның Дәрвишләр бистәсендә яшәүче татар гаиләсе аның баласын уллыкка алган булып чыкты. Балага Тимур дип исем кушканнар. Рәмзия Рифат белән бергә улы яшәгән йортны эзләп тапты. Ләкин өйгә керергә җөрьәт итмәде. «Баладан аерыла алмам», – дип куркып, малайны тәрәзәдән генә карады. Шулай итеп ул ай саен улын барып карый торган булды.

Рәмзия диплом алгач, алдан сөйләшенгәнчә, яшьләр никах укыттылар. Туй ясап тормаска булдылар. Әлмәт районының бер авылында төпләнеп яши башладылар. Кызлары Алсу тугач бәхетләре тәмам түгәрәкләнгән кебек булды. Еллар узган саен бер-берсенә карата мәхәббәтләре артты гына аларның. Уллары өчен күңелләре телгәләнгән чаклары еш булса да, әти-әниләре белән дә мөнәсәбәтләре әкрен генә җайланды. Эше буенча Казанга барган саен Рәмзия улы яшәгән йортның тәрәзәләрен карау гадәтен ташламады. Ә берничә елдан соң ул улын югалтты. Тимурны тәрбиягә алган гаилә Себергә китеп барды. Бу хәбәрне ишеткәч Рәмзиянең күңеле бушап калды...

Озакламый Рифат белән Рәмзиянең уллары туды. Әти-әниләренең ай-ваена карамыйча аңа Тимур дип исем куштылар. Бала матур гына үсте. Тимурга ике яшь тулгач Рәмзия эшкә чыкты. Тимурны бакчага әтисе илтте, ә кичен Алсу яисә Рәмзия алды.

Тормышлары шулай көйле генә барганда гаилә капкасын кайгы җиле какты. Бер көнне Рәмзия эшләгән нефть эшкәртү предприятиесе шартлады. Рәмзияне авыр хәлдә хастаханәгә озаттылар. Бер атнадан соң гына аңына килде ул. «Хатыныңның хәле бик авыр. Гомере кыл өстендә. Барысына да әзер булыгыз... Без кулдан килгәннең барысын да эшләрбез», – диделәр табиблар Рифатка. Ир: «Балаларыбыз хакына бирешмә, кадерлем. Без синең белән», – дип хатынын юатырга тырышты. Ләкин Рәмзиянең хәле яхшырмады.

Табиблар үзләренең көчсезлекләрен аңлап, Рәмзияне вертолет белән республика клиник хастаханәсенә озаттылар. Рифат ай буе хатыны яткан палата яныннан китмәде. Алсу белән Тимурны Хәдия апа карады. «Ходаем, балалар хакына кызымның гомерен өзмә», – дип ялварды ул Аллаһы Тәгаләгә. Ә бер көнне Хәдия апа төш күргән. Хәрби киемдәге бер яшүсмер аңа: «Әби, мине әти-әниемнән син генә аердың. Моны миңа төшемдә әнием әйтте. Минем тормышым яхшы булса да, әни җитми», – дигән дә юкка чыккан.

Казан табиблары күпме генә тырышсалар да, Рәмзиянең гомерен саклап кала алмадылар. Ямьле май иртәсендә хатынның йөрәге тибүдән туктады. Ике айдан соң авылда: «Рәмзиянең хәрби училищеда укучы беренче улы өйрәнүләр вакытында авариягә эләгеп үлгән икән», – дигән хәбәр таралды. Авыл халкы Рәмзиянең бәхетсезлегендә Хәдияне генә гаепләде. «Гөнаһсыз сабыйны ташлатып, баласын вакытсыз гүргә кертте». Бу сүзләр һаман да Хәдия апаның җанын телгәли.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

9

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев