Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Җаны теләгән елан ите ашаган

Мин булачак хатыным Нәфисә белән бер сыйныфта укыдым. Кайберәүләр элегрәк: “Ун ел буе бергә укыгансыз. Бер-берегезне күреп туймадыгызмыни, классташ белән яшәү мәзәктер бит ул?” – диләр иде.

Мин булачак хатыным Нәфисә белән бер сыйныфта укыдым. Кайберәүләр элегрәк: “Ун ел буе бергә укыгансыз. Бер-берегезне күреп туймадыгызмыни, классташ белән яшәү мәзәктер бит ул?” – диләр иде. Нәфисә – күрше авыл кызы. Ул безнең мәктәпкә килеп укый башлау белән, күзгә башка кыз күренмәде. Хәзер дә шулай. Эшем хатын-кыз арасында булса да, миңа Нәфисәдән дә әйбәт, зирәк хатын очрамады. Бер-беребезнең күзенә генә карап яшибез. Тормышта төрле чаклар булды. Ләкин хатының сабыр, төпле икән, кыенлыклар җиңелә ул. Гаиләне түгәрәкләп, ике малай алып кайттык. Азат белән Алмаз мәктәпкә кергәндә, өченче малай туды. Нәфисә кыз көткән иде дә, булмады шул. Миңа сөенеч кенә. Өч баһадир үсәчәк! Сау-сәламәт кенә булсыннар. “Артык киемнәр дә аласы булмый, берсенеке берсе киеп үсәр”, – дим хатынга. Малайлар өчесе дә бертигез булып буй җиткерделәр. Укулары да начар түгел. Мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлап чыктылар. Нәфисә укытучы булгач, укуларын да, тәртипләрен дә контрольдә тотты. Минем эш – гаиләне карау, акча алып кайту. Малайларның көндәлекләрен ачып та караганым булмады. Бу эшне тулысынча Нәфисәгә тапшырдым. Башта тракторда эшләдем, аннан механик итеп куйдылар. Көне буе тимер-томыр арасында, паркта инде. 

Малайларны ничек итсәк-иттек, армиягә җибәрмәдек. Мин барсыннар, ныгып, чыныгып кайтырлар, дигән идем дә, хатын каршы килде. Хәзер армиядә хәлләр башкача. Күз карасы кебек үстергән балаң белән әллә ниләр булуы бар дип, танышлар аша, акчасын да табып, калдырдык. Олы улым Азат, үзем кебек, техника белән кызыксынды. Авыл хуҗалыгы институтының механика факульететына укырга керде. Аны бетергәч, хатынның бер туганы аша авыл хуҗалыгы идарәсенә урнаштырдык. Атаң кебек майга батып йөрмәссең, урының җылыда булыр, диде әнисе. Азатка агрофирмадада эш бар иде, югыйсә. Улыбызның үзе белән бер сыйныфта укыган Чулпан исемле кыз белән сөйләшеп йөргәнен белә идек. Әтисе – Идрис олы гына урында җитәкче. Бик яхшы яшиләр, тормышлары мул. Нәфисә инде Чулпанны килене урынында да күрә башлады. Кыз килсә, якты итеп каршы ала, янында кош кебек сайрый. Малай да Чулпанны ошата сыман. Бер елдан яшьләр, зур туйлар ясап, өйләнештеләр. Кодалардан калышып булмый, туйга зур суммада акча салдык. Алар да кимен куймады. Кергән акчаны кушып, машина алдылар. Фатир да булды. Нәфисә сөенде инде. Малай әйбәт җирдән кәләш алды бит. Яхшы урнаштылар. Азатны кодалар да бик ошаттылар. Акыллы, ипле, эчми-тартмый торган кияүне кем яратмасын?  
Икенче малай да озак көттермәде. Икенче бала башка төрле, кирерәк була, диләр иде. Алмазда да булды ул хәл. Ләкин әнисе, өйләнү мәсьәләсенә килгәндә, барыбер үз сүзен итте. Улыбыз югары оч  Мөдәррис кызы белән йөри башлаган иде. Алар балачактан дус булдылар. Кыз, егет булып җитешкәч, араларында мәхәббәт кабынгандыр инде. Миләүшә акыллы, сүз дә юк. Үз тырышлыгы белән институтта укый. Әти-әнисе булышырлык түгел. Чөнки тагын өч энесе бар, әтисе салырга ярата. Эшне бик сөйми. Нәфисә тагын кайгыра башлады. “Бигрәк начар яшиләр. Безгә тиң кешеләр түгел алар. Шул исерекне кода итеп түр башына утыртыйммыни?” – ди. Хатын-кыз юлын белә бит ул. Тәки малайны кыздан биздерде. Алмазны күндерү авыр булды, билгеле. Боегып, урамга да чыкмый башлады. Ә Миләүшә, бер дигән кеше белән никахлашып, шәһәргә китте. 
Ике елдан безнең малай да өйләнде. Агрофирманың баш бухгалтеры Гөлсәвиянең кызын алды. Гөлсәвия белән минем хатын – бер авылдан, ахирәтләр. Тиз килешеп, шунда ук кодагыйлар да булып куйдылар. Эльвира әнисе кебек, үткен, чая кыз. Кирерәк малайга нәкъ шундый хатын кирәк иде, дип, Нәфисә тагын куанды. Яшьләргә кодалар өй салып бирделәр, без дә ярдәм иттек. Бөтен нәрсәләре җитү, йөрергә машиналары бар. Алмаз икътисад буенча укыган иде. Салым инспекциясендә эш табылды. Малай ак күлмәктән, галстуктан, шәп машинада гына йөри. 

Гомер тиз үтә икән ул. Инде өченче улыбызны урнаштыру турында уйлый башладык. Данис абыйлары кебек басынкы, тыңлаучан түгел. Үзенекен эшләргә ярата. Төскә-биткә кәртинкә кебек. Озын буйлы, дулкын кара чәчле, телгә дә бик оста. Казанга барып йөрисе килмәде, читтән торып укуны сайлады. Күңел ачарга ярата. Иптәшләре күп. Кызлары да бар. Телефоннан чакырып кына торалар. Килеп, алып та китәләр. Компанияләре  Даниссыз булмый икән. Әйбәт кенә йөрсеннәр инде, дип телибез. Яшьләрнең нишләп йөргәннәрен белә алмыйсың, алар әйтеп йөримени? Җыелырга көн дә бер сәбәп чыга. Йә туган көн, йә берәрсе машина алган, яңа эшкә урнашкан, барысы да билгеләп үтелә. Шашлык-машлык  янына “градусы” да чыгадыр. Данисның очрашып йөргән кызлары да бар. Бер белән генә түгел, әллә ничәсе белән күрешә. Бер көн өйдә утырганы юк. “Улым, йөрсәң, бер белән генә йөр. Әйбәт гаиләдән булсын, тарта-эчә торган кыз булмасын”, – дип, әнисе гел тукып тора. “Кайгырмагыз, без общий гына йөрибез. Аерым кызым юк”, –  ди малай. 19 яше тулып килгәндә, кайтты бу: “Миңа өйләнергә туры килер ахыры”, – ди. “Бик яшь бит әле син, улым. Кемне алмакчы буласың?” – ди әнисе. “Ике кыз, кайсына өйләнергә белмим. Икесе дә әйбәтләр, мине яраталар”, – дигәч, тагын аптырадык. Хәзерге яшьләрнең бер әйберсе дә безнеңчә түгел. Данис Адиләне сайлады. Кызның әтисе юк, әнисе, апасы белән тора. Эшли, Данис белән бергә, читтән торып институтта укый. “Ярар, өйләнсә-өйләнер, ичмаса, янында кешесе булгач, әзрәк басылыр”, – дип уйладык.

Тегеләренә туйлар ясагач, төпчекне генә калдырып булмый. Әле моның белән генә бетмәде. Беркөн бер ят хатын килеп керде. Чырае дөм, бусагадан атлауга, аяктан егарлык хәбәр җиткерде:  “Мин күрше авылдан Факия булам. Малаегыз берни дә әйтмәдеме? Әйтмәс тә! Минем 17 яше дә тулмаган кызыма корсак ясаган. Нишлибез? Кызны аласызмы? Алмасагыз, полициягә язып бирәсе булыр!” Телсез калдык. Нәфисә дерелди үк башлады. Данис өйдә юк иде. Ничек кирәк алай юмалап, теге хатынны озаттык. Малай кайткач, тегеңә ташландык. Нәфисә: “Безне адәм көлкесенә калдырдың! Ник ул балигъ булмаган балага ябыштың, төрмәгә утырасың килдемени? “–  дип елый. “Мин аның ничә яшьтә икәнен каян белим? Миңа кадәр дә тик торган кыз түгел иде бит ул. Яратмыйм аны, теләсә нишләсеннәр”, – дип тик тора Данис. Кызның олы абыйсы килеп, тагын утлы табага бастырып китте. “Яратмасаң-яратмассың, өйләнәсең! 18 е тулганчы гына булса да торырсың. Аннан карарбыз. Кешедән, кодалардан оят”, – дип, малайны үгетләүдән бүтән чара калмады. Бер бүлмәле фатир алып, туй сыман нәрсә ясап, шәһәргә озаттык. 

Килен 5 айдан бәбәйләде. Башта тавыш-тыннары булмады. Балага яшь тулганда, ишетмәгәнне ишетә башладык. Малай көн дә шалтырата: “Әти, әни, нишлим? Алинә баланы карамый, чыга да китә. Тәмәке тарта, пиво эчә. Бала акыра. Ачтан үлсә, мине гаепләмәгез. Үзегез өйләндердегез, үзегез аерыгыз”, – ди. “Улым, сабыр итәргә тырыш инде. Балагыз үссен әзрәк”, – дибез. Берзаман Данис кайтмый да, шалтыратмый да башлады. Ни булды микән тагын, дип барсак, килен елап утыра. Малай берни әйтми чыгып киткән. Алинә кайда икәнен белми. Нәфисәнең елый-елый яше бетте. Бер айдан Данис үзе шалтыратты. Кайгырмагыз, мин Краснодар ягында. Иптәш малай янына килеп урнаштым. Эш бар, торыр урын таптым, ди. Алинә, малай киткәч, озак боекмады. Икенче ир табып, без алып биргән фатирда яшәп ята. Баласын әниләре карый. Малай алимент түли. 

Менә шулай итеп, өч малайны башлы-күзле иткән идек. Инде хәзерге тормышларын да әйтеп китмим. Олы улым Азатны эш буенча Франциягә җибәрделәр. Бер ел эшләгәч, шунда яшәп калды. Җае чыккандыр инде. Ник калган, сәбәбен әйтмәде. Аннан бер шалтыратканда: “Әти, мине китте дә онытты, димәгез. Бабай кул астында 6 ел эшләдем, бер перспективасы юк. Монда икенче. Эшне күрә беләләр. Хатынга кил, димим. Без бер-беребезне аңламадык бугай. Алар кушканча, алар теләгәнчә яшәп туйдым. Бала да юк... Безне берни дә бәйләми”, – диде. Без әзрәк тынычландык. Исәнлек-саулык хәбәрен җибәреп тора, тормышыннан зарланмый. Идрис хәзер пенсиядә, начальник түгел. “Кадерне белмәде! Ашаган табагына төкерде”, – дип, минем малайны сүгеп ята.
Икенче улым да хатыны белән яшәми. Телгә килгән саен Эльвира: “Әтиләр салып биргән  өйдә синең бер дәһелең юк! Син монда беркем дә түгел. Чык та кит!” – дип әйтә икән. Мондый талауга кайсы ир-ат түзеп тора ала? Алмаз эченә җыелган зарларын сөйләгәч, бик кызгандык. Ничә яшьтә булса да, бала бит ул. Бай бухгалтер кызы белән бәхетле була алмады, нишләтәсең. Малай Себер якларына чыгып китте. Өч айдан хатыны аерылышырга гариза илтеп биргән. Алмаз башта вахта методы белән йөри иде, хәзер шунда гына торып эшли инде. 

Менә шундый хәлләр. Балалар үстердек, укытып, кеше итәргә тырыштык. Кеше арасында кеше булсыннар, дип тырыштык. Яныбызга оныклар белән кайтып йөрерләр, дип өметләндек. Көткәннәребез акланмады. Ике малай алимент түли, берсенең баласы юк. Азатны әйтәм. Бәлки, өйләнсә, булыр әле. Ипле генә кыз белән таныштым, бергә эшлибез, дип шалтыраткан иде. Авыл җирендә кемнең кем икәнен, кайларда, нишләп йөргәннәрен белми калалармы инде? Сорыйлар, малайларны беләселәре килә. Сер бирмибез. “Олысы – Франциядә! Бер елга киткән иде. Килешү буенча тагын калдырдылар. Эшендә бик ошатканнар икән. Икенчесе Себердә. Алмаз да олы урында, кабинетта гына утыра. Данис Краснодарда. Зур күпер төзиләр. Тиз генә кайтармыйлар әле”, – дибез. “Алай икән. Бик әйбәт алайса хәлләре. Малатсы, тырыштыгыз! Малайларыгыз йөзегезгә кызыллык китермәде”, – диләр авылда. Кайберләре мыек астыннан гына елмаеп куя. Шулай дип әйткән булабыз да бит. Ә күңел сыкрый. Берсе дә янда түгел. Кайтып, хәл белергә дә җайлары юк. Беркөн хатын чирләп китте. Шифаханәгә күрше егете белән илттем. Үземнең “унбишле” ватык. Нәфисәнең хәлен белергә такси яллап, барып йөрдем. Ялан-ялан кешегә барып кайтыйк, дип әйтеп булмый бит. Нишлисең инде. Үзебез исән-сау булыйк, балалар имин, сау булсын. Начар хәбәрләрен ишетергә язмасын. Без алар бәхетле булсын дип, үзебезчә тырыштык. Хәлле гаиләләр белән туганлашкан булдык. Баланың теләгәненә каршы килмә икән ул. Кысылмаска кирәк, үзе яратканын алсын. Җан теләмәгән кеше белән барыбер берни барып чыкмый.

 Раян сөйләгәннәрне Суфия Сабилова язып алды.

Сарман районы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә гыйбрәтле тормыш