Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Аның эчүе аркасында мин бәхетле булдым

Нәсим мәхәббәтен ничек табуы турында сөйләде.

Авыллар буйлап мал җыеп йөргәндә бер хатын белән таныштым. Сүз иярә сүз чыгып, сөйләшеп киттек. Капка төбендә бер исерек ир утыра, авызыннан селәгәе агып төшкән. Теге хатын читенсенеп: «Абый ул минем, салырга ярата», – диде. Абый икән абый, безгә аның кем булуы ник кирәк? Бу хатын безгә ике бозавын сатты. Бераздан тагын берсен сатам диде. Шалтыратышырга килештек.

Ике-өч атнадан соң бу: «Килеп кит әле», – дип шалтыратты. Мин йөк ташый торган «Газель» белән капка төпләренә килеп туктадым. Теге тананы карарга дип абзарга кереп киттек. Хатын бу юлы үзе генә иде. Шуннан ашыга-ашыга сөйли башлады бу, теге көнне капка төбендә утырган исерек моның ире икән... Үзенең ничек интеккәнен сөйләде. «Бүген үк чыгып китәр идем! Барыр урын гына юк», – диде чын күңеленнән.

Ирдән уңмаган хатыннар бигрәк кызганыч. Менә дигән, матур, уңган  хатын-кыз, югыйсә, ә кыяфәте арыган. Ире көне-төне исерек, ә тормышны хатыны җигелеп тарта. Кызына 22 яшь, Розаның үзенә 40 та юк. 16 яшендә кияүгә чыккан. «Сигезенче сыйныфны тәмамлаганда авырга уздым. Урып-җыю чорында комбайнчы булып эшкә килгән иде булачак ирем. Ындыр табагында очраша башладык. Хәзер комбайнга да утырганы юк, эчә дә эчә. Үзенең машинасын сатып эчкән. Двигателен аерым сатып, калган өлешләрен тимергә төяп җибәргән», – дип, үзенең аянычлы тормышы турында сөйләде ул. 

Ул көнне Роза тагын бер үгезен һәм ун капчык бәрәңгесен сатып җибәрде. Бичара хатын әйберләрен сатып, акча җыеп чыгып китәргә уйлаган.
Бу сөйләшүдән соң без дусларча аралаша башладык. Ул шалтыратуга мин барам, нейтраль зонада очрашабыз. Ярты ел чамасы очрашкач, бу миңа күченеп килергә уйлады. Мин башта ук: «Ирең минем өемә килсә, полиция чакыртам», – дип кисәтеп куйдым.

Ул иргә аракыдан башка берни кирәк түгел. Берсендә Роза мунча яккан иде. Ире мунча алдында йоклап ятты, без аның өстеннән атлап йөреп, мунчада юынып чыктык. Шунда мин хатыны аерылып китсә дә берни сизмәячәк икән бу адәм дип уйладым. 

Шулай итеп, бөтен мөлкәтен сатып, калганын җыеп, миңа күченеп яши башлады Роза. Берәр ай яшәдек микән, ире кисәк кенә айныды моның. Бер көнне лом күтәреп өемә килде. Кизәнде, яндырам, үтерәм дип акырды, бакырды. Мин хатынны якладым. Роза: «Булдыксыз бит син, берни эшли алмыйсың!» – дип сүкте. Ире гарьлегеннән нишләргә белмичә тегендә-монда йөрде дә кайтып китте. Икенче көнне килеп тыныч кына сөйләштеләр. Ахырда хатын: «Ярар, Нәсим, булмый икән бу. Олы кызым сине кабул итә алмый. Кайтып китәрбез инде», – диде. Үзенең миңа килеп, яңа тормыш башлыйсы килгән иде. 23 февральгә яңа чәй һәм кәстрүлләр җыелмалары бүләк итте. Бер килгәч яшә бит инде! «Кайтып китсәң, бүтән килмә!» – дидем.

Бу хәлләрдән соң ике-өч ел узды. Ире, районга төшкәч, мине күреп, күрешмичә китми, яныма килә. «Хатынны миңа кайтарганың өчен рәхмәт инде сиңа, ачка үлә идем бит», – ди. Соң үзең исереп яттың бит мәйтәм, өстеңнән атлап йөрдек бит. Аннары айныдың менә, маладис, дидем. 

Бүтән ул хатынны күргәнем дә, аралашканым да юк иде. Күптән түгел Чаллыда, ярминкәдә  күрдем. Ире тагын эчә башлаган икән. Өйдәге техниканы, песок, он, хәтта хатыны тозлаган кыяр-помидорларны да саткан.  
Беркөнне төнлә Роза шалтыратты. «Ринат эчкән килеш тәмәке тартып, янгын чыгарган. Үзе төтенгә исереп үлгән. Менә җидесен уздырдык», – ди. Гомере буе рәхәттә яшәгәнмени, елый. 

«Ярый әле өегез исән калган, котылдым исеректән дип сөен», – дидем дә, икенче көнне телевизор алып киттем үзләренә. Балаларны сөендерәсем килде. Шунда бәләкәй кызлары: «Абый, син теге вакытта да безне тәмле конфетлар белән сыйлый идең, хәзер дә ташламыйсың. Безне үзеңә алып кит», – дип елый башлады. Мин: «Командировкага китәсем бар, аннары сөйләшербез», – дидем. 
Роза да мине яраткан бугай. Икенче көнне үк шалтыратты. «Нәсим, синсез яши алмыйм. Кешелекле, тырыш булуың белән яраттырдың. Никах укытыйк та, бергә яшик», – диде. 

Мин: «Ярар, командировкадан кайткач, шулай эшләрбез», – дигәнемне сизми дә калдым.
Матур гына яши башладык. Роза миңа малай бүләк итте. Олы кызыбыз Зилә дә гаилә корып яши башлады. Тугыз айдан аларның да уллары туды. 
Шулай итеп, соң булса да, мин дә бәхетемне таптым. Ринатның урыны җәннәттә булсын... Ул аракысын ташласа, мин бүгенге бәхетле мизгелләрне татымас идем. 

Зөлфия Фоатова язып алды. 
Николай Туганов фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев