Автобуста берүземени!?
Мәскәү проспекты буйлап барган автобуска кереп утырдым. Тимирязев тыкрыгы тукталышы иде.
Керүгә үк арткы якта кычкыра-кычкыра телефоннан сөйләшеп барган ханымны күреп алдым.
Сәгать 5 тула, бөтен кеше эштән кайта, арыганнар... Автобуста алма төшәр урын да юк! Кеше әз генә төртеп китсәң дә кабынырга гына тора. Ә теге башта рәхәтләнеп видео аша бер ханым сөйләшеп кайта. Әкрен генә түгел бит, бөтен автобуска акырып.
Бу апаның бөтен тормыш юлын өйрәнде ул көнне автобуста баручылар. Ул хәзер эштән кайта, арыган, бик күп отчетлар ясаган икән. Видеодан сөйләшеп барган кешесе улы булып чыкты. Ул да әнисенә үзенең тормышындагы хәлләрен сөйләде. Улына 20-25 яшьләр тирәсе икән, тиздән сөйгәне белән никах укытмакчылар ди. Никахка нәрсә әзерләргә, кода белән кодагыйга нәрсә пешереп алып килергә кирәклеген дә сөйләштеләр болар. Аннары теге егет: «Без аерым яшәп карарбыз, әни», – диде. Бу әни кешегә ошамады, ул бераз ачуланып (ә бу вакытта ул тагын да катырак кычкыра башлый): «Нинди аерым яшәү ул! Бергә яшибез. Бер пешергән бөтен кешегә җитә. Ник миннән китәргә уйлап йөрисең әле?» – дип әйтеп куйды. Теге егет: «Ну да, вообще-то» дип кенә җаваплады. Аннары яшь ир-ат әнисенә бизнес ачып карарга теләге барлыгы турында әйтте. Ул авыллардан авылга йөреп, сөт җыеп йөрмәкче икән. Әни кешенең моңа да җавабы булды: «Әтиең белән Разиф абыеңнан сораган идек инде. Аңардан арзан бәягә генә сөт ташый торган машина алырбыз. Әйдә-әйдә, булышлык итәрбез», – дип, улын хуплап алды.
Иң гаҗәпләндергәне: телефон артындагы теге егет әнисенең автобуста барганын күрә, әмма элемтәне өзәргә ашыкмый. Бу хатын-кыз турында әйтеп тә торасы юк, аңарда да тәрбия дигәннең «т» хәрефе дә юк. Кешеләр борылып-борылып карый, «хватит уже» дигән сүзләр дә ишетелә. Тик бу ханыма барыбер. Ул автобуста үзен берүзе барган кебек хис итте. Мин Орловка тукталышына кадәр кайттым, 30-40 минут вакыт узгандыр. Теге апа телефоннан һаман да сөйләшеп калды әле...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев