Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Ай тотылган кичтә

    Июль аеның егерме алтынчы кичендә йокларга ятар алдыннан авылдагы йортыбызның ишегалды уртасында галәми нурларын сипкән тулган айга карап шактый вакыт хозурланып басып тордым. Шушы кичке гүзәллекне безнең белән авылда җәй үткәрүче оныкларыма да күрсәтәсем килде. Тик алар инде йокларга яткан иде.

    Икенче көнне, кич җитеп, күктә кабат тулган ай калыккач, шушы ниятемне тормышка ашырмакчы булдым. Үзем авылда үскәнгә, яшьли үк авыл кешесен чолгап алган табигатьнең күңелгә сеңеп калырлык гүзәл күренешләре мохитендә җаным-рухым тәүге формалашу чорын үткәнгә, олыгая төшкәч, бу балалык, үсмерлек елларының кеше күңелен баетуда, матурлыкны тою-сизүдә зур роль уйнавына тәмам ышанган, инанган идем. Шул сәбәпле калада туган, кала мәктәбендә белем алган, уйнаган уенчыклары, телевизордан даими караган мавыктыргыч, әмма еш кына бала аңына ясалма образлар аша гел hөҗүм итеп торучы, аны чынбарлыктан, чын тормыштан, табигатьтән аеручы мультфильмнар йогынтысыннан оныкларыбызны җәйге каникул вакытында булса да саклап торырга омтыла идек. Аның каравы, аларны туган тел стихиясендә, татар авылы гореф-гадәтләре мохитендә тәрбияләргә тырышабыз. Миңа, аларның дәү әтисе буларак, авыл тормышының кызыклы, үзенчәлекле якларын даими аңлатып торырга, серләрен ачып салырга туры килә. Бакчада төрле эшләр башкарганда да, утын кисеп ярганда да, яңа себеркеләр бәйләгәндә дә, бакчабызның өске өлешендәге буш җирдә печән чапканда да, кармакка суалчан киертеп балык тотканда да, авылны тәмам басып-каплап баручы гаять әрсез, зур булып үскән балтырган – «борщевик» дип аталган явыз үсемлек сутының тән өчен нинди зәhәр нәрсә икәнен аңлатканда да, аяз көндә тилгәннең бер канат какмыйча авыл өстендә озак вакыт әйләнеп йөрүен күрсәткәндә дә, авыл мунчасында юыну тәртипләрен өйрәткәндә дә, хәтта үсемлекләргә чорналып үсүче, аларны буучы эт эчәгесе дигән чүп үләне әсирлегеннән аларны ничек коткару кебек гап-гади нәрсәләрне дә даими аңлатып торырга туры килә иде. Алар бит кала балалары – боларның берсен дә белми. Ә көннәрдән бер көнне авылдан чыгабыз да әллә ни ерак булмаган гаять тирән Шүрәле яры үренә күтәреләбез, әллә кайларга сузылып киткән кыр-басулар, болыннар, бөдрә талларга төренеп, салмак кына үзән уртасыннан аккан елгачыкны, еракта-еракта, зәңгәрсу томан эчендә шәйләнгән урманнар манзарасын күзәтәбез, балачакта, үсмер еларында дәү әтиләренең күңеленә сеңеп калган табигать дөньясы белән танышабыз. Мондый чакта оныкларымнан сораулар явып кына тора.

    Әйе, икенче көнне күктә калыккан тулган айның гүзәллеген оныкларыма күрсәтмәкче булдым. Шул ният белән өйнең олы ягына кердем. Анда оныкларым Рәсүл белән Әмир телевизордан маҗаралы сериал карап утыралар, аларны бу мизгелдә телевизордан аеру hич мөмкин түгел иде. Үзләренә бераз карап торгач, кухня ягына юнәлдем. Өстәл янында дәү әнисе белән төпчек оныгым – дүртенче яше белән барган тиктормас Мәдинә утыра. Тулган айны Мәдинәмә күрсәтергә булдым.  

    – Әнә, күрәсеңме, күктә ай калыккан.

    – Ай? – дип, сорау белән ул миңа борылып карады. Аннан күзләрен күккә төбәде.

    – Матур бит, шулаймы?

    – Аха... – Баланың теле русча ачылса да, татарча әйткәнне аңлый иде.

    Ул кызыксынып беравык күккә карап торды. Күрәсең, тулган айга беренче игътибар итүе булгандыр. Аның, пумаласын чылата-чылата, акварель буяулар белән рәсем ясарга яратуын белгәнгә, мин:

    – Иртәгә айның рәсемен ясарсың, яме, – дидем.

    Оныкчыгым башын кагып куйды. Шунысы гаҗәп тоелды: ай бүген түм-түгәрәк тулган түгел, ә тешләп алынган алма кебек, аның бер чите кителгән…  Әле кичә генә күктә тулган ай йөзә иде, ә бүген ни өчендер сул ягы кителә төшкән. Кырыен болыт каплаган дисәң, күкләр ап-аяз, йолдызлар чекерәеп карый. Кыскасы, аптырашта калдым.

    Йокларга яткач, кинәт тышта оныкларымның дулкынланган тавышларын ишеттем. Ул гына булмады, ишекне кактылар:

    – Дәү әти, чык, ай тотыла...

    Ә дүртенче класска күчкән Рәсүл, үтә белдеклелек күрсәтеп:

    – Бу йөз елга бер генә була икән, – дип ярып салды.

    – Каян белдегез? – дим. Әтиләре «эсэмэска» юллаган икән.

    Мин киң ябалдашлы биек каен айны капламаган җиргә басып, күзләремне күккә төбәдем. Тулган айның дүрттән бер өлешен җирәнсу күләгә капларга өлгергән иде инде. Димәк, без чыннан да ай тотылу манзарасын күзәтәбез икән. Оныкларыма Ай Җир күләгәсендә калган очракта гына ай тотылу галәмәте булуны аңлатырга кирәк таптым. Шунда Рәсүл:

    – Дәү әти, без башка мондый ай тотылуны күрә алмабызмы? – дип сорап куйды.

    – Сезнең гомердә ай тотылулар булыр әле, башкаларын күрерсез, – дидем мин.

    Авылыбыз Казаннан төньякта урнашканга, ай тотылу нәкъ Казан өстендә бара төсле тоелды. Өстәвенә тотылган айдан астарак якты бер йолдыз да яна. Күп еллар күкне күзәтә торгач, мин бу йолдызның Марс планетасы икәнен ачыклаган идем. Безнең авылдан күзәтсәң, ул кичләрен гел Казан өстендә торгандай күренә. Ай болай бик озак тотылганда, Марс планетасы аңа бик якын тора, ике күк җисеменең серле бәйләнешкә керә икән. Моны астрологиядә «бөек капма-каршы тору» (яки оппозициядә тору) дип атыйлар. Галимнәр мондый капма-каршы торуның кешеләргә бик зур тәэсир итүе турына язалар. Ай тотылу көннәрдә кешеләрнең тормышында көтелмәгән үзгәрешләр, конфликтлар, кризислар, хисләргә бирелүнең артып китүе, тотрыксызлык кебек нәрсәләр китереп чыгарырга мөмкин. Шулай ук бу көннәрдә кешеләр hәм җәмгыять алдында торган бик күп каршылыкларның җимерелеп юкка чыгуы да ихтимал, ди. Кыскасы, бу уникаль ай тотылу вакыйгасы безнең тормышка гадәттән тыш үзгәрешләр кертергә, иске тәртипләрнең җимерелүен тәэмин итәргә дә мөмкин. Бер үк вакытта бу көннәрдә кешеләрдә өр-яңа идеяләр туып, яңа эшләр башлануы, максатларның тормышка ашуы да күзәтелә ич. 

    Ул төнне мин бу гаҗәеп ай тотылуны ахырына кадәр күзәтергә булдым. Йокы качкан, ай тотылу күпме дәвам итсә дә, күктән күземне алмыйча тамаша кылып утырырга әзермен. Мондый вакыйганы йоклап калып уздыру җинаятькә тиң.

    Каен төбендәге өстәл янында торган урындыкны эләктереп, ай яхшы күренә торган ачык җиргә урнаштым hәм төн якынлашу тынлыгында тотылган айга төбәлгән килеш акрынлап төрле уйларга чумдым.

    Ай тарихына багышланган китаплардагы мәгълүматлар искә төшә башлады. Төрле халыкларның мифларында, сакланып калган риваятьләрдә Планетабызның күгендә ай йөзмәгән заманалар да булган икән. Вакыт дигән төшенчәне, Җир тарихын айлы hәм айсыз заманнарга бүлеп карау традициясе дә булган. Әйтергә кирәк, Ибраhим (Абрам) hәм башка тәүге пәйгамбәрләр заманында күк йөзендә әле ай булмаган. Шул сәбәпле, Җирдәге халыкларны айлы hәм айсыз заманнарда яшәүчеләргә бүлеп карау гадәте дә яшәгән. Әмма бу гадәт тор-бара онытылган. Соңрак Планетабыз күгендә ай пәйда була. Кайбер галимнәр айны бик борынгы заманнарда Җирдә зур үсешкә ирешкән ниндидер цивилизация вәкилләре төзегән дигән фикердә тора. Бу очракта «төзегән» сүзе махсус кулланылды. Башта айның каркасы төзелгән, аннан соң гына аны җир-туфрак ташып, Җир иярчененә әверелдергәннәр, имеш. Әмма моңа ышануы кыен. Кайбер чыганакларда айның Галәмдәге Идарәчеләр тарафыннан әзер килеш Җир тирәсенә китерелүе бәян ителә. Кайберәүләр айны элек hәлакәткә дучар булган Фаэтон планетасының иярчене булган дип тә язалар. Билгеле булганча, фаҗигага дучар булган Фаэтон планетасының төрле зурлыктагы кисәкләргә таркалган массасы хәзерге вакытта Марс белән Юпитер орбиталары арасында боҗра-пояс рәвешендә Кояш тирәсендә әйләнә. Аны фәндә Астероидлар поясы дип атау гадәткә кергән. Ә ай ни өчен Җирнең иярчене итеп урнаштырылган соң? Беренчедән, ай Җиргә үз орбитасы буенча беркая да тайпылмыйча, төрле тетрәнүләр кичермичә төп-төгәл хәрәкәтләнергә ярдәм итә. Икенчедән, ай Җирдәге диңгез hәм океаннарда су күтәрелешен-чигенешен тудыра, флора белән фаунага, адәм балаларына тәэсир итеп тора. Кыскасы, ай җир йөзендәге табигатькә, адәм балаларының яшәешенә йогынты ясап тора. Айның Җиргә булган тәэсире гаять катлаулы мәсьәлә, аның асыл мәгънәсе әле ачылып бетмәгән. Шунысы хак, айны Галәмдәге Идарәчеләр юкка гына Җир янына китереп урнаштырмаганнардыр.

    Айның Җир иярчене булып китүе күк йөзенең, атмосфераның төсе үзгәрүгә дә тәэсир иткән икән. Мәсәлән, Атлантида цивилизациясе заманында күктә әле ай булмаган, атлантлар кызыл төстәге күкне генә белгәннәр. Алар үзләре дә кызыл төсле кавем булганнар. Җир тирәсендә ай барлыкка килгәч, атмосфера беркадәр үзгәреш кичергән, күк йөзе зәңгәрсу, ягъни күк төскә алышынган. Бик хикмәтле күк җисеме ул ай дигән нәрсә, аның бихисап серләре бар.

    Бакча тынлыгында күктә дәвам иткән галәми тамашаны күзәтеп утыруымны дәвам иттем. Янәшәмдә моннан утыз ел элек үзем утырткан, инде киң ябалдашлы мәhабәт агачка әверелгән, бакчабызга ямь өстәүче, ишегалдын, йортыбызны көчле җилләрдән саклаучы биек каен үсеп утыра. Тирә-юньдә тирән тынлык, җәйге җылы төннең рәхәт тынлыгы хөкем сөрә. Агачларга, куакларга, каралтыларга күз салам. Кечкенә өем каршында үзем бик яраткан, төрле төстәге чәчәк аткан озын буйлы мальвалар да төнге тынлыкта тынып калган. Боларның барысын да мин үз кулларым белән утырттым, төзедем hәм байтак еллар узганнан соң биредә күңелгә, җанга сихәт бирүче бер дөнья барлыкка килде. Казаннан кайтып төшсәм, монда җаным ял итә, тышкы дөнья ыгы-зыгысы кысрыклаган рухи дөньям кабат үзенең табигый яшәү рәвешенә кайта. Күңелемдә гармонияле халәт барлыкка килә. Җаныңда гармония хасил булу тышкы hәм эчке дөнья арасында тигезлек урнашканда гына барлыкка киләдер. Безнең заманда адәм балалары күбрәк тышкы дөнья мәшәкатьләренә, мәгълүмат ташкынына чумган хәлдә яши. Күпчелек мәгълүматны мөмкин кадәр күбрәк үзләштерергә омтыла, күпне белгән саен син рухи яктан югарырак баскычка күтәреләсең дигән фикердә тора. Шуңа күрә хәзер кеше кулыннан смартфон кебек нәрсәләр төшми. Әмма бу без барлыкка китергән цивилизациянең зур ялгышы түгел микән? Чөнки даими мәгълүмат чумырып яшәүче адәми затның күңел тирәнлегенә төшеп уйланырга вакыты hәм теләге каламы? Аның рухы нинди халәттә була? Кулыннан телефон төшмәгән йогны күз алдына китерү мөмкинме? Бу күренешне без яшәгән цивилизациянең ялгыш юлга кереп китүен күрсәтүче фактор дип бәяләргә мөмкинме? Әмма бу процессны туктату инде мөмкин түгел. Бәлки бу кешелек дөньясы үтәргә тиешле бер дәвер генәдер? Әмма Галәмдә техноген цивилизация юлыннан киткән кайбер җәмгыятьләрнең үз-үзләрен харап итүе дә билгеле. Әллә безне дә шушы хәтәр юлга кертеп җибәрделәрме? Ни сәбәпле мәгълүмат ташкынына чумган дөньябызда вәхшәт hаман арта бара? Хәзер кеше гомере бер нәрсә дә тормый. Ә бит цивилизациянең иң зур кыйммәте кеше булырга тиеш. Барысы да аны саклау, аның рухиятын күтәрү өчен башкарылырга тиеш. Кешегә рәт беткәч, без нинди максатлар өчен тырмашабыз соң? Татар философы Фән Вәлишин бу галәмәтнең асылын: «Ат алдында арба» – дигән гаять тапкыр образ аша аңлатып бирә, ягъни безнең цивилизациядә күп нәрсә киресенчә оештырылган булуын күрсәтә.

    Коръәндә дә кешелек дөньясына Аллаh исеменнән фундаменталь сорау бирелә: «Кая юл тотасыз? Бу бит халыклар өчен, туры юлдан барырга теләгәннәр өчен бер вәгазьдер” (81: 26-28).

    Ә күктә ай тотылу манзарасы дәвам итте. Инде айның яртысыннан артыгы Җир күләгәсенә кергәндә, шунысына игътибар иттем: нигәдер айның күләгәдәге өлеше кап-кара түгел, ә кызгылт-көрән, кызыл балчык төсендә иде. Күрәсең, айның капланмаган өлешендәге яктылык күләгәдәге өлешенә үтеп керә, аңа шундый төс биреп тора. Инде олыгая башласам да, моңа хәтле минем болай озак дәвам иткән ай тотылу манзарасын күзәткәнем юк иде. Бу процесс мине мавыктырып җибәрде, бигрәк тә шундый уңайлы шартларда, җылы җәйге төндә, тын бакча эчендә урындыкка чумган килеш галәми күренешне рәхәтләнеп тамаша кылдым. Минекеләр инде күптән йоклый, мин генә күп еллар дәвамында яратып корылган, оештырылган, бульдозер яллап рельефына кадәр үзгәртелгән шушы тынычлык, матурлык, табигый яшәеш          утравында хозурланып утырам. Төнге тынлык, ай тотылу могҗизасы тирә-юньгә серлелек өсти.

    Быел җәй бик коры килде, дым җитмәүдән үләннәр кипте, кайбер агачлар да, яфраклары саргаеп, корый башлады, игеннәр тиешенчә күтәрелә алмады. Бакчадагы агачларның суга тилмереп утыруларын күреп, аларга  ара-тирә су сипкәләдем. Күңелдә кызгану, ярдәм итү теләге уяна иде. Алар бит барысы да тереләр, кешедәге кебек җаннары булмаса да, яннарына килүченең мөнәсәбәтен, ниятен яхшы тоялар икән. Бу хакта хәтта фәнни хезмәтләр дә бар. Коры көннәрдә аларга су сипкәч, икенче көнне үзгәрә төшүләрен, үземне сөенеп каршы алуларын сизә башладым. Бу сүз белән аңлатып булмый торган бик нечкә нәрсә. Алардан миңа ниндидер импульс килгәндәй була, гүя миңа рәхмәт белдерәләр. Бу галәмәткә никтер быелгы коры җәйдә генә игътибар иттем. Агачларның, бигрәк тә алмагачлар белән шактый күтәрелә төшкән кедрларның сөенеп каршы алуларын сиздем. Яшьрәк чакта андый нәрсәне тоймый идем. Күрәсең, олыгая төшкәч күңел нечкәрә, аның сизгерлеге арта булса кирәк. Шушы сиземләүләр сөенечле бер ачышка китерде – күп еллар дәвамында шушында тормыш кору, күп итеп агачлар утырту, җирдә эшләү нәтиҗәсендә без хатыным белән бәхетле, табигый яшәеш оазисы барлыкка китергәнбез икән. Бу яшел утрау ярату хисләребез белән оештырылган hәм андагы бөтен нәрсә безгә яратуын белдереп тора. Шулай биредә шатлык белән сугарылган гаҗәеп мохит барлыкка килгән. Хәзер оныкларыбыз да җәйләрен шушында үткәрә.

    Без авылдан 1960 елда ук чыгып киткән идек. Шактый еллардан соң, миңа кырык яшьләр тулгач, үз авылымда йорт сатып алу, шунда тормыш көйләп җибәрү теләге туды. Аннан соң инде утыз ел вакыт узды. Без монда тормыш кора башлаганда, җиде ел элек аерылышканнан соң, хуҗалары ташлап киткән, ишегалды, бакчасы озын буйлы тигәнәк, кычыткан, алабута, башка чүп-чар белән капланган ялгыз йорттан hәм галәмәт озын черек сарайдан башка бер нәрсә дә юк иде. Барысын да үзебезгә төзергә, булдырырга туры килде. Хезмәт күп керде. Татар язучысына, бигрәк тә авылдан чыгып әдәбият дөньясына аяк баскан язучыга беркем әзер фатир, әзер дача калдырып китми. Барысына да үз тырышлыгың белән ирешергә туры килә. Татар язучысы, даими иҗат белән шөгыльләнеп, халкына хезмәт итәсе урынга тормыш кора, бик күп кадерле вакытын шуңа сарыф итә. Аңа каядыр эшләргә туры килә, әсәрләр исә арып эштән кайткач яисә ял көннәрдә языла. Безгә шундый язмыш насыйп. Җитмәсә, язучы хезмәте өчен түләү дә юк дәрәҗәсендә. Бу милләтнең рух сакчысы вазыйфасын үтәүче язучыга карата булган мөнәсәбәтне күрсәтә...

    Беркетеп куелгандай, урынын үзгәртми торган Казык йолдызы тирәсендә әйләнгән йолдызлар инде күктә бераз күченеш ясарга өлгерделәр. Мин исә hаман ай тотылу галәмәтен күзәтеп утыруны дәвам иттем. Менә бер заман ай тулысынча Җир күләгәсендә калды. Әйткәнемчә, ул күләгәдә калса да, кызыл балчык төсендәге өсте ап-ачык күренеп тора иде. Ул мондый фазага кергәндә аны «канлы ай» дип атау гадәте дә бар икән. Кояш нурлары аңа туп-туры төшкәндә тулган айның күктә яп-якты шар булып күренүен барыбыз да белә. Мондый чакта аның өстендә без бер нәрсә дә күрә алмыйбыз, бары тик ниндидер тапларны гына шәйләргә мөмкин. Ә менә ай тулысынча Җир күләгәсендә калганда, ягъни ай тотылу үзенең иң бөек фазасына җиткәндә көчле телескоп аша аның өстендәге бөтен нәрсәне ап-ачык күрергә мөмкин икән.

    Ай тотылу вакыйгасыннан соң ике атналап вакыт үткәч, интернетта көчле телескоп ярдәмендә ай тотылуның иң бөек фазасы төшереп алынган язмага тап булдым. Анда ай тулысынча Җир күләгәсендә калган мизгел төшереп алынган иде. Айның өсте зур hәм кечерәк кратерлар белән тоташ чуарланган иде. Ай өстеннән очып барган бер нокта миндә зур кызыксыну уятты. Әлеге нокта, очу юнәлешен бер дә үзгәртмичә, туп-туры сулдан уңга таба хәрәкәт итә. Бара торгач, ул тоташ күләгәдә калган ай өстеннән очып узып, галәм караңгылыгына кереп чумды, күздән югалды. Аны караган кешеләр әлеге ноктаны НЛО дип кабул иткәннәрдер, шәт. Ай тотылган вакытта аның өстеннән ниндидер цивилизациянең космик корабы очып узган, күрәсең. Бәлки, айда ул цивилизациянең базасы урнашкандыр. Кем белә? Кайбер галимнәр айның эчендә бушлык бар, анда ниндидер эш-хәрәкәт бара, дигән фикердә тора. Ул базалар айның безгә күренми торган караңгы ягында урнашкан булуы да мөмкин ич. Кыскасы, айның серләре күп, шуларны ачу өчен галимнәр аны даими күзәтү астында тота.

    Кояш системасында сирәк була торган бу уникаль күренешне төнге бакчада ахырына кадәр карап утырдым. Кичтән үк башланган ай тотылу төнге сәгать өченче яртыда гына тәмамланды.

    Аяз көннәрдә кичке күктә шундый гаҗәеп манзара ачыла. Гадәттә, йокларга ятар алдыннан мин чекерәеп торган йолдызларны, йолдызлыкларны, озын саплы чүмечне хәтерләткән Зур Җидегән йолдызны, Казык йолдызны, Казан өстендә торгандай тоелган зур йолдыз Марс планетасын күздән кичерәм hәм исемнәрен белмәгән башка йолдызларга озак карап торам. Бик аяз кичләрдә хәтта күк йөзендә томанлы юл булып сузылган Галактикабыз – Киек Каз Юлын (Млечный путь) да шәйләргә мөмкин. Күк гүзәллеге белән сине сихерли, үзенә тарта. Аңа озак карап торсаң, ул да сиңа игътибар итә башлый сыман тоела. Төп Йортыбыз бит Җирдә түгел, серле hәм могҗизаи Күктә. Без җир йөзенә, тормыш каршылыкларын җиңә-җиңә, тәҗрибә туплау, сынаулар үтү, рухыбызны чыныктыру, рухи үсешнең югарырак баскычына күтәрелү өчен төшереләбез. Бу юлда безгә Аллаh ярдәм итсен!

                                                            Август, 2018.   

         Солтан Шәмси

    http://idel-tat.ru/news/literatura-tt/ay-totylgan-kicht

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: