Шəhри Чаллы

«Бала төшертәм!». Уйга да китерергә ярамаган гөнаһ (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Мәдинә Әкъмәлетдин кызы Сарман районы Карамалы авылында яши. Без аның белән Сарман мәдәният йортында уздырылган «Балкыш» фестивалендә очраштык. Аның сөйләгән гыйбрәтле язмышын сезгә дә бәян итәм.

Мәдинә ханымның улы Әфганда хезмәт итеп кайта. Аннан кайткан ир-атның күбесенең нервлары беткән була. Анда күргән гыйбрәтле хәлләр үзәккә үтеп кереп, эштән чыгаргандыр егетләрне. Боларның да улларын читләп үтми ул. Анда күргән хәлләрне онытырга теләп, аракы белән дуслаша егет. Тыныч кына эчеп йокласа, бер хәл. Атасы белән кара-каршы эчәләр дә, аннары сугышалар. Араларына керсәң, үзеңә эләгә. Аларның сугышканнарына күпме түзәргә була?! Мәдинә ханым түзми, аш серкәсе шешәсе ала да: «Шуны эчеп башта мин үлим, аннары сез иркенләп сугышып үләрсез», – ди. Ире: «Эч, әйдә, кат! Эчә алмыйсың син аны!» – ди. Мәдинә ике дә уйламый, уксусны авызына каба. Малае айнып китәме, әнисенең кулыннан шешәне тартып ала да идәнгә атып бәрә. Мәдинә ишек алдына йөгереп чыгып, җиргә ава. Күршеләре күреп алып, ашыгыч ярдәм чакыра. Машина тиз килеп җитә. Ашказанын юдырталар, система куялар. Мәдинә яшәү белән үлем арасында булган могҗиза белән очраша. Аның каршысына шешә белән су тотып христианнарның изге атакае килә. Су эчәргә куша. «Нишләп мин синнән су эчим. Мин – мөселман, син рус кешесе», – дип карыша хатын. «Аллаһ бер, – ди атакай. – Ә синең эшләгән гамәлең гөнаһ». Изге атакай киткәч, Гайсә (с.г.в.) пәйгамбәр килә. Анысы да шешә белән су күтәргән. «Эчмим, сез барыгыз да русларга хезмәт итүче», – дип карыша Мәдинә. «Сабыр ит, – дип аңа Гайсә (с.г.в.) пәйгамбәр. – Үз-үзеңне үтерүне уеңа да китермә. Җәннәтне күрә алмассың, җәһәннәмгә эләгерсең. Аллаһы Тәгалә бар һәм бер. Намазга бас. Кешеләрне дә дәгъват ит. Ислам дине генә хак дин», – дип, хатынның карышуына да карамастан, суны аның авызына коя. Мәдинә айнып китә. Беләгендә система. Аның кычкырганына шәфкать туташы йөгереп керә. Мәдинә су сорап алып, су эчә. Бераздан сихәтләнеп больницадан чыга. Күргәненнән гыйбрәт алып, намазга баса ул, кешеләрне дә хак дингә өнди. 

Тагын бер гыйбрәтле очрак исемдә. Аллаһы Тәгалә «Бакара» сүрәсенең 152нче аятендә «Мин сынау җибәрәм, ә сез намаз укып, миннән ярдәм сорагыз. Миңа гына кол булыгыз, миннән генә куркыгыз. Ишетермен, ярдәм итәрмен», – ди.  

Сәрвәр апа Иске Теләнче кызы. Әнисе аңа: «Сине күпме төшертергә йөрдем, төшертә алмадым, бәхетең булмас инде», – ди.

Сәрвәр апа Иске Теләнче авылы егете белән тормыш кора. Матур гына гомер итеп ятканда ире бер тол хатынга мунча эшләргә яллана. Бу вакытта инде аларның бер уллары туган була, икенче баласы белән авырлы чагы Сәрвәр апаның. Ир шул үзе мунча төзегән хатынга йортка кереп кала, ә Сәрвәр апага иреннән аерылып, төп йортка кайтырга туры килә.

 Улы үсә, армиядә хезмәт итеп, шунда төпләнеп кала да, 20 ел буена әнисенә кайтып күренми. Рус кызына өйләнеп, читтә тормыш итә. Икенче баласының да изгелеген күрә алмады Сәрвәр апа. Өйләнеп, гаилә коргач, каты авырудан дөнья куйды. Әнисенең әйткән сүзе дөрескә чыкты, бәхете булмады аның.

 Бала – Аллаһы Тәгаләнең бүләге, мәхәббәт җимеше. Әни кеше баланы теләп күтәрергә, теләп табарга тиеш. «Төшертәм!» – дигән сүзне уена да китермәсен. Андый уйлар белән йөрү баланы бәхетсез итә. Үз балаларыбызга үзебез бәхетсезлек китермәсәк иде.  

Нәгыймә САДЫЙКОВА,   Тукай районы, Иске Теләнче авылы 

Безнең гәҗит

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: