Шəhри Чаллы

«Балалар йортында яшәмәгәнеңә шатлан»

Мине балалар йортыннан алганнарын унике яшемдә белдем. Аңа кадәр гел әни мине яратмаган төсле иде. Бәлки шулай тоелды гына микән? Һәрхәлдә өйдәге күп эшләр минем өстә иде. Ике яшькә генә өлкән апам күп вакытын китап укып уздыра. Бер ачуы чыккач, ул ачты да инде миңа серне.

Моның өчен аңа әни­дән шактый эләксә дә, әмма, кем әйтмешли, «поезд киткән иде» инде. Башта мин аптырап калдым. Әти белән әнидән нидер белергә теләп, сораулар яудырсам да әллә ни сөйләмәделәр. Бары мине тудырган ананың Галия исемле икәнен һәм ул мине унҗиде яшендә тапканын гына әйтә алдылар. Һәм шул көннән апаны нигә миннән артык ярат­каннарының серен аңлаган кебек булдым.

Әни дә ачуы килгәндә: «Балалар йортында яшә­мәгәнеңә шатлан», — дип әйтергә гадәтләнде. Мәктәпне тәмамлагач, шәфкать туташы булырга теләдем. Әнием Галия дә шул көллияткә укырга кер­­гән булган икән. Аны тәмамлагач, түләүле курсларга йөреп, массаж ясаучы һөнәрен үзләштердем Шул белгечлегем буенча бер заводның профилакториена эшкә урнаштым. Буш вакытым булганда таныш олы кешеләрнең өйләренә барып, бик аз гына хакка массаж ясый башладым. Иш янына куш дигәндәй, аз хезмәт хакы янына бик ярап куйды.  

Массаж ясавымны Саимә исемле апа аеруча нык яратты. «Кулларың шифалы синең, кызым», — дия торган булды. Озакламый ул мине, билгеле инде үземнән рөхсәт сорап, улы белән таныштырды. Маратны мин бик ошаттым. Шуңа күрә озакка сузмыйча никах укытуга каршы килеп тормадым.   Шулай итеп өчәү яши башладык. Каенанам Саимә, Марат, мин. Бер елдан кызыбыз Әлмирә туды. Мин үземне бик бәхетле тойдым. Марат мине дә, кызыбызны да бик яратты. Каенана фатирны хосусыйлаштырганда мине дә катнаштырып, дүрт­тән бер өлешен миңа яздырды.  

Гомернең ун елы шулай сизелмичә генә тыныч тормышта үтте. Аннан тагын кыз бала таптым. Менә шуннан соң Маратны әйтерсең лә алыштырып куйдылар. Ул миңа карата тупасланды, пешергән ризыгымны ашамый башлады. Шуның өчен аңа әнисе күп вакыт аерым табын хәстәрләде. Кечкенә кызымны карауда ярдәм итәрләр дигән хыяллар да челпәрәмә килде. Юк, Марат көнләшмәде. Бары мине күрә алмый башлады. Каенана аны жәлләп, миңа өйдән чыгып китәргә кушты. Мин кая барырга тиеш дип уйладылар икән алар. Үз әти-әнием түгел икәнен беләләр иде бит. Шулай итеп ике бүлмәле фатир сугыш кырына әйләнде. Эштән бәлки ипотекага фатир рәсмиләштереп булыр иде, әмма түләп бара алмам дип куркам. Һәр көнне өйдәге гаугага инде балалар шулкадәр туйды.  

Дөньяда бозым барына ышана башладым ахыр чиктә, чөнки бу хәл­ләрне ничек тә аң­лый алмадым.  

Ә бер көнне телефо­ныма ят номердан чылты­раттылар. Һәм таныш түгел хатын-кыз: «Мин Маратны яратам. Һәм мәхәббәтем өчен көрәшәчәк­мен», —диде.

  Хәзер нишләргә дә белмим. Мәхәббәтем өчен көрәшеп караргамы миңа да. Ләкин бар микән соң ирем белән минем арада ул?

  Эльвира. Чаллы

Фото: пиксабай

Чыганак:Матбугат. ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: