Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

«Бәрәңге короле» – Нурлаттан

Чаллы бюджет учреждениеләрен яшелчә белән тәэмин итүче фермер Минталип Миңнехановны Татарстанда гына түгел, Россиядә дә яхшы беләләр. Бүгенге сәхифәбездә без аның туган ягы турында сораштык, Нурлат районы Кәкре Атау авылы белән бәйле хатирәләрен яңарттык.

Минталип Исмәгыйль улы 1950 елның 15 июнендә туган. Мәктәптән соң Чистай техникумын, аннары Самара авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. Анда укыганда ук гараж мөдире итеп билгеләнгән, соңрак орлыклар үстерү хуҗалыгы белән идарә иткән. Ун елга якын эшләгәннән соң Татарстанга кайткан. Чөнки туган ягын, татар телен сагынган.

Балачакның җылы хатирәсе

Минталип Миңнехановның икенче сыйныфта укыган чоры. 1958нче ел

«Авылдашларым, шул исәптән әтием Исмәгыйль дә, сугыштан җиңү яулап кайткан, аннары тир түгеп илне күтәрүдә катнашкан хезмәт кешеләре. Әнием Өммегөлсем дә гомере буе колхозда эшләде. Туган ягым турында иң җылы истәлекләр әтиемнең Чирмешән елгасы буенда умарталыкта эшләгән чагы белән бәйле. Су бормаланып ага, урманлык, бик матур урын. Әти өйгә кайтып йөри алмый, мин аңа әни әзерләгән ризыкларны илтәм. Кайтканда үзебезгә ашарга әти тоткан балыкларны алып кайтам. Ул елларда азык-төлек ягы чамалы иде, кешеләр авыр тормышта яшәде. Мин дә, башка балалар да үзебезне белә башлаганнан бирле бакчада чүп утый, бәрәңге җыеша, утын ташый идек. 
Алтынчы сыйныфка кадәр үз мәктәбемдә татарча укыганнан соң күрше Гаитән авылына киттем. Ул вакытта русча белмәсәң надан саналасың, укырга кергәндә имтихан тапшырырга да уңайсыз. Әти-әни озатмый, үзең барасың. Әле рус, чуаш малайлары кыйнап кайтармаса ярый (көлә). Хәтерлим, мәктәп директоры Федор Ильич Булатов каршы алды. Аңа белешмәмне бирдем. Вата-җимерә: «Учиться у вас хочу», – дим. Ул заманда ихтирам йөзеннән укытучы белән баш киемен салып исәнләшү гадәте бар иде. Ә мин каушаганмын ахры, абыйның кокардалы кепкасын салмаганмын. «У тебя фуражка хорошая», – ди Федор Ильич. «Да! У меня брат в Бугульме учится», – дим горурланып. Профессорга укыймыни! Кепкаңны сал димәкче булгандыр инде. Билгеләремнең яхшы икәнен күрсә дә, яңадан алтынчы класска алачакларын әйтте. Ризалашмадым. «Тебе ведь тяжело будет», – ди. Начар укысам, кире күчәрмен, дидем. Тырышып укыдым, ике-өч китапны мөстәкыйль үзләштереп, немец теленнән дә сыйныфташларымны куып тоттым. Русча сөйләшүемнән көлсәләр дә сер бирми идем. Шулай итеп, башка авылдашларымнан аермалы буларак, мин бер ел «оттым». 

Татар командиры

Сигезенче сыйныфтан соң Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем. Аны тәмамлагач, дүрт ел колхозда эшләдем. Үзебезнең авыл кызы Рәмзиягә өйләндем. 1974 елда документларымны Самара авыл хуҗалыгы академиясенә илтеп бирдем. 

Уку башлангач студотряд оештырдылар. Миңа иске бер комбайн бирделәр. Ректор чакырып алды да: «Сине командир итеп куябыз», – ди. Отрядны җитәкли башладым шулай. Яхшы машина бирделәр, бар куәткә эшлим, оештырам. Студентлар эшләгәнне колхоз комбайнерларына язып барганнар икән. Мин һәр комбайнердан ничә бункер сукканын, ничәсе киткәнен белеп, зернотокка барып тикшерәм. Анда ток җитәкчесенең кенәгәсе бар, үлчәүдә дә язып баралар. Нәтиҗәле эшебезне күреп, корреспондентлар килде, район җитәкчеләре игътибар итә башлады, ректордан командирыгыз каян килгән дип сорыйлар икән. Татарстаннан дип җавап биргән. Әнә шундый хезмәт белән үзебезгә хөрмәт яулап, комбайннарны чистартып укырга киттек. Шактый зур хезмәт хакым гаиләмә дә бик нык ярдәм итте.

Минталип Миңнеханов әтисе Исмәйгыль белән. Самарада эшләгән чор

Полковник алымы

Тагын ректор чакырта. Гараж мөдире кирәк икән. 54 машина. Экскаватор, автокран, юа торган техника... Кыскасы, машиналар төрле, шуңа катлаулы парк. Монда запас частьлар да төрле кирәк, күп белергә дә. «Иркенләп эшләргә ирек бирсәгез, мин риза», – дидем. Гаилә тулай торагыннан бүлмә дә бирделәр. Ә миңа нәкъ шул мәсьәләне хәл итәргә кирәк иде – гаиләмне алып килдем. Кызыбыз Лилия туган иде, соңрак Самарада улым туды.  

Гаражда тәртип урнаштырганнан соң, 1979 елда, уку-тәҗрибә хуҗалыгына эшкә чакырдылар. Шундый тынгысыз чор иде ул – балалар да үстерәбез, терлекләр тотабыз, көн дә эшкә дә йөрибез. Иртә белән эш  киеменнән маллар ашатып кайтам, аннары күлмәк-галстук киям дә начальник булам. Соңрак мине орлык үстерү хуҗалыгына управляющий итеп куйдылар. Техника күп, мәйдан зур – бер башыннан икенчесенә 42 километр. Өлгергән орлыкларны вакытында җыярга кирәк. Озаграк торса сыйфаты бетә, өлгермәгән булса да начар. Миңа «Полковник» кушаматы тактылар. Чабып йөрим, арттан өлгермиләр. Теге яки бу участок өчен җаваплыны үзем белән алам да, монысын алыштырырга, монысын ремонтларга дип күрсәтмәләр бирәм, алар язып бара. Машинкада бастыртам да кулларына тоттырам, анда сроклар куелган. 

Ул чорда бер кызык хәл булды. Пасхада монда гомергә дә эшләмәгәннәр. Ә ул елны бәйрәм дым саклау чорына туры килде. Кырлар зур, 30лап трактор бар. Чыкмыйбыз, диләр. Кич белән бөтен бригада белән сөйләшеп чыктым. Көненә бер гектардан 30 тонна дым югалтканыбызны аңлаттым. Кырны сакларга кирәк, бу – безнең уңыш, дидем. Эш көне азагында табын корырга сүз бирдем. Иртән җитәкчеләр трактор тавышын ишетеп шаккаткан. Рациядән шалтырата: «Синең тракторлармы? Ничек оештыра алдың?!» – ди. Очрашкач, исе китеп: «Мин 15 ел шушы урында эшлим, беркайчан да эшләгәннәре булмады», – ди. Райком утырышларында бу хакта бик күп сөйләде. 

Урып-җыю тәмамланган саен гаиләләр белән бәйрәмгә җыялар иде. Шундый чараларда туган як бигрәк тә сагындыра. Җырлыйсы, татарча сөйләшәсе килә. Чирмешән елгасы буендагы текә яр буйлары күз алдына килә. Мин яшь чакта Габдулла Рәхимкулов җырларын ярата идем. 

1981 елда кызыл диплом алдым, 83тә чәчүләрне бетергәч Татарстанга кайттым. Эксперименталь-ремонтлау механика заводында, Чаллыда кошчылык фабрикасында баш инженер булып, Камазавтоцентрда директорның авыл хуҗалыгы буенча урынбасары булып эшләдем. Ул вакытта оешмалар үз хуҗалыкларын булдырырга тиеш иде.

Аннан соң, 50 яшемдә булса да, нульдән крестьян-фермер хуҗалыгын булдырдым. Ул республика, Россия күләмендә дә билгеле, безне ихтирам итәләр. Мин һәрвакыт хезмәтем белән милләтемә, халкыма файда китерергә тырыштым, эшемне яратып, намус белән башкардым.

Норлатлылар – үҗәт халык

Минем якташларым тотынган эшләрен җиренә җиткермичә туктамыйлар. Абыем Минсабирның белеме механизатор гына, тик ул  инженер булып та, тракторчылар бригадиры булып та эшләде. Бездәге халыкка тормыш өчен көрәшергә кирәк. Шунысына сөенәм, безнең буын укый башлады, техникум, институтларга керде. Моңа кадәр механизатор училищесы иң зур дәрәҗә иде. 

Мин үзебезнекеләрне үҗәтлекләре өчен ихтирам итәм. Хрущев вакытына кадәр алар мал асрый  иде. Авылда көтү чыга иде. Сыеры, сарыгы, кош-корты булмаган гаиләгә яратмыйчарак карыйлар иде. Ялкау диләр иде. Кайберсенең мөмкинлеге дә булмагандыр, тик булдырганы чытырдап ябышып эшли иде. Мин ул чорны бик яхшы хәтерлим. Малларга азык әзерләү шулкадәр кыен иде, саламны да үлчәп кенә саттылар. Кырлардан ул саламны алып кайту үзе бер проблема иде. Ул мәсьәләне хәл итсәң кош тоткан кебек буласың. Урак белән су буйларыннан, камышлыклардан үлән урып малны чыгаралар иде. Николай Островскийның «Корыч ничек чыныкты» романындагы сынаулар белән чагыштырганда да авырракны үтте кешеләр. 

Минталип Миңнеханов  апасы Рәхилә белән

Аллага шөкер, рухы көчле безнең халыкның. Якташларымны якын итеп, аларга ярдәм итеп яшәргә тырышам. Мәчетләрне ремонтлауга өлешебезне керттек, ветераннарны җирле газеталарга яздырабыз, беренчеләрдән булып үзебезнең авылда граниттан мемориал төзедек. Мәктәп янындагы бу һәйкәлне сугыштан җиңү яулап кайткан һәм авыл хуҗалыгын күтәрүдә олы хезмәт куйган ветераннарга багышладык. 

Мөмкинлек булганда авылга кайтырга, әти-әни каберенә барырга,  туганнар белән күрешергә тырышам, авылдашларымның хөрмәт иткәнен тоям. Туган ягым минем өчен иң кадерле урын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев